news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алтын каләм» XXX республика фестивалендә яшьләрне журналистика мохитенә алып керәләр

news_top

«Алтын каләм» XXX республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең күчмә программасы рәсми рәвештә старт алды.

Быел 1 июльдән 5 июльгә кадәр «Регата» кунакханәсендә уза торган вакыйгада 75 кеше катнаша, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Күчмә программада катнашучылар Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Зеленодольск, Менделеевск, Азнакай, Мамадыш, Нурлат, Чистай, Баулы, Түбән Кама, Биектау, Яңа Чишмә, Лаеш, Чүпрәле, Арча районнарыннан, шулай ук Оренбургтан да килгәннәр. Иң күп гаризалар студентлар медиасы, телевидение, СММ һәм фотожурналистика юнәлешләре буенча кабул ителгән.

Программа медиа һәм журналистиканың профессиональ мохитенә тулысынча үтеп керү принцибы буенча төзелгән. Ул белем бирү лекцияләрен, командаларда практик эшне, нетворкинг һәм мәдәни блокны үз эченә ала.

«Алтын каләм» күптән инде Татарстан медиа өлкәсе өчен яшь кадрлар әзерләү системасының бер өлеше булып тора. Фестивальне тәмамлаучыларның күбесе бүген редакцияләрдә, матбугат хезмәтләрендә эшли, үз медиапроектларын булдыра. Биредә катнашучылар белем генә түгел, беренче һөнәри тәҗрибә алып чыныгалар да, командада эшләргә, редакция белән бергә карарлар кабул итәргә һәм үз материаллары өчен җаваплылык алырга өйрәнәләр. Мондый проектлар яшьләргә аңлы рәвештә һөнәр сайларга һәм тармакта үз урыннарын табарга ярдәм итә», - дип белдергән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Күчмә программаның беренче көне адаптациягә һәм процесска үтеп керүгә багышланган. Катнашучылар өчен Иннополис шәһәрендә инновацион үзәк һәм Иннополис университеты белән танышу экскурсиясе уздырылган. Укучылар һәм студентлар ясалма фәһем һәм карьера юлы темасына беренче лекцияләр тыңлаган, остазлар белән эшләргә өлгергән. «Бу фестивальдә иң кыйммәтлесе – спикерлар да, программа да түгел. Иң кыйммәтлесе – катнашучылар һәм аларның сораулары. Без ялгышырга, үзләрен сынап карарга һәм яңадан уйлап карарга мөмкин булган мохит булдырабыз. Һәм әгәр бу көннәрдә алар бер генә тапкыр булса да үзләренә «мин башкача булдыра алам» дип әйтсәләр – без барысын да дөрес эшлибез дигән сүз», – дип билгеләп үткәгн проектта катнашучы остазлар.

Инициатива «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына тәңгәлләштереп, «Яшьләр өчен мөмкинлекләр 3.0» кампаниясенә ярдәм итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Фестиваль ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы оешмасы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге һәм Татарстанның югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белән берлектә уздырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар