Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айзилә Батырханова: «Иртән 1 сәгатем тавышны көйләргә китә»

Бүгенге көндә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы Айзилә Батырханова журналистикада юлын студент вакытта ук башлый, хәзер аны яратып, «Гармунчылар патшабикәсе» диләр. Айзилә белән интервьюда журналистикага иртә килү, туры эфир серләре, татар теле һәм киләчәккә хыяллар турында сөйләштек.

news_top_970_100
Айзилә Батырханова: «Иртән 1 сәгатем тавышны көйләргә китә»
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Айзилә Батырханова журналистикада үз юлын 2015 елда «ТНВ» каналында «Яшьләр тукталышы» программасын алып баручы буларак башлый. «ТНВ»га ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 2нче курсында укыганда килә. Бүгенге көндә – танылган яшь журналист, үз юлын булдырган шәхес. «Татарстан» ДТРК каналында «Хәерле иртә, Татарстан», «Уйнагыз гармуннар» һәм дәүләт тарафыннан үткәрелә торган чаралар алып бара.

«Эльбрус тауларына менәргә хыялланабыз»

Айзилә, әңгәмәгә әзерләнгәндә, интернетта синең бер интервьюыңны да тапмадым, нишләп шулай килеп чыкты?

– Вакыты җитмәгән булгандыр. Интервью бирер өчен синең ниндидер тормыш тәҗрибәң булырга тиеш, үзеңнең фикерең, тормышка карашың. Хәзер вакыты җиткәндер. Элек биргән ниндидер кечкенә интервьюларым да бар, аларны актарып карыйм да хәзер үземнең үзгәргәнемне аңлыйм. Фикерем хәзер икенче төрле, вакыт узган саен фикер үзгәрә.

Үзең белән дә таныштыр әле, син кайсы яктан?

– Тумышым белән мин Биектау районы Дөбьяз авылыннан, авылым Казанга бик якын урнашкан. Әтием гомере буе автобус йөртүче булып эшли, әнием – шәфкать туташы. Апам Айгөл, укып бетергәннән бирле, «Барс Медиа» ширкәтендә эшли. Журналистикага кереп китү юлым бик кызыклы булды. Баштарак теләгем – әнием кебек шәфкать туташы булу иде, 7нче сыйныфта укыганда, безне «Тамчы-шоу» тапшыруына алып килделәр. Шунда телевидениега беренче тапкыр аяк бастым, күреп, бик каты хыялларга бирелгән идем. Андагы утлар, софитлар – бөтенесе ничектер тәэсирләндерде. Әле дә хәтерлим, гардеробта киемнәр бирүче Рәшидә исемле бер апа бар иде, мин шул вакытта аңа әйтеп калдырдым: «Рәшидә апа, миңа сездә шундый ошады, үскәч, сезгә эшкә киләм», – дип. Ул апа шунда: «Безгә синең кебек матур, тәти кызлар кирәк, кил», – дип әйткәнен хәтерлим. Күңелемдә шундый җылы хатирә булып истә калган.

Телевидениега ничек кереп киттең? Күп кеше «ул дөньяга бер кереп китсәң, арынып булмый» диләр, бу дөресме?

– Дөрес, телевидениенең һавасы белән дә тәэсирләнәсең, ул үзенә тартып тора. Тормышымда Рамилә Сәхабетдинова дигән изге күңелле ханым очрады. Мин элек-электән актив тормыш алып бардым, университетта укыганда да, мәктәптә дә. Конкурсларда бик еш катнаша идем. Шулай бер шигырьләр конкурсында катнашам, жюрида Рамилә апа утыра иде. Бик кызыклы конкурс иде ул, Хәсән Туфан шигырен укырга кирәк иде. Ир-ат шагыйрьне хатын-кыз авызыннан ничектер дөрес итеп күрсәтергә кирәк, шунда «Сугыш» дигән шигырьне сөйләп, үземне малай итеп күрсәткән идем. Рамилә апа мине күреп алып, шаккатып, «безгә мондый креатив, кыю кадрлар кирәк» дип, кастингка чакырды. «Яшьләр тукталышына» апрель аенда кастинг уздым, июньдә инде съемкаларга чакырдылар. Ул 2015 елның җәе иде, мин анда «ТНВ»дан кайтып та керми идем. Шунда кунар гына идем инде. Бөтенесе кызык, яңа, синең яныңда – бала чактан телевизордан карап үскән кешеләр.

