Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын каләм» фестивале: 75 яшь журналист, КФУда бушлай уку һәм 1 млн лык сертификат

Быел «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының Республика фестивале 28нче тапкыр уздырылды. Фестивальдә төрле район һәм шәһәрләрдән барлыгы 75 бала катнашты. «Интертат» укучыларны 2023 елны оештырылмыйча калган фестивальгә нинди үзгәрешләр кертелүе һәм «Алтын каләм»челәр белән таныштыра.

news_top_970_100
«Алтын каләм» фестивале: 75 яшь журналист, КФУда бушлай уку һәм 1 млн лык сертификат
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Фестивальнең юнәлешләре

Алдагы еллар белән чагыштырганда, фестивальнең юнәлешләренә җитди үзгәрешләр кертелмәгән. Фестиваль шул ук татар һәм рус телендәге басма журналистика, подкаст һәм радиожурналистика (татар һәм рус телендә), фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешләре буенча узды.

Быел фестиваль кысаларында яңа номинация барлыкка килде. Ул – югары һәм урта махсус уку йортларында эшчәнлек алып баручы медиаүзәкләр. Җиңүчеләргә медиаүзәкләрен үстерү өчен 1 млн күләмендә сертификат биреләчәк, дип, хәбәр ителгән иде.

Һәр вакыттагыча телевидение юнәлешендә катнашучылар саны иң күбе. Монда 16 бала. Рус журналистикасында – 6, татар журналистикасында – 9, подкаст һәм радиода – 5, фотожурналистикада – 6, дизайн һәм версткада – 8, SMMда – 7, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә юнәлешендә 6 кеше катнаша.

Быел фестиваль яңартылган форматта берничә этапта узды: заявка кампаниясе, ярты ел дәвамында остазлар белән онлайн-лекцияләр, күчмә мәктәп, практик журналистлар белән очрашулар, мастер-класслар, республика редакцияләренә экскурсияләр оештырылды. Һәм йомгаклау өлеше – ул 21-25 июньдә Казан янындагы «Идел» яшьләр үзәгендә узган «Алтын каләм» XXVIII Республика фестиваленең финалы.

Римма Ратникова: «Алтын каләм» – сезнең өчен алтын вакыт»

Фестивальнең тантаналы ачылышында «Алтын каләм» фестиваленә нигез салучы» һәм жюри әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова катнашучыларны үзе сәламләде:

Минем сезнең белән бергә белем аласым килә, безнең яшьлегебездә мондый фестиваль булмады. 1996 елда, Яшьләр министрлыгы белән «Алтын каләм» фестивален булдырганда, без аның шундый дәвамлы һәм озын гомерле булуын күз алдына да китермәгән идек. Аның дәвамлы булуы һәм яшәве сезнең әлеге һөнәр белән кызыксынуыгызны һәм әлеге өлкәдә үсергә теләвегезне исбатлый. Фестиваль вакытында сез бу һөнәрне яратырга һәм аның сезгә туры киләме-юкмы икәнен аңларга тиеш. Вакытны бушка үткәрмәгез, 3-4 көн бик тиз узачак. Бу – алтын вакыт, һәм ул сезнең өчен алтын каләмнәр бирсен иде.

Фестивальнең ачылышыннан соң яшь журналистлар Римма Ратникова белән аралашып та алдылар. Яшьләр биргән кызыклы сорауларга җавапларны сезгә дә тәкьдим итәбез:

Хәзерге заман журналисты нинди булырга тиеш?

Журналистика – ул бик җаваплы һөнәр. Кичә дә, бүген дә, иртәгә дә журналист кеше үз эшенә зур җаваплылык белән карарга тиеш. Шулай ук ул акыллы, белемле, җитез булырга тиеш, чөнки өлгерлек, дөньядан артта калмау да бик мөһим. Һәм иң мөһиме, шуннан башларга да кирәк булгандыр, журналист кешеләрне яратырга тиеш. Кешене яратмасаң, журналистикада эшләп булмый.

«Алтын каләм» фестиваленең исемен алмаштыру турында нәрсә уйлыйсыз? Бүгенге көндә журналистларның кулында каләм түгел, ә телефон бит. Бәлки, «Алтын каләм»не «Алтын стилус» яки «Алтын телефон»га алмаштырыргадыр?

«Алтын каләм» – ул традиция һәм рух. Мин сез җиткерергә теләгән фикерне аңладым, хәзерге заманда журналистика үзгәрә. Эш формалары да, каналлар да, платформалар да бөтенләй башка. Ләкин «Алтын каләм» – ул бит зур гаилә, тарих.

Моннан тыш, фестивальнең элеккеге катнашучыларыннан, 28 ел эчендә ниндидер медиа берләшмәсен оештырган журналистларның да фикерләрен сорарга кирәк. Һәм сез әйткәнчә, телефонның зарядкасы бетәргә, стилус сизүдән туктарга мөмкин, ә каләм белән язылганны инде балта да, башка нәрсә дә сызып ташлый алмый.

Аннары яза башлаган кешене, «каләм тибрәтә башлады» диләр. Ә телефонны тибрәтеп буламы икән аны – белмим.

«Алтын каләм»дә җиңү яулаучы медиаүзәкләргә 1 млн га сертификат

5 көн дәвамында катнашучылар өчен танылган журналистлар һәм медиасфера белгечләреннән лекцияләр һәм мастер-класслар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән форсайт-сессияләр оештырыла. Каләмчеләр өчен алдагы шәхесләр дәресләр бирә: ТР Раиснең матбугат сәркатибе Лилия Галимова, теле- һәм радио алып баручы Гөлназ Сәфәрова, продюсер, режиссер, сценарист, фотограф, «Видимый Свет» видеопродакшнына нигез салучы һәм КФУ укытучысы Тимур Шәйхетдинов һәм башкалар.

Шулай ук фестивальнең таләпләре буенча, дәресләрдән тыш һәрбер төркем үзенең медиаматериалын әзерләргә тиеш була. Мәсәлән, «Рус һәм татар телләрендәге басма журналистика», «Дизайн һәм верстка», шулай ук «Фото» юнәлешләрендә катнашучылар журнал чыгару белән шөгыльләнә. Алар рус һәм татар телендә «Молодёжный Татарстан» һәм «Каләмдәш» дип аталучы 4 журнал чыгаралар. Журналларның 2 санында да фестивальнең спикерлары белән интервьюлар, актуаль темаларга мәкаләләр тәкъдим ителә.

«Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлеше 2 телевизион программа әзерләгән, «Радио һәм подкастлар» юнәлеше катнашучылары туры эфирлар үткәргән һәм подкастлар яздырган, SMM-юнәлеше фестивальне социаль челтәрләрдә яктырту белән шөгыльләнгән, ә PR-команда фестивальне массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен җаваплы булган.

Медиаүзәкләр фестиваль вакытында «Гаилә елы», «Фәнни-технологик үсеш елы», «Психологик ярдәм һәм ЗОЖ», «Яшьләрне патриотик тәрбияләү», «Милләтара бердәмлек» дигән темаларга медиа проектларны гамәлгә ашыру буенча юл картасы әзерлиләр.

Җиңүчеләр исемлеге

Жюри әгъзаларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә Гран-при, ягъни Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга керү хокукын «Рус басма журналистикасы» юнәлешеннән Арина Тыринова, «Татар басма журналистикасы» юнәлешеннән Адилә Зыязетдинова һәм «Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлешеннән Әнвәр Мөхетдинов алды. Җиңүчеләрне ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский бүләкләде.

Шулай ук һәрбер юнәлештә I, II, III дәрәҗә лауреатлар билгеләнде, һәм аларга акчалата бүләкләр тапшырылды.

«Дизайн һәм верстка»

III дәрәҗә – Карина Гусейнова

II дәрәҗә – София Семина

I дәрәҗә – Альмира Хайброва

«SMM»

III дәрәҗә – Камила Хәкимова

II дәрәҗә – Нурзиля Шәрафутдинова

I дәрәҗә – Диана Теглева

«Радио һәм подкастлар»

III дәрәҗә – Әмирхан Юнусов

II дәрәҗә – Гөлназ Нәбиуллина

I дәрәҗә – Дарья Атарская

«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»

III дәрәҗә – Камилә Камалова

II дәрәҗә – Анжела Сабирҗанова

I дәрәҗә – Виктория Владимирова

«Фотожурналистика»

III дәрәҗә – Ралинә Хәбибуллина

II дәрәҗә – Ильназ Галимов

I дәрәҗә – Арина Осипова

«Телевидение һәм видеоблогинг»

III дәрәҗә – Булат Гиндуллин

II дәрәҗә – Камилла Абдрахманова

II дәрәҗә – Нариман Саляхов

I дәрәҗә – Зәринә Альтапова

«Татар журналистикасы»

III дәрәҗә – Рәйсә Абдулина

II дәрәҗә – Айгөл Әхмәтҗанова

I дәрәҗә – Азалия Сабитова

«Рус журналистикасы»

III дәрәҗә – Денис Лексин

II дәрәҗә – Рамазан Шигапов

I дәрәҗә – Алексей Афанасенко

«Ел ачышы»

Злата Захарова – «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә катнашучы

Махсус бүләк – «Профессионализмга омтылыш»

Алексей Ратников – «Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлеше катнашучысы

Махсус бүләк – «Җиңүгә омтылу өчен»

Азалия Шиһабиева – «Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлеше катнашучысы

Ә медиаүзәкләр арасында – Казан дәүләт мәдәният институтының «Мәдәният.Медиа» медиаүзәген үстерү өчен 100 мең сум күләмендәге, Казан инновацион университетының Чистай филиалында урнашкан «MediaFire» медиаүзәге өчен 300 мең сум күләмендәге, Идел буе дәүләт физик культура университеты медиаүзәгенә 600 мең сумга сертификатлар бирелде.

«Алтын каләм»нең жюри әгъзасы, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллиннан яшь журналистларның эшләре һәм фестивальнең нәтиҗәләре турында фикерен әйтте:

Быелгы «Алтын каләм» белән мин бик канәгать калдым, чөнки 5 ел элек мин үзем дә остаз буларак катнашкан идем, һәм анда килгән балаларның 80 проценты мәҗбүриләп алып киленгән һәм журналистика белән кызыксынмаган балалар иде. Ә быел чыннан да янып торган, теләкләре булган яшь журналистлар катнашты. Ә эшләргә килгәндә, әлбәттә, аерым-аерым карасаң, бөтен җирдән дә хаталар, кимчелекләр табып була, ләкин фестиваль кысаларында, яшь журналистларның компетенцияләрен исәпкә алганда, бик лаеклы эшләр. Кемдер активрак яки пассиврак булды, шул гына.

Гран-при алучы: «Җиңүгә ирешү өчен, бик күп көч куярга туры килде»

Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң җиңү яулаучы катнашучылар белән аралашып алдык.

«Татар басма журналистикасы» юнәлешендә катнашучы Адилә Зыязетдинова быел Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатын тәмамлады.

«Алтын каләм»дә ничәнче ел катнашасың?

«Мин «Алтын каләм»гә беренче ел килдем һәм җиңү яулармын, дип уйламаган идем. Алдагы елларда катнашучыларга мин, иң беренче чиратта, максат куярга киңәш итәм, ә икенчедән, тырышырга, чөнки минем җиңү яулавым да 2 төн буена йокламыйча журнал чыгару белән бәйле булгандыр.

Журналистика белән кайчан кызыксына башладың?

8 сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчесе мине безнең мәктәптә чыгып килүче «Ак җилкән» газетасының редколлегиясенә кушылырга һәм мәкаләләр язырга кушты. Башта миңа үз-үзем белән таныштыру мәкаләсе язарга бирделәр. Ул 5 җөмләдән торган текстны мин көчкә язып чыктым. Алга таба даими рәвештә яза башладым һәм шомардым. 10 сыйныфта газетаның баш мөхәррире булып эшләдем, шулай ук фестивальдә дә әлеге вазыйфаны башкардым. Мәкаләләрем «Ялкын» һәм башка журналларда да даими рәвештә чыга. Минем журналистикага килүем, әлеге җиңүем җиңел һәм җайлы гына булды, дип әйтә алмыйм, миңа, әлеге җиңүгә ирешү өчен, бик күп көч куярга туры килде.

«Алтын каләм»дә беренче тапкыр катнаштым, дидең. Укуның соңгы елында, имтиханнар вакытында ничек үзеңдә көч һәм вакыт таптың?

Минем ничек борчылуымны әти-әни генә белә. «Ничек язырга, теманы каян табырга, минем конкурентлар тәҗрибәле, алар күпкә остарак» кебек фикерләр мине соңгы көнгә кадәр борчыды. Фестивальдә беренче ел катнашуыма карамастан, остазыбыз Рәмис Латыйпов белән ярты ел дәвамында эшләү, алдан танышу да ниндидер җиңеллек бирде һәм зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итте. Монда гына килеп танышсак, алай булмый иде ул, дип, сөйләде Адилә.

Ә «Телевидение һәм видеоблогинг» юнәлешендә Гран-при алучы Әнвәр Мөхетдинов «Алтын каләм»дә дүртенче ел катнаша. Ул да быел «Алтын каләм»гә керткән үзгәрешләр бик уңай булуын һәм күбрәк тәҗрибә алу мөмкинлеге бирүен билгеләде.

«Без алдагы елларда 5-6 көнгә килә идек, һәм фестиваль шуның белән башлана һәм бетә иде. Ә быел безнең ярты ел дәвамында онлайн дәресләр һәм өй эшләре булды, ә фестивальнең үзенә, ягъни оффлайн турга без күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәле журналистлар буларак килдек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген белә идек. Безнең практикада куллану өчен белемнәребез бар иде», – дип, аңлатты ул.

Мөмкинлекләре чикле кыз Азалия Шиһабиева: «Авырлыкларга карамастан, мин тормышымны журналистика белән бәйләргә телим»

Журналистика һөнәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бик сирәк очрый, оперативлыкны, тизлекне һәм гел аяк өстендә булуны таләп итүче эш алар өчен туры килми, дип уйлаучылар да аз түгелдер. Әмма Азалия Шиһабиева, коляскада хәрәкәтләнүенә карамастан, әлеге сүзләргә карап тормый һәм кыю адымнар белән үзенең максатына таба бара.

«Алтын каләм»гә катнашу өчен гаризаны 6 ел рәттән бирдем, әмма мине алмадылар. Ниһаять, быел мин уздым һәм үземне «телевидение һәм видеоблогинг» юнәлешендә сынап карарга булдым. Күпчелек кеше журналистиканы җиңел һөнәр дип саный, ләкин бу алай түгел. Авырлыкларга карамастан, миңа бу һөнәр ошый, һәм мин киләчәктә аның белән тормышымны бәйләргә телим», – дип, аңлатты ул.

Азалия хәзерге вакытта урта махсус уку йортында башлангыч сыйныф укытучысы юнәлешендә белем ала, алга таба укуны Казан федераль университетының журналистика факультетында дәвам итәргә хыяллана. Журналистика белән ул кечкенә чагыннан ук кызыксына икән: 13 яшендә үк «Биектау ТВ» телеканалында чыккан «На десерт» программасында кул эшләре буенча үз рубрикасын алып бара, шулай ук буш вакытында шигырьләр һәм уку йортында чыгучы журналга мәкаләләр яза.

«График авыр иде. Без сюжетлар төшерү өчен иртәнге ашка кадәр тордык һәм бик соң яттык! Көндез лекцияләр булу сәбәпле, монтажлау өчен вакыт төнлә генә кала иде. Һәм бу хәл көн саен кабатланды, хәтта күзләр ирексездән ябыла иде инде. Авыр булды, ләкин мин әлеге көннәрне сагыначакмын», – дип, бүлеште ул үзенең «Алтын каләм»дә уздырган көннәре турында.

Алда язып узганча, Адилә Шиһабиевага фестивальнең нәтиҗәләре нигезендә «Җиңүгә омтылу өчен» дигән махсус бүләк тапшырылды.

Рәмис Латыйпов: «Матбугатта яшь журналистларның да аралашу, көч сынашу мөмкинлеге булырга тиеш»

Шулай ук аерым «Татар басма журналистикасы» юнәлеше турында да әйтеп узарга кирәктер. Сүз уңаеннан, әлеге юнәлештә катнашучыларның остазы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов иде.

«Матбугатта яшь журналистларның да аралашу, көч сынашу мөмкинлеге булырга тиеш, чөнки без уртак максатка – татар матбугатын үстерүгә хезмәт итәбез. Конкуренция никадәр көчлерәк булса, шул кадәр яхшырак. Безнең төркем «Каләмдәш» дип аталучы журналның 2 санын чыгарды. Без татар кызларының милли һәм заманча булуын күрсәттек, шулай ук журналистиканың, милләтнең язмышы турында, проблемалы материаллар да булды. Һәм һәр санда без ниндидер проблемалы мәсьәләне хәл итәргә тырыштык. Мәсәлән, ни өчен «Алтын каләм»нең мерчында «мин» сүзе юк. Гран-при алучы кыз оештыручыларга әлеге сорауны биреп, журналистик язма әзерләде», – дип сөйләде Рәмис Латыйпов.

«Татар телендә басма журналистика» юнәлешендә 9 кеше катнашырга тиеш була, әмма кайбер катнашучылар килә алмау сәбәпле, фестивальнең үзендә 7 кыз гына катнашкан. Үз юнәлешләрендә җиңү яулаган кызларның кайбер фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

III дәрәҗә лауреат исемен Казанның «СОлНЦе» урта гомуми белем бирү мәктәп-интернатының 11нче сыйныфын тәмамлаучы Рәйсә Абдуллина алды:

«Алтын каләм»дә мин бик күп кызыклы шәхесләр белән очраштым, һәрбер чара, очрашу – ул яңа тәҗрибә. Мин безнең тормышыбызда бер генә әйбернең дә юкка булмавына ышанам, шуңа күрә мин әлеге фестиваль дә минем үсештә яңа