news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алтын мөнбәр» кинофестивале ислам турындагы иң яхшы фильмнарны җыйган

news_top
«Алтын мөнбәр» кинофестивале ислам турындагы иң яхшы фильмнарны җыйган
фото: © Салават Камалетдинов/архив

«Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале төрле илләрнең кинематографистлары ислам турында төшергән һәм төрле елларда кинофестиваль программасында булган иң яхшы фильмнарны җыеп күрсәтә. Алар арасында Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы да бар.

Программада режиссер Абдухалил Мигнаровның «Имам Абу Исо Мухаммад Термизий» тарихи-биографик фильмы (2019, Үзбәкстан), Магди Ахмеда Алиның «Наш проповедник» фильмы (2017, Мисыр), режиссер Маджид Маджидиның «Мухаммад — посланник Всевышнего» масштаблы Иран тарихи фильмы (2015) бар.

Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаровның «Мулла» фильмы кинофестивальдә 2018 елда күрсәтелгән иде.

«Ислам турында иң яхшы фильмнар» программасын «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале кысаларында «Корстон» кинотеатрында 4 сентябрьдә карап булачак.

  • «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивале Казанда 4-8 сентябрьдә үтәчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар