
Алып баручы Дамир Галиәскәров икенче тапкыр әти булган. Дамирга Әтиләр көненә бүләк булып, алар гаиләсендә тагын бер кыз бала дөньяга аваз салган.
«Әти булдым. Кызыбыз бар. Рәхмәт, матурым», – дип хәбәр итте ул бу хакта үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Әтиләр көнендә туу – зур бәхет инде. Котлыйбыз сезне!»;
«Нинди матур яңалык. Зөлфия белән тигезлектә үстерегез. Бәхетле, озын гомерле сабый булсын»;
«Әти-әни назында үсәргә язсын»;
«Бик нык көттек! Икенче тапкыр әти-әни булуыгыз белән сезне», – дип матур теләкләр юллый аларга дуслары.
Әле шушы көннәрдә генә Дамирның абыйсы Ренат Галиәскәрнең дә улы туган иде. Ике сабый бер-берсенә иптәш булып, дус-тату булып үссен.