Танылган алып баручы Илшат Вакказов белән тормыш иптәше Арина тиздән әти-әни булачак.
«Кечкенәбез, әти-әниең сине бик ярата һәм көтә. Очрашыр көнебез якынлашканнан-якынлаша бара. Безнең бәхетебез, мәхәббәтебез, дәвамыбыз», – дп язган Илшат социаль челтәрләрдә.
Моннан 4-5 ел элек Илшат Вакказов турында «җырчы Лилия Хәйруллина белән очраша икән» дигән имеш-мимешләр дә йөргән иде. Яшьләр: «Туйга әзерләнәбез!» – дигән уртак фотолар да куйгалады. Нәтиҗәдә, бу сүзләр пиар гына булып чыкты. Лилия Хәйруллина – инде 3 бала әнисе. Илшат исә «буйдак егет» исемен бик озак саклап йөрде. Алып баручы, ниһаять, июнь аенда сөйгәне Арина белән никахын рәсмиләштерде. Яшьләрнең тиздән әти-әни статусы алачагы да билгеле булды.