Күптән түгел «Татарстан» ДТРК каналында «Уйнагыз, гармуннар» проекты старт алды, шушы проект турында сөйлә әле, идея авторы кем?

– Проектның идея авторы – Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллиме Наил Сәгъдиев. Наил белән безнең очрашуыбыз бик очраклы килеп чыкты, узган ел җәй көне без Рязань өлкәсенә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачарга бардык. Шуннан аралашып киттек.

Берзаман ул миңа шалтырата, узган елның ноябрь айлары иде. «Айзилә, менә минем күптән бер идеям бар, күпме кеше белән фикерләшеп карадым, ничектер, бетә дә кала. Сүздә генә һаман, менә син алынсаң, эшләп чыгара торган кеше бу проектны. Үзешчән гармунчыларыбызны күрсәтәсе килә, чөнки кайсы районга барсаң да, алар күп. Хәзерге вакытта нәкъ менә гармун – татарның җаны, аны ничек күрсәтмисең инде. Яшьләрдә дә уятырга кирәк шушы моңны. Уйнасыннар, гөрләсеннәр», – ди. Баштан «уйларга кирәк» дип җавап кайтардым.

Шулай үземчә күзаллый башладым, ничек булырга тиеш. Яңа проект башлаганда, ул бит бала тудырган кебек, кисәкләп җыясың, аңа җан бирәсең. Уңышлы булачагы барысы да синнән генә тора. Шуннан соң Наилгә шалтыратып: «Фикерләр бар, әйдә эшлик», – дидем. Ул шулай уңышлы туры килде, ул вакытта – «Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе» татар телле проектларны барлый иде. Шунда безне директорыбыз Фирдүс Салихович Гыймалетдинов тәкъдим итте, проектлар булдырырга мөмкинлек бар, дип. Шулай туры килү Аллаһы Тәгаләдән бер билге, дип уйлап куйдым.

Шуннан соң концепциясен язып күрсәттек. Марат Әхмәтовка идея бик ошады. «Әйе, гармунчыларны үстерергә кирәк, әйдәгез, эшлик», – дип, хәер-фатыйхасын бирде. Баштан 4 кенә тапшыру төшерү иде идеядә, планда 4 район иде. Шуннан кереп киттек, хәзер районнар чиратка тезелде. Күп районнар сорап язалар, Башкортстаннан бик күп хатлар килә. «Ничә айдан бирле нишләп килмисез безгә?» – дип. Республикабызда – 43 район, барысын да йөреп бетерергә кирәк бит. Октябрь аенда тагын бер фикер туды: «Нишләп без республика районнары буйлап кына йөрибез?» Хәзер масштаблырак уйларга булдык, «гармун – берләштерә, гармун – татарның җаны, ул бар татарны бергә туплый» дигән концепция уйлап таптык.

Хәзер, шулай төбәкләрдә яшәүче татар гармунчыларын күрсәтергә кирәк, дигән фикергә килдек. Беренче тапкыр Мәскәүгә бардык, башкалада яшәүче татар гармунчыларын күрсәтергә булдык. Аннары Свердлау өлкәсендәге татар авылларын күрсәттек. Әле планда Башкортстанга барырга, андагы татар авылларын күрсәтергә.

Наилнең идеяләре искиткеч күп, яз көне Екатеринбург якларына барырга да җыенабыз, шахтада эшләүче гармунчыларыбызны күрсәтәчәкбез. Эльбрус тауларына менәргә дә хыялланабыз, идеяләр күп, барысын да тормышка ашырырга язсын.

Финанслауны тулысынча үз өстенә «Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе» аламы?

– Әйе, быел шулай барды. Киләсе елга да шулай булыр, дип, бик өметләнәбез, яңа концепциябезне инде булдырдык.

Синеңчә, проектның уңыш сере нәрсәдә?

– Төп сер – яратып эшләүдә. Эшеңне яратмасаң, андый уңыш булмас иде. Ике креатив кеше кушылып, икесе дә шул эшне яратып эшләгәч, уртак җимеш тә шундый уңышлы буладыр.

Әлбәттә инде – кешеләр. Бәхетебезгәдер, бик якты кешеләр очрап тора, кая гына барсак та, безне җылы итеп каршы алалар. Кая гына барсаң да: «Бу тапшыру безгә кирәк иде, сез бик дөрес юлда, бик кирәкле эш алып барасыз, чөнки үзешчән гармунчыларыбызны күрсәтергә кирәк», – диләр. Бәлки, аларны беренче тапкыр телевидение күрсәтәдер, без бит гармунда уйнауны гына түгел, авылларның тарихларын да барлыйбыз.

Искиткеч тарихлар очрый, кеше язмышлары. Кая гына барсак та, «сезнең өчен гармун нәрсә» дигән сорау бирәбез. Кемдер өчен гармун ул – дус, сердәш, дару. Мин элегрәк аны аңламый идем. Гармун – гармун инде, уен коралы. Хәзер, шушы тапшыруны эшли башлагач, аңлыйм: гармун ул бөтен күңелдә булган моңны әйтеп бирә ала. Кешенең йөрәге авырта икән, бөтен сагышыңны, күңелеңдә булган бөтен хисне халыкка җиткерә ала. Аны эшли-эшли, шушы тапшыруларны төшерә-төшерә генә аңлыйсың. Гармун яшәсен! Чөнки ул татарның моңын күрсәтә.

Гармуннардан башка шушы авылларның тарихы белән дә таныштырасыз, авылларның үзенчәлекләрен алдан өйрәнәсезме?

– Әлбәттә, бу бит – безнең әле сәяхәт тапшыруы да. Без гармунчыны гына түгел, шушы районның тормышын, ничек яшәвен, нинди авыллар барлыгын күрсәтәбез. Һәрвакыт авылларның исемнәрен чыгарып барабыз, кемдер өчен ул – гади исем, ә кемдер аны күреп: «Менә бит, нинди авыл бар икән, бу авылда нинди матур урыннар бар икән», – дип уйлый. Чөнки локацияләрне дә дөрес сайларга кирәк. Дөрес төшерә белергә кирәк, бардым да клубта гына төшердем, түгел. Бөтенесен уйларга кирәк.

Мин проектның режиссеры да булып торам, мөхәррире дә, үзем монтажлыйм да, тапшыруларны үзем җыярга яратам, бөтен күңелеңне, тырышлыгыңны бирәсең. Шушы җирлекнең матурлыгын да күрсәтергә тырышабыз. Нәкъ менә җирлек, гармун, татар җырлары бергә кушылгач, шундый матур проект барлыкка килә!

Проект кысаларында татар авыллары буйлап бик күп йөрергә туры килә, үзең өчен ниндидер ачышлар ясадыңмы?

– Иң беренчесе – мин гармунның нинди искиткеч гаҗәеп уен коралы икәнен аңладым. Икенчедән – Сарманда шундый кызык бер тарихка тап булдык. Инде пенсиядә булган апалар, «нишләп әле вакытны бушка уздырыйк» дигәннәр дә, тальян гармунда уйнарга өйрәнгәннәр. Ансамбль оештырганнар, тальян гармунчылар ансамбле, хатын-кызлар, өлкән апалар! Шаккаттым, «шулай олы яшьтә уйнарга өйрәндек» диләр, үзләре бер организм кебек уйныйлар. Кайттым да, Наилгә: «Минем дә уйныйсым килә!» – дидем. Олы апалар да өйрәнгән, ничек инде мин өйрәнә алмыйм?! Наил шунда: «Әйдә, дәресләр бирәм», – диде. Хәзер өйрәнергә дәресләргә йөрим.

Аннары безнең район шәһәргә бик якын, бездә инде мал-туарлар да тотучылар аз, чигү, кул эшләре дә онытылып бара. Еракка киткән саен күрәсең – аларның берсе дә онытылмаган. Безнең халкыбыз шундый матур итеп яши! Үзеннән-үзе тартыласың. Бер юлы шулай кердек, бер апа чигү чигеп утыра. «Минем дә өйрәнәсем килә!» – дидем. Төшереп бетердек тә, ул миңа өйрәтә башлады чигәргә. Сыер саварга да өйрәнмәкче идем, ләкин курыктым инде анысыннан. Сыер сава белмим (көлә), барып чыкмады.

«Гармун моңнарына кушылып җырлыйсым килә»

Үзеңдә дә җырлар яздыру теләге тумадымы?

– Туды. Мин бала чакта бераз вокалга йөреп алган идем, ләкин зуррак үскәч, тавыш ничектер утырды. Шуннан укытучым: «Әйдә, син җырлама, мин сине матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәтәм», – диде. Шуннан ул җырлау онытылып китте. Ә хәзер үзеннән-үзе тартылу башланды, җырлау сәләте яңадан кайта башлады. Ноталарга дөрес басам, ләкин тавышның көче җитеп бетми әлегә.

Быелдан вокал дәресләренә йөри башлыйм. Киләчәктә, бәлки, үземне сынап та карармын, теләк бар. Ләкин эстрадада түгел, халкыбыз җырларын җырлыйсым килә. Чит төбәкләргә баргач, гармун моңнарына кушылып җырлыйсым килә. Яшьләр миннән дә күреп өйрәнсеннәр иде.

Белгәнемчә, син дәүләт тарафыннан үткәрелгән чараларны да алып барасың, бу өлкәгә ничек кереп киттең?

– Телевизордан алып баручыларның концерт номерларын ничек матур итеп тәкъдим иткәнен балачактан карап үстем. Хәзер минем коллегам булган Эльза Әхмәтҗанованы бик яратып карыйм идем, Миләүшә апа Сибгатуллинаның чыгышларын. Алар кебек булсаң иде, дигән уй туа иде. Матур итеп килеп чыгалар – күлмәкләр киеп, чәчләре матур итеп ясалган, үзләре елмаеп кына тора. Хәзерге вакытта Эльза Әхмәтҗанова белән мине бик нык охшаган дип әйтәләр. Бәлки, күреп үскәнгә шуны сеңдергәнмендер. Бу инде кабатлау түгел, шуны карап үскәч, сиңа, ничектер, кереп кала – менә шулай сөйләргә, ниндидер логик басымнарны, үзеңне сәхнәдә тотуны сеңдереп калдырасың. Бәлки, минем чыгышларны карап, шулай ук үсеп килүче яшьләр дә киләчәктә миннән өйрәнерләр.

Дәүләт тарафыннан үткәрелә торган чараларга телевидениедә эшләгән өчен чакыра башлаганнардыр инде. Безнең бит дәүләт статусында булган, «Дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы» дигән исем бар, телевидениедә эшләгәч, ничектер, кереп киттем.

Беренче алып барган зур чараны хәтерлисеңме?

– Беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясавым 2016 елда «Нәүрүз» бәйрәмендә булды. Камал театры каршында беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Бик каушаган, кайгырган идем. Аннары оештыручылар күрә башладылар, шулай кереп киттем.

Мондый чараларга әзерләнүнең ниндидер серләре бармы?

– Ул чаралар зур әзерлек таләп итә. Беренчедән – тавыш. Тавыш һәркемгә бирелгән. Ул – гармун, гитара һәм башка уен кораллары кебек, ул – безнең төп инструмент. Шуңа күрә аны дөрес итеп көйләргә кирәк. 2019 елда «ТНВ»дан киттем, анда яшьләр тапшыруында эшләгәнгә, тавышка бик игътибар бирми идем. Анда иң мөһиме – креатив фикерләү. Креативлыкны беренче күрсәтергә кирәк иде. Үзеңне зуррак, җитди тапшыруларда күрәсең килсә, үз өстеңдә бик нык эшләргә кирәк. Үзеңне үстерәсең килсә – тавышың өстендә, үзеңне дөрес тәкъдим итү өстендә эшләргә кирәк.

Мин интернеттан тавышны аска төшерү турында бик күп видеолар карадым. Төрле укытучылардан дәресләр алдым, тавыш буенча үземә күнегүләр барладым. Әзерләнгәндә, бу – бик мөһим. Мин иртән 1 сәгатемне шуңа багышлыйм. 1 сәгатем тавышны көйләргә китә. Артикуляцион гимнастика, дикция өчен, авазларны дөрес әйтү... Ул бик зур тырышлык, хезмәт таләп итә. Алып баручы – ул бит артист белән тамашачы арасында үткәргеч. Ул – чараның йөзе, сиңа ышаналар, сиңа карап тора тамашачы. Аларның күзләренә, йөзләренә карап сөйләргә кирәк. Шул вакытта гына син истә каласың.

Бүген күп кенә журналистлар «журналистикада акча юк» дип әйтергә ярата, син бу фикер турында нәрсә уйлыйсың?

– Эшеңне яратып эшләгәндә син аның акчасы, бәясе турында уйламыйсың. Минем өчен журналистика ул – эш түгел. Мин анда «эх, тагын эшкә барасы инде» дип йөрмим, үземнән соң ниндидер матур хезмәт калдыру өчен барам. «Уйнагыз гармуннар» – аны бит күпме кеше карый. Без бит сорамыйбыз, безгә комментарий калдырыгыз әле, дип. Кеше үзе кызыксынып карап комментарийлар яза. Шуларны укыгач, яңадан күбрәк итеп эшлисе килә. «ТНВ»дан киткәндә, шушы фикер белән киткәнмендер инде, күбрәк хезмәт хакы алу теләге булгандыр. Башка өлкәгә киткән идем – акчасы да булыр, ләкин син аны яратып эшләмисең икән, сиңа аның акчасы да, башкасы да күренми. Булганына шөкер итеп, яраткан эшеңдә эшләсәң – күпкә рәхәтрәк, һәм күпкә үзеңне кирәкле дип саныйсың.

«Татар журналистикасы кадрлар кытлыгы кичерә» дигән фикер белән килешәсеңме?

– Татар журналистикасының әле хәле бар, дип саныйм. Укучы, тамашачы, караучы булганда ничек инде ул булмасын. Үзенең телен, мәдәниятен яраткан балалар, әлбәттә, журналистикага килә. Бөтен кеше бит бухгалтер да, экономист та, айтишник та булып бетә алмыйм. Без дә журналистикага килдек, алдагы буын да киләчәк. Безнең турыда «журналистика – 4нче идарә» дип, юкка гына әйтмиләр. Без сүз белән эшлибез, ә сүз кешегә һәрвакыт кирәк.

Кадрлар кирәк, яхшы кадрлар кирәк, өстән-астан гына түгел, нәкъ менә аналитик фикерли торган, креатив кешеләр кирәк. Журналистика ул күп тармаклы – кемдер хәбәрләр яза, кемдер иҗади материаллар, сәнгать, мәдәният, кемдер, безнең шикелле, үзен сәхнә, сүз белән бәйли. Журналистлар һичшиксез кирәк, алар булырга тиеш. Татар журналистиканың киләчәге бар.

Сине туры эфирларда да еш күрәбез, алар ничек үтә? Каушыйсыңмы?

– Баштарак бик каушый идем. Күптән түгел бер фикер әйттеләр – туры эфирга чыкканда безнең организм шундый каты стресс кичерә, ул пилот самолетны очыртып җибәргәндәге стресска тиң. Күпме генә өйрәнсәң дә, дулкынлану бар, хәзер мин аны нормаль күренеш дип саныйм. Чөнки синең эфирга чыкканда йөрәгең ешрак типмәсә, адреналин барлыкка килмәсә, эфирның кызыгы булмас иде. Ул бит шундый рәхәтлек – режиссер команда бирә, син ничәмә- ничә меңләгән кешегә, матур итеп, «Хәерле көн, Татарстан!» дип әйтергә тиеш. Менә шуны әйткән вакытта нинди генә хисләр кичермисең.

Иң беренче тапкыр «Хәерле көн, Татарстан!» дип әйткәнеңне хәтерлисеңме?

– Әйе, күлмәгемне, причёскамны да хәтерлим. Ул вакытта Балык Бистәсеннән тарихчы Нурулла Гариф килгән иде кунакка. Ул да, мин дә бисмиллаларыбызны укып, туры эфирны башкарып чыккан идек.

Туры эфирда оятка калганың булдымы?

– Кызык та, куркыныч та хәлләр булгалый инде. Кызык хәлләр, гадәттә, Фәнис абый Җиһанша белән була. Ул килсә – кадрларга керә башлый, кызыклы әйберләр сөйли, берсендә шулай, көлеп, әз генә хур булмый калдык.

«Татар филологиясен тәмамлаган кеше кая гына барса да эш таба ала»

Син татар филологиясе факультетын тәмамлагансың, бу синең тормышыңа, эшчәнлегеңә ничек тә булса тәэсир иттеме?

– Татар филологиясен тәмамлаган кеше кая гына барса да эш таба ала. Бәлки, шул фикер дә миңа этәргеч булгандыр. Бухгалтер, экономист булсаң – син бер юнәлештә генә эшли аласың, әнинең шундый теләге булган иде. «Саннар белән эшләүчеләр алар акчаны да күбрәк ала» дип, ләкин әти ул вакытта «юк, үзе теләгән җиренә барсын, шуннан да яхшырагы булмас» диде. Чыннан да филологияне тәмамласаң, берничек тә урамда калмыйсың, барыбер үзеңнең ипиеңне ала алачаксың, чөнки хәзерге заманда яхшы белгечләр, яхшы яза ала торган белгечләр бик кирәк.

Димәк, һөнәр сайлаганда әти-әниең дә ниндидер этәргеч бирде?

– Әти-әнием – искиткеч кешеләр. Әтием – күңеле белән бик бай кеше, алар икесе дә мине канатландырып торалар. Алар: «Син булдырасың! Синнән килеп чыга, син моны эшләргә тиеш!» – дигән сүзләр әйтеп тормасалар, мин, бәлки, шундый уңышларга ирешмәгән дә булыр идем. Әти – минем һәрбер тапшыруымны карап бара, һәрберсе белән кызыксына. Берәрсен калдырса, миңа «җибәр, карыйм» дип яза. Аның кебек минем тапшыруларның фанаты һәм минем фанатым юк.

Апаң Айгөл дә журналистикага якын өлкәдә эшли, аның белән еш аралашасызмы?

– Апам – минем иң якын кешем. Минем үземнең артык дус кызларым юк. Бик күп танышларым, ләкин эч серләремне бүлешер кешем – бары тик бертуган апам. Безне әни шулай тәрбияләп үстерде: сез – бербөтен, сез – бер организм, дип. Шуңа күрә талашулар, үпкәләшүләр булганда, әни безне бик тиз баса иде һәм хәзер дә гел шулай кисәтеп тора. Шуңа күрә без бик якын кешеләр, алга таба да шулай булсын.

«Кеше сүзләрен тыңлап утырмыйм, аның хәтле аска тәгәрисем килми»

«Яшең җиткән инде. Кайчан кияүгә чыгасың?» дигән кебек сорауларны бирәләрме?

– Бик еш бирәләр.

Ничек җавап кайтарасың?

– Вакыты җитмәгәндер. Шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм. Шәхси тормыш ул – шәхси. Мәхәббәт бар икән – ул син һәм сине ярата торган кеше арасында гына булсын. Минемчә, ярату яшерен булырга тиеш.

Хейтерларың бармы?

– Бардыр дип әйтә алмыйм. Негатив комментарийлар язучылар юк. Кеше сүзләрен тыңлап утырмыйм, аның хәтле аска тәгәрисем килми. Әйтәләрдер инде, кайвакыт ишеттерәләр, нинди генә сүзләр әйтмиләр. Аларга колак салмаска тырышам. Ярар, уйласыннар, бик телиләр икән – шулай булсын. Алар өчен шулай булсын, ләкин минем намусым чиста, шуңа күрә андый юк-барга исем китми. Кеше тормышын тикшермим, үз тормышым белән яшим. Әниемнең яратып әйткән сүзе бар: «Эшең дөрес булсын». Эшең дөрес булса, кешегә җавап бирерлек сүзең дә, әйтер фикерең дә булачак.

Театр, кино тормышы белән танышып барасыңмы? Соңгы премьералардан нәрсәне карадың?

– Театрны бик яратам. Барысына да йөрим, ләкин Камал театры беренче урында, һәрбер премьераларны карап барам, башка театрларны соңарып карыйм. Камалда ишетәм икән, тизрәк билет алам. Беренче булып күрергә, фикеремне язарга яратам. Кайвакытта социаль челтәрләргә премьералар турында мәгълүмат куйгач: «Сезнең фикергә таянып бардык әле шунда», – дип язалар. Мондый язуларга шатланам.

«Ядәч! Истә!» фильмы турында син «мин шәхесләрне сәрхүш яисә шәрә итеп күрсәтүгә каршы» дип әйткән идең. Бу хакта фикерең үзгәрмәдеме?

– Мин үз фикеремдә калам, аннары соң да сөйләшергә туры килде күп кешеләр белән. Минем өчен Рабит Батулла ул шәхес – татар йөзе. Ул бит легендар шәхес. Ничек булса да татар тормышын шулай эчкече итеп күрсәтү дөрес түгел. Ул моментны күңелем белән кабул итә алмадым. Бәлки, мин шундый кешедер, минем өчен бар да матур булырга тиеш. Бәлки, бу – дөреслеккә бик туры да килеп бетмидер, бәлки, безгә кирәктер инде үзебезне шулай күрсәтү. Ләкин, башка актер булса, мин: «Ярар, шулай кирәк булгандыр», – дип әйтер идем. Ләкин Рабит абыйны түгел.

Үзеңдә дә фильмда төшү теләге туганы юкмы?

– Элегрәк ничектер бар иде. Хәзер юк. Анда бит ышандырып уйнарга кирәк, ә минем андый тәҗрибәм юк. Юк, уйнамас идем.

Тормыш девизың бармы?

– Яшьрәк чакта ниндидер сүзләр бар иде, хәзер ничектер кулланмый башладым ул кредоны. Һәр эшне «Аллага тапшырдым» дип башларга тырышам, бисмилланы әйтеп, әнинең хәер-догалары белән.

Үзеңне танылган кеше дип саныйсыңмы?

– Юк, мин андый әйберләрне уйламаска тырышам. Алай уйлау кирәкмидер. Син үзең булып калсаң, сине яратырлар да, хөрмәт тә итәрләр. Бүген мин җитди, иртәгә әз генә «дуракланасым» килә, аннары сәхнә артында биисем килә, миңа шулай кызык, бүген үземне шулай хис итәм. Кемдер булып, кыланып, әллә нәрсәләр сөйләп йөрүчеләрне бөтенләй кабул итә алмыйм. Үзең булып кал син, үзеңнең бөтен халәтең белән үзең булып кал.

Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?

– Ял көннәрендә авылга кайтырга яратам. Мунча кереп, әнинең тәмле бәлешләрен ашап, гаилә белән бергәләп ял итәбез.

Киләчәккә нинди хыяллар белән яшисең?

– Хыялларым бик күп, һәр яңа көн туган саен яңа хыял барлыкка килә. Шуны әйтә алам: бик теләсәң, шулай булачагына ышансаң, алар тормышка аша икән. Тели белергә кирәк ул хыялларны. Кечкенәдән бер хыялым бар иде – элек, Казанга кунакка килгәндә, «ТНВ» алып баручыларың фотолары троллейбусларда, урамнардагы баннерларда эленеп тора иде. Әле дә хәтерлим – Биектаудан Казанга кергәндә, зур билбордта Илдар Кыямов белән Миләүшә Сибгатуллина карап торалар иде. «Минем дә фотографиям шулай эленеп торсын иде» дип, шундый хыялланган идем ул вакытта. Менә бүгенге көндә шул тормышка ашты. Үз проектыбыз булгач («Уйнагыз, гармуннар») Наил белән безне билбордларга элеп куйдылар. Шундый шатландым аңа.

Үз проектым турында хыяллана идем. Кеше күңеленә кереп калырлык, истә калырлык. Интервьюлар да бүген бик күп, кайсы гына каналны ачсаң да, интервью форматында тапшыру. Артып та китте бугай инде, бер үк артист бөтен программаларда йөри. Бәлки, шуның белән дә кызыгы бетеп барадыр, һаман бер үк кешеләр. Ә мин уйлаганда, «юк, безнең проект андый түгел, ул халыкчан булырга тиеш», дия идем. Шулай булды да, син халыкка якынайган саен, ул сине күтәреп ала.

Хәзерге вакытта тагын бер хыялым бар – вокалга йөреп, оркестр белән җырлау теләге. Анысы да тормышка ашар, дип ышанам.

Рәхмәт, Айзилә апа! Уңышлар телим!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100