«Алтын мөнбәр» кинофестивале программасы әзер: үзебезнекеләр дә бар бераз
«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасы игълан ителде.
Конкурс программасына 21 илдән 54 фильм кергән: Россия, Малайзия, Шри-Ланка, Кыргызстан, Үзбәкстан, Иран, Төркия, Мисыр, Таҗикстан, Испания, Сирия, Һиндстан, Гыйрак, Берләшкән гарәп әмирлекләре (ОАЭ), Того, Азәрбайҗан, Тунис, АКШ, Алжир, Марокко, Казахстан.
Быел 66 ил кинематографистлары конкурста катнашу теләген белдергән.
Сайлап алу комиссиясе төрле жанрдагы – тулы метражлы нәфис фильмнардан башлап, популярлашып килүче вертикаль фильмнарга кадәр – 1030 фильм кабул итеп алган.
«Алтын мөнбәр» кинофестивале тарихында беренче мәртәбә Венесуэла, Бруней һәм Того илләреннән гаризалар килгән.
«Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Документаль фильмнар», «Анимацион фильмнар» номинациясендә 10ар фильм, Милли конкурста 14 кинокартина тәкъдим ителгән.
«Тулы метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә Россия (Татарстан Республикасы) буларак Чаллы кызы Софья Чигированың «Моң» фильмы тәкъдим ителә. Бу яшь режиссерның РФ Мәдәният министрлыгының 50 мең сум грантын отып төшерелгән дебют фильмы.
«Кыска метражлы нәфис фильмнар» номинациясендә Татарстанны Булат Минкин белән Вадим Крючковның «Җен»/«Чудище» фильмы тәкъдим итә.
Булат әлеге фильмын 2025 елның августында ябык форматта күрсәткән булган. Бу аның үз финансларыннан чыгып урманда төшерелгән фильмы. Артистларның берсен үзе уйнаган.
«Документаль фильмнар» номинациясенә дә Татарстан фильмы бар: Алексей Барыкинның «Голоса из колыбели» кинокартинасы.
«Голоса из колыбели» – Алексей Барыкинның Лисичанскида төшерелгән җиде документаль фильмының берсе.
«Анимацион фильмнар» номинациясендә Сергей Киатровның «Мой пёс» мультфильмы тәкъдим ителә. Бу Муса Җәлилнең «Маэмай» шигыре нигезендә ясалган мультфильм.
Милли конкурска килгәндә, 14 фильм арасында Булат Минкинның икенче кыска метражлы фильмы - «Әлли-бәлли» (»Баю-баюшки-баю»), Илдар Ягъфәровның «Әлифба»сы, Рәдиф Кашаповның «Илһам Шакиров. Бөек халык җырчысы» документаль фильмы бар.
Кинофестиваль 4-8 сентябрь көннәрендә булачак.