Алып баручы Гөлназ Гайсина: «Кешегә иң кирәк әйбер - җылы сүз»
Чаллыдагы популяр алып баручы Гөлназ Гайсинаның бер үзенчәлеге бар - ихлас, җылы итеп сөйләүдән тыш, бәйрәмнәрен табан астыннан ут чыгарлык итеп бии-бии алып бара ул. «Бии торган алып баручы» дип тә, күлмәкләрен күп алыштырганга «бай алып баручы» дип тә йөртәләр икән үзен. «Интертат» Гөлназ Гайсина белән таныштыра.
«Атна саен яңа рольгә керәм»
Гөлназ, сезне җор телле, актерлык сәләтенә ия булган алып баручы буларак тасвирлыйлар. Зөлфия Шакированың, мәсәлән, сезнең турыда Нәҗибә Ихсанованы алыштырырлык артист булыр иде дип тә әйткәне булган. Алып баручы - сәхнәгә якын һөнәр әле ул. Әмма бу һөнәргә килгәнче озак еллар укытучы булып та эшләгәнсез икән. Мин бит дөрес юл сайламаганмын дип уйлаган чакларыгыз булдымы?
Без гаиләдә 3 кыз. Тулы, матур гаиләдә тәрбияләндек. Әнием - Гөлбостан, әтием Назыйф. Гөлбостанның «гөл»ен, Назыйфның «наз»ын алып, миңа «Гөлназ» дип исем кушканнар.
Бик рәхәт тормышта үстек, әти бөтен нәрсәне таба торган кеше, шуңа кешедә булмаган бөтен әйберебез дә булды. «Назыйфка кушсаң, күгәрчен сөте дә алып кайтыр», - диләр иде.
Әниебез иҗат кешесе, бик тә талантлы биючеләр нәселеннән. Гомере буе китапханәче булып эшләде, авылдагы бөтен чараларны, юбилейларны алып барды. Мин дә кечкенәдән әнинең ничек эшләгәнен күреп, аның белән сәхнәдә үстем, үзем дә иҗатка тартылдым. Мәктәптә инша язганда, ахырын ун төрле вариантта язып бирә ала идем. Башка иҗади һөнәр дә сайлый алыр идем. Ләкин авылдан берәү педучилищега керде дә, барыбыз да шуның артыннан укытучылыкка укырга киттек.
Пединститутка укыган вакытта да иҗат гел янәшәмдә булды. Укып бетергәч мәктәптә эшли башладым. 29 нчы гимназиянең рус мәктәбеннән татар мәктәбенә әйләнгән чагы. Мәктәбебез башкалардан нәрсә белән булса да аерылып торырга тиеш иде. Шуңа да, тарихта булмаган хәл – педагог-оештыручы буларак, миңа мәктәпнең бөтен укучыларына татарча бию өйрәтергә, бию дәресе үткәрә башларга куштылар. Төрле милләт балаларына татарча бию өйрәттем, 32шәр бала тезелеп басарлар иде.
Мәктәптә эшли башлаган елым «Сөембикә» журналы оештырган «Гыйффәт туташы» матурлык бәйгесендә катнашуым белән дә истә калды. Чаллыдан берничә кыз белән шәһәребез данын якладык, миңа исә финалга узу да насыйп булды.
Шушы чорда мәктәптәге бөтен укытучыларның юбилейларын үткәрә башладым. «Күңел радиосы»на матур-матур котлаулар язып керткәч, анда эшләүче кызлар: «Ничек шуның кадәр җылы итеп язып була ул», - дип гаҗәпләнәләр иде.
Шулай әкренләп бәйрәмнәр алып баруга керешеп киттем. Менә инде күп еллар мин әлеге яраткан эшемдә. Театрда артистлар бер рольне җаны белән рольгә кереп еллар буе уйныйлар. Ә мин атна саен яңа рольгә керәм. Бәйрәм геройлары белән бергә тормыш, хезмәт юлын үтәм, бөтен кичерешләрен йөрәгем аша үткәрәм. Бөтен кешенең биографиясен беләм, һәр кунакка бер генә җөмлә булса да җылы сүзем бар. Бүгенге көндә кешегә иң кирәк әйбер ул - җылы сүз.
Фото: © Гөлназ Гайсинаның шәхси архивыннан
Беренче бәйрәмегезне хәтерлисезме?
Дәүләт имтиханы тапшырганда да алай ук борчылмаганмындыр. Туганнан туган абыемның хатыны укытучы. Ул мине үзенең 55 яшьлек юбилеен алып барырга чакырды. Алар шәһәребезнең зыялы, күренекле кешеләре. «Ничек үткәрәм, ничек алып барам. Сез затлы кунаклар, затлы алып баручылар белән бәйрәмнәр уздырырга өйрәнгәнсез бит», - дидем. Ләкин ул юбилеен миңа ышанып тапшырды. Бик борчылдым, әмма, борчылсам да, папка күтәреп укып йөрмәдем. Укытучы вакыттан ук калган гадәт бу минем - бәйрәмгә әзерләнеп барам, ләкин папкадан укып йөрмим.
Миңа депутат булса ни дә, министр булса ни –барысы белән дә гади, үз итеп сөйләшәм.
Бер дәрәҗәле урыннарда эшләүче кешеләр җыелган бәйрәмдә нәрсәгәдер ашыктырырга туры килде үзләрен. «Егетләр, сез дә безнең кебек яңгыр килгәнче кызу-кызу печән җыйган балалар бит инде. Әйдәгез тизрәк» - дим. Егылып киттеләр. «Бармы колхоздан силос урламаган кешеләр арагызда?» - дип сорыйм. Юк андыйлар. Галстуклары дәрәҗәләрен күрсәтсә дә, эчтән алар барысы да гап-гади кешеләр. «Без шулай үстек, ләкин һәр нәрсәнең чамасын белдек. Аллаһка шөкер, кешелеклелек сыйфатларын югалтмадык, шундый дәрәҗәләргә ирештек. Кеше булып килдек, кеше булып үтик, кеше булып китик дөньядан», - дип тәмамлыйм сүземне.
Тормыш тәҗрибәм булганга һәр кешенең - әти-әнинең, яшьләрнең, ирләренең, балаларының нәрсә ишетергә теләгәнен беләм. Бәйрәм көнендә шул сүзләрне, алар ишетергә теләгән, аларга яшәргә, эшләргә көч бирә торган сүзләрне әйтергә тырышам.
Башка шәһәр-районнарга, төбәкләргә дә йөрибез. Чын күңелдән чакырсалар, ара ераклыгы минем өчен һич киртә түгел. Шулай ук мин кешеләрнең тормыш юлын чагылдырган, җанга үтеп керерлек фильмнар да ясыйм. Бездә башка андый фильмнар ясаучы кеше юк. Биографияләре буенча сюжет төшереп, матур, мәгънәле, хисле фильмнар әзерлим. Аларның барысын да үзем тавышландырам.
«Хәзер кунакка бару кешегә бик кыйммәткә төшә»
Хәзер концерт форматындагы бәйрәмнәр популяр. Ни өчен халык шундый форматны сайлый?
Хәзер киресенчә, моннан китеп баралар сыман инде. Минем уйлавымча, бүген гармунлы, җылы, гади мәҗлесләр популяр. Халыкка җан җылысы кирәк.
Ә инде артист чакыру кешенең дәрәҗәсен, җырчыга шуның кадәр хак түләү мөмкинлеге булуын күрсәтә. Чакырсыннар, мин каршы түгел, артистларны бик яратам, аларның чыгышлары бәйрәмгә ямь кертә. Ләкин андый мөмкинлекләре булмаганнарга да борчылмаска киңәш итәм. Артист чакырганда, гадәттә, халык шулар тирәсендә бөтерелә. Ә мәҗлеснең төп геройлары - юбилярлар, яшь парлар онытыла, игътибардан читтәрәк кала.
Бөтен кешенең дә күңеленә ятарлык гармунлы, хисле форматны сайлаганнар беркайчан да оттырмый. Шуңа да соңгы вакытта мәҗлесләргә гармунчылар белән йөрергә тырышам. Кунакларның үзләрен гармунга җырлатып, биетеп, хисләндереп алып барган мәҗлесләр иң җылысы була.
Соңгы елларда җырчылар да алып баручы булып китте. Сез моңа ничек карыйсыз?
Мин шагыйрә була алмыйм, чөнки сыйфатлар, катлаулы җөмләләр белән язам. Үз фикеремне шигырь юлларына сыйдыра алмыйм.
Аллаһы Тәгалә җырчыларга моң биргән, алар җырчы булып эшлиләр. Әгәр җырчы үзенә ышана, бәйрәмнән соң кунаклар «мондый мәҗлес күргән юк иде» дип килеп әйтерлек була икән, алып барсың. Үз-үзенә ышанып бетми икән, алып барырга кирәк түгел. Юбиляр ул мәҗлес өчен шуның кадәр борчыла, күпме акчалар түгә бит.
Миңа: «Ник җырламыйсың син? Мин сиңа җыр яздырырга ярдәм итәм», - дип әйткәннәре дә бар. Миңа кеше ярдәме кирәк түгел, җыр яздырырырлык мөмкинлегем бар. Тик минем кешене алдап йөрисем килми. Мин нәрсәне булдырам - шуны гына эшлим. «Аягың бетә бит, биемә», - диләр. Ә мин 5 сәгать буе бертуктаусыз биеп торам. Чөнки биюне алдап биеп булмый..
Фото: © Гөлназ Гайсинаның шәхси архивыннан
Бу еллар эчендә алып бару рәвешегез үзгәрдеме?
Мин бик талантлы җырчы, композитор Илгизәр Мортазин белән эшли башладым. Ул миңа: «Гөлназ, бии-бии күп дигәндә бер-ике ел үткәрерсең. Башлангычы гына шундый, гел болай булдыра алмассың», - дигән иде. Алып баручы булып китүемә 18 ел вакыт үтте, мин шундый ук калдым. Бәйрәмнәремдә бернинди дә үзгәреш юк. Аларда хәзер дә җылылык, гадилек, кешене ишетү.
Тәнәфес вакытында да мин юкка чыкмыйм, кунаклар белән рәхәтләнеп биим. 5-6 сәгать бәйрәмне авызыма тәгам ризык капмыйча, бер стакан су белән эшләп чыга алам.
Тәҗрибәм артты, әмма кешеләргә карата булган хисләрем шундый ук булып калды. Һәр язмыш минем күңелемдә. Бүген беренче һәм соңгы эшләгән кебек эшлим.
Ә менә халыкның зәвыгы ничек үзгәрде? Сез эшли башлаган чорда ничек иде, хәзер? Кунаклар чакыру, формат буенча үзгәрешләр бармы?
Минем эш дәверемдә быелгы кебек җәйне күргәнем юк иде. Унлап кеше мәҗлес үткәрүдән баш тартты. Бу - мин ошамаганга түгел, төрле тормыш сәбәпләре аркасында…«Махсус операциядән начар хәбәр килде, үткәрәсем килми», - диде берсе. Икенчесе: «Абыем госпитальдә ята, әнинең юбилеена кайталмый», - дип борчылды. Ул мәҗлесне үзем үк үткәрмәскә куштым, гәрчә, фильмнар ясап, матур итеп әзерләнгән булсак та.
Чирләр, башка проблемалар күп. Бүгенге тормыш бик катлаулы, кызганычка, ул сөенечләрдән генә тормый.
Уздырылган мәҗлесләрдә кунаклар саны кимеде, моны кафе хуҗалары да раслар. Чөнки хәзер кунакка бару кешегә бик кыйммәткә төшә. Менюлар кыйммәт булгач, бүләкне дә саллыны алып барырга кирәк.
Алып бару мәсьәләсендә дә вазгыятькә җайлашырга туры килә. Кайвакыт: «Шуның малае сугыштан яраланып кайтты, ул шаяртуларны яратмый», - дип кисәтеп куялар. Юбилейлары булмаса да, андый аналарга аерым игътибар бирергә, «Герой әниләре» дип күрсәтеп китәргә тырышам. Бер җылы сүздән кешенең җаны эри.
Хәзер яшьләр нинди туйлар үткәрә? Купшы мәҗлесләр ясаучылар бармы?
Хәзер күпчелек никах туе уздыралар. Артык купшы туйлар оештыручылар юк диярлек. Ә бәлки, үткәрәләрдер дә, бары тик андый яшьләргә алып баручы буларак мин туры килмимдер. Катырак кычкырган саен туй шәбрәк дигән фикердәге кешеләр дә була бит. Мин алып бара торган туйларның күбесе никах белән бергә үрелеп бара.
Никах туе уздыру яшьләргә акча ягыннан да файдалырактыр.
Әлбәттә, файдалырак. Хәзер туйларның чыгымнары зур. Әле үземнең улым беркөнне: «Әни, мин өйләнсәм, туй уздырып тормам инде. Нигә шуның кадәр акча тотарга», - ди. «Улым, син бу сүзне кычкырып әйтмә күрмә, алайса син мине эшсез калдырасың», - дип көлештек.
Туй-никахлар үткәргәндә бу парның тора алачакмы, юкмы икәнлеген алдан әйтә аласызмы?
Әйтә алам. Бу вак кына әйберләр аша да сизелеп тора. Чиләгенә күрә капкачы дигән сүз бар бит татарда. Әти-әниләренең бер-берсенә булган мөнәсәбәте аша да, яшьләрнең үзара аралашуларыннан, бер-берсенә булган карашларыннан да алдагы тормышлары нинди булачагы күренә.
«Кунаклар арасында авыр энергетикалы кешеләр булса, тел бәйләнә башлый»
Кеше гел елмаеп-көлеп кенә тормый, кәефсез чакларыбыз да була. Бәйрәм алып барыр алдыннан үзегезне ничек көйлисез?
Бәлки эшем минем кәефемне күтәрә торган эштер. Мин бит мәҗлесләрне кемнеңдер бәйрәме дип кабул итмим. Ул - минеке һәм ул иң матуры булырга тиеш. Зал ишеген ачып керүгә үк үземне судагы балык кебек хис итә башлыйм. Ул минем стихиям. Әнә шул бәйрәм алып барган сәгатьләрдә минем өчен башка тормыш, гомумән, юк. Бәлки шуңадыр: «Минем бүген кәефем юк бит, ничек алып барыйм икән», - дигән уйның күңелемә дә кереп чыкканы булмады.
Авыр энергияле кунаклар сизеләме? Тискәре энергиядән ничек чистарынасыз?
Кунаклар арасында авыр энергетикалы кешеләр булса, тел бәйләнә башлый, ләкин мин барысын да Аллаһы Тәгаләгә тапшырам. Яклаучым да саклаучым да ул икәнне беләм. Күз тимәсен өчен бер әйбер дә куйдырганым, өйгә кайткач, боларның тискәре энергиясе чыксын әле дип уйлаганым юк. «Башыңа тоз сип, битеңне ю», - дип киңәш итүчеләр табыла инде ул, Ләкин мин күз тияр дип куркып йөрүчеләрдән түгел.
Бәйрәмнән соң тынлык, табигать һәм су кирәк миңа. Фикеремне туплау өчен, табигать кочагында ял итү кирәк. Шулар миңа көч бирә.
Эшегездән кәнәгать калмаган чаклар буламы?
«Эх, шуны әйтеп җиткерә алмадым бит» , - дип, борчылып кайткан чакларым була. Андый вакытта мин дус кызыма шалтыратам. Кайчагында төнлә шалтыратып: «Булып җитмәде бит», - дим. Минем аның гаиләсендә уникеләп бәйрәм, туй-юбилей уздырганым бар. Ул мине үтәли белә, борчуларымнан бик тиз арындыра. Аның һәр сүзе минем өчен дару.
Фото: © Гөлназ Гайсинаның шәхси архивыннан
«Ирләрнең игътибарын, карашларын тоям»
Гөлназ, шәхси тормышыгыз турында да сөйләшик. Ялгышмасам, сез тормыш иптәшегез белән авылдашлар.
Әйе, без ирем белән балалар бакчасыннан бергә. Бик тәртипле, зыялы, эшчән, авылда бөтенесе хөрмәт итә торган гаилә иремнең гаиләсе. Әти-әниләребез электән үзара аралашып, дус яшәгәннәр. Мин тугач, иремнең әти-әнисе бәби күрергә дип, безгә кунакка килгән. Шунда кайнатам мине күтәреп алган да: «Менә монысы безнең килен булыр әле моның», - дигән. Аллаһ Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килгәндер. Ирем белән бергә уйнап үстек, мәктәптә бергә укыдык. Армиядән дә көтеп алдым әле үзен.
Кыскасы, сез беренче мәхәббәтегезгә кияүгә чыккансыз инде, әйеме?
Әйе, шулай булып чыга (көлә).
Алып баручылар, җырчылар, гомумән, сәхнәдәге хатын-кызларга, гадәттә, ир-ат тарафыннан игътибар күп була. Сез мондый игътибарны ничек кабул итәсез? Сезгә килгән комплиментлар, матур сүзләргә ирегезнең мөнәсәбәте ничек?
Мәктәп директорыбыз миңа берсендә: «Иптәш Кашбелова, син үзеңә урам себерүчедән башлап, президентка кадәр гашыйк итә алачаксың. Ләкин уйлап эшләмәсәң, тәртибең булмаса, юкка чыгасың», - диде. Бу сүзләр минем өчен тормыш девизы булып калды. Шуңа да минем йөрәктә, күңелдә иң беренче чиратта гаилә, әти-әни.
Ирләрнең игътибарын, карашларын тоям. Ләкин миңа бер кешенең дә «әйдә язышыйк әле» дип әйткәне, ниндидер ният белән аралашу тәкъдим иткәне юк. Мин, бар җылылыгымны биреп, кешене үзем кочаклый алам. Тик ир-атлар: «Булдырдың, әйбәт алып бардың», - дип, рәхмәт әйтеп китсәләр дә, үзләре кочакларга үрелми.
Ирем туй көнебездә минем әти-әниләргә бик матур сүз әйтте. «Шушы чәчәгегезне күчереп, үз бакчама утыртам. Иркәләрмен, матур итеп саклармын», - диде. Шул ук вакытта ул миңа тулы ирек бирде. Өебезнең ишеге ачык, ләкин минем ул ишектән чыгып китәсе килми. Лампочка янына төрле бөҗәкләр, черкиләр җылы эзләп җыела бит, тик эчкәрәк керсәләр, яналар. Шуның кебек, бөтен нәрсәдә дә чама белү кирәк.
Сез ике егет әнисе. Сезгә таләпчән булырга туры килдеме?
Олы улыма 31,кечкенәсе 27 яшь тула. Әлегә икесе дә өйләнмәгән.
Начар гадәтләре булмады. Чуп-чуп үбеп тормасалар да, эш-гамәлләре, яхшы укулары белән гел сөендереп тордылар.
Икесе дә бездән аерым, үз фатирларында яшиләр. Әтиләре белән бергәләп эшлиләр. Ирем бик яхшы конструктор, ясамаган техникасы юк. Бәләкәй улым Фидель әтисеннән дә оста, бик таләпчән, төгәл егет, авиация институтын тәмамлады. Олы улыбыз Рауль юристлыкка да, икътисадчыга да укыды. Төпле, телгә, җыр-биюгә дә осталыгы бар. Балалар, әтиләре белән барысы бер команда булып, үз эшләрен алып баралар. Улларыма әтиләреннән гаделлек дигән яхшы сыйфат күчкән.
Улларым һәрвакыт җылы ризык булган, тәмле табынлы өйдә үстеләр. Әтиләре үз куллары белән ясаган бишектә тибрәттек балаларны. Акчабыз күп булмаса да, квадроциклын да, мотоциклын да, яхшы велосипедларын да алып бирдек. Бала-чаганы узындырасыз дип әйтүчеләр дә табылып торды. Ләкин мин гел әйтә киләм - ярату белән баланы узындырып булмый. Бәләкәй чакларында беркайчан да кибеттә тәгәрәп елап әйбер сораганнары булмады. Бүген дә мин алар турында узынган балалар дип әйтә алмыйм. Икесе дә акчаның кадерен беләләр. 18 яшьтә машина алдык, алар аны кырдырмадылар да, шулхәтле сак йөрделәр.
Балалар икесе дә инглиз телендә иркен сөйләшәләр, әмма без гаиләдә татарча гына аралашабыз. Бу - үзенә күрә бер кагыйдә.
Һәр кешенең тәрбия методикасы үзгә. Без балаларны яратып, шул ук вакытта эшкә өйрәтеп үстердек. Инде бөтен теләгем шул - бәхетле булсыннар, безне оныклар белән сөендерсеннәр. Без инде оныклар карарга әзер.
Фото: © Гөлназ Гайсинаның шәхси архивыннан
Улларыгызны «яшегез бара бит инде, нигә һаман өйләнмисез» дип аптыратмыйсызмы?
Әле беркөнне генә улым белән сөйләшеп утырдык. «Безгә тәртипле, булганны юкка чыгармый торган тормыш иптәше кирәк, әни. Инде бу яшькә җиткәч төпле итеп уйланам, сайлыйм. Үзебез эшләп әллә нәрсәләр алмадык бит әле, шул булганны юкка чыгармый торган кеше табасы иде», - ди.
Оныклар сөясе килә, әлбәттә, әмма Аллаһ Тәгаләдән узып бернәрсә дә эшләп булмый. Әле менә Шыгырданда 37 яшьлек егетне өйләндереп кайттык. Әй, аптыратканнар иде үзен якыннары өйләнмисең дип. Дөньялар гизде, тиң ярын очратмады. Менә насыйбын тапты да, бер айда өйләнеп куйды. Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткәч, сәгате суккач, барысы да бик җиңел хәл ителә.
Бәйрәмнәр күбрәк ял көннәренә туры килә. Гаиләгезгә вакытны ничек җиткерәсез?
Нинди генә ерак җирдә эшләсәм дә, мин 30 ел буе төнлә ирем янына, кайнанам йортына кайтып кундым. Шимбә аерым булсак та, без ял көнәрендә гел бергә.
Әти-әниләр янына гел кайтып йөрибез. Җәй көннәрендә ялларны да көтеп торган юк, ике көн Чаллыда булсак, бер көн авылда без. Туганнарыбыз белән араларыбыз бик якын. Балаларым апаларымның балалары белән бертуганнар сыман үстеләр.
Ирем ягыннан да бик тату, матур гаиләгә килеп кердем. Иң сөенечлесе - иремнең Лилия исемле апасы булу. Мин аның турында аерым бер китап язар идем, чөнки шулхәтле яратам үзен. Мин кайта алмаганда да бөтен әйберсен төреп, барлап ирем артыннан җибәрә. Мин кайтканчы, мендәрләрне кабартып, урыннарга хәтле җәеп куя. «Иреңә яңадан кияүгә чыгар идеңме?» - дип сораучыларга: «Апасы Лилия булса, чыгар идем», - дип җавап кайтарам (көлә)
Гаилә белән булуга килгәндә, минем ялларда өйдә тормаганны алар сизмиләрдер. Суыткычымда кулдан ясалган пилмәнем дә, сырникларым да, тутырмаларым да бар. Балалар килеп кергәндә тиз генә пешереп алырлык ризыкларны алдан хәстәрләп куям. «Әни өйдә тормый», - дип әйтерлегемне калдырмый.
Өйдә озаграк тора башласам, якыннарымны ардырып та бетерер идем. Чөнки минем ирем бөтенләй сөйләшми торган кеше. Бәлки, шуңа да без матур яшибездер.
«Кешеләрне сүз белән дәвалыйм»
Сез бик яшь күренәсез. Матурлыкны ничек саклыйсыз? Гел биюдә сез, хәрәкәттә булу да үзенекен итәдер.
Дөресен әйтәм, мин гомер буе үземне таза дип санадым. Ябыгыр өчен нәрсә генә эшләмәдем - диеталарда да утырдым, спортта да булдым. Ләкин минем авырлыгым китми.
Шуңа да мин үземнең видеолардан карый алмыйм. Социаль челтәрләрдә еш кына: «Нигә син үзеңне күрсәтмисең?» - дип язалар. Артистлар сыман, эчне суырып, һәйкәл басып кына торсам, бәлки, матур да булыр идем. Бәйрәмнәр алып барганда мин дөньямны онытып чабам, иеләм-бөгеләм, елыйм, көләм. Тормышта ничек бар - шундый булам.
Үз тавышым белән шигырьләр дә яздырам мин. Берсендә Фирдүс Тямаев концертына билет алырга дип концертлар залына киттем. Фирдүснең командасы аппаратура корып ята. Кинәт кенә шундый теләк туды да: «Фирдүс, сөйләп карыйм әле професссиналь микрофонга, ничек чыга икән», - дидем. «Миләүшә көндәлегеннән» бер өзек укыдым. Ә Фирдүс моны видеога төшереп, үзенең сәхифәсенә элеп куйган. Мин өйгә кайткан арада 200 комментарий килде шул шигырьгә. Икенче көнне комментарийлар меңгә тулды. Арасында ник бер тискәресе булсын. Менә шуннан канатланып, үз тавышым белән шигырьләр яздырырга тотындым.
Димәк, сез тышкы кыяфәтегезгә караганда тавышыгызны күбрәк яратасыз?
Халыкка ошады дип кенә әйтүем иде. Әгәр дә тавышны дөрес итеп куйсалар, авазларны ничек чыгарырга кирәклекне өйрәтсәләр, тиз өйрәнер идем. Тормышта нинди мин, күңелем ничек куша, шулай гына сөйлим.
Хәзер бик күпләр пластик операцияләр белән тышкы кыяфәтен үзгәртә.
Мин бик куркам шул андый әйберләрдән. Мин һәрвакыт фитнеста,салкын су яратам, салкын кыш көннәрендә дә чишмәдә коенам. Көненә 10 мең адым ясау минем өчен бернәрсә дә тормый. Ләкин пластик операцияләрдән куркам. Күз кабагына блефоропластика ясау нияте белән инде 7-8 ел йөрим. Аны алдырсаң, бер ун елга яшәрәсең дипләр. Шуңа анысын ясатмаячакмын дип әйтә алмыйм.
Челтәрле бизнес продуктлары эчмим. Исерткеч эчемлекләр кулланганым, бик яратсам да, өчпочмак, бәлешләрне тутырып ашап утырганым юк. Чөнки мәҗлес барышында 4-5 күлмәк алыштырам. Үзем турында «тамада Гөлназлар күп бит, кайсы соң ул» дигәч, «күлмәк алыштыра торган Гөлназ, бай Гөлназ» дип сөйләгәннәрен дә ишеткәнем бар (көлә).
Әңгәмә барышында сез үз юлыгызны тапкан, бәхетле кеше дигән фикер кала.
Мин дөньямны онытып эшлим. Бу эш ул минеке, мин анда ял итәм. Шушы 5-6 сәгатьтә кешеләрне татар теленә, шигырьгә, яшәешкә яңадан гашыйк итәргә тырышам, уйланырга мөмкинлек бирәм. Кешеләрне сүз белән дәвалыйм. Уфада мөмкинлекләре чикле балаларның, Чаллыда ишетмәүче-күрмәүче парның туен үткәрдем. Мин аларны дәвалап кайттым дип уйладым. Аларга, хәтта, сурдотәрҗемәче дә кирәк булмады, кайберләре бәйрәмнән күэелләре тулып, елап кайтып киттеләр.
Бер ханымнан килгән хат бик тә исемдә калды. «Син бөтен кеше алдында мине торгызып, бу ханымнан җылылык бөркелеп тора, сөйләгән саен аңа карап сөйлисе килә дип әйттең. Мине бөтен халык алдында мактадың. Ә минем бер күкрәгем юк… Ирем мине кимсетеп яши. Шул бәйрәмнән кайттым да, көзгегә карадым. Үземнең шундый матур иткәнемне күрдем… Икенче көнне үк чемоданымны җыеп, үз фатирыма чыгып киттем. Син мине дөньяга яңадан тудырдың», - дип язды. Менә бит ул сүз көче… Андый мисалларым бик күп минем.
Һәр юбилярым, һәр кавышкан парым күңелемә якын. Мин аларны яратып өлгерәм, кабат аерылуы да кыен була, хәтта. Җылылык белән сугарылган хисләр аша бу дөньядагы һәр кешегә изгелек телим.
Җылы әңгәмә өчен рәхмәт, Гөлназ!
Фото: © Гөлназ Гайсинаның шәхси архивыннан