Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Ильмир Ямалов җырлый башлаган

news_top_970_100
Алып баручы Ильмир Ямалов җырлый башлаган

Алып баручы Ильмир Ямалов үзенең беренче җырын яздырган. Ринас Әхмәтов көе, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән җыр иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышлана.

«Сәхнәгә үзем яздырып чыгарган җырларым, гомумән, юк иде. Бу – беренче җырым. Әниләр, гаилә, туган як темасы үземә бик якын. Материал эзләгәндә шушы юллар күзгә чалынгач, артык уйланып тормадым, эләктереп алдым.

Тырышлык, кешелек сыйфатларын безгә әни бирде, хезмәт сөяргә өйрәтте. Шунысы сөенеч, әниебез белән без көн саен элемтәдә. Авылга еш кайтырга тырышабыз. Әни белән, барлык эшләрне читкә куеп, матур балачагыбыз турында сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алабыз», – диде Ильмир нәкъ менә әлеге җырны сайлавы хакында.

Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100