«Алтын мөнбәр»дә «Милли конкурс» фильмнары түләүсез күрсәтелә
«Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале «Милли конкурс» номинациясендә катнашучы җирле кинематографистлар катнашындагы матбугат конференциясеннән башланды. Нигезләмә буенча 10 фильм сайлау каралган булса да, соңгы ике елда оештыручылар фильмнар санын 15кә җиткерергә карар итте.
«Милли конкурс»та катнашучылар арасында танылган йөзләрдән Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, музыкант-журналист һәм соңгы елларда документаль фильмнары белән таныла башлаган Рәдиф Кашапов, журналист-режиссер-драматург Булат Минкин бар иде.
«Быел шулай килеп чыкты – безнең иҗат командасының эше конкурска эләкте. Мин кинофестивальдә катнашучы иң карт кешеләрнең берседер, мөгаен. Элек мондый милли конкурс юк иде, хәзер ул бар. Элек үзебезнекеләрнең берничә картинасы булса, хәзер биредә тулы бер плеяда режиссерлар һәм продюсерлар утыра – Татарстан киносы өчен бу зур плюс. Яшьләрнең кино төшерүе бик әһәмиятле: финанс кыенлыкларына карамастан, аларның илһамы бар, төшерү теләге бар – бу бик мөһим. Кино төшерү өчен ВГИК тәмамлау мәҗбүри түгел, минем ВГИК тәмамлаган бик күп дусларым бернәрсә дә төшерми. Милли конкурста конкуренция булуы яхшы. Нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак. Мин яшьләр компаниясендә утыруыма һәм алар белән конкуренциядә була алуыма бик шатмын», – диде Илдар Ягъфәров.
Милли конкурс фильмнарының күпчелеге 6 сентябрь көнне «Корстон»ның 4 нче һәм 5 нче залларында була. Заллар бик кечкенә, фильмнарга керү ирекле.
Программада Элинә һәм Алена Абызоваларның «Шаганэ», Рамил Таҗиевның «Мәгърифәтчелек: Беренче басма Коръән», Әдилә Рәхимованың «Беренче йола», Ринат Юзаевның «Озын канау», Эльмира Ханның «Барысын да хәтерли торган сәхнә яки татар театры дөньяны кабыза!», Елена Грачеваның «Шик уты – иман тавышы», Булат Минкинның «Әлли-бәлли-бәү», Наил Хәйретдиновның «Сансара», Илдар Ягъфәровның «Әлифба», Андрей Белов белән Илья Мазунинның «Казань исполняет мечты», Рәдиф Кашаповның «Илһам Шакиров. Бөек халык җырчысы», Ренат Хәбибуллинның «Тукай архивы» кебек фильмнар бар.