news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Айзилә Батырхановага дәүләт бүләге тапшырганнар

news_top
Алып баручы Айзилә Батырхановага дәүләт бүләге тапшырганнар

Телевидение журналисты, республика күләмендә уза торган чаралар алып баручысы Айзилә Батырханова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

«Чиксез бәхетлемен! Рәхмәт, халкым! Рәхмәт, «Уйнагыз, гармуннар»! Республика көнендә дәүләт бүләгенә лаек булдым! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләндем», – дип хәбәр итте ул бу яңалыкны социаль челтәрдә.

Искәртеп үтик, Айзилә Батырханова быел «Бәллүр каләм» бәйгесендә дә җиңүче булган иде. «Интертат»ка биргән интервьюсында Айзилә журналистикага ничек иртә килүе, туры эфир серләре, татар теле һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар