Алып баручы Фаил Баязитов: «Бүгенге туйлар концертны хәтерләтә...»
Татарча проектлар сценаристы, юморист, алып баручы Фаил Баязитов бүгенге көндә туйлар элеккеге үзенчәлеген һәм ихласлыгын югалтты дип саный. Аның фикеренчә, хәзер мәҗлесләр күбрәк матди байлыкны күрсәтүгә корылган. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган «ӘтнәТуй» фестиваленә багышланган матбугат очрашуында белдерде.
Бүгенге көндә заманча форматтагы туйлар үзенә күрә бер концерт кебек, алар концертны хәтерләтә. Мәҗлесләр ике якның кем хәллерәк икәнлеген чагыштыру форматында бара шикелле. Таныштырулар да юк, кунаклар икенче көнне урамда бер-берсен очратса, танымаска да мөмкиннәр. Элек туйлар бөтенләй башкача булган, борынгы туйларда ике як туганлашкан, бүгенге көндә исә ике як җыелыша да – концерт карый. Менә шуны бераз гына үзгәртәсе килә, әлеге проблемага халыкның бераз күзләрен ачасы килә. Әлеге фестиваль кысаларында шушы проблема барлыгын да билгеләп үтәм, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.