XXII «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында быел да халыкара питчинг үткәреләчәк – оештыручылар гаризалар кабул ителә башлавы хакында хәбәр итә.
- Питчинг - кинематографистлар өчен уникаль мәйданчык, ул кинопроектларны эксперт советы алдында тәкъдим итү һәм яклау. Питчингның төп бурычы - Татарстан Республикасы белән берлектә кино җитештерүгә омтылыш тудыру, индустриядә яңа исемнәр ачу, шулай ук Россия һәм чит илләрдән талантлы кинематографистлар мәгълүмат базасын булдырып, яңа идеяләр һәм проектлар эзләүгә һәм гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
Питчингның гомуми приз фонды - 500 000 сум. Акчалата приздан тыш, җиңүчеләргә проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү, шулай ук кыйммәтле бүләкләр һәм кинематография хезмәтләренә ташламалар тәкъдим ителергә мөмкин.
Гаризалар рус һәм инглиз телләрендә кабул ителә.
Питчингка «Тулы метражлы нәфис фильм» һәи «Вертикаль сериал» (бер сериянең хронометражы 2 минутка кадәр, 20 сериядән ким булмавы сорала) номинацияләрендә проектлар тәкъдим итәргә мөмкин.
Кинопроектның Татарстан Республикасы белән копродукция булуы мәҗбүри шарт булып тора.
Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә. Катнашу өчен кинофестиваль сайты аша гаризаның электрон формасы тутырыла.
Финалга чыгучылар проектларын 7-8 сентябрьдә Милли китапханәдә яклаячаклар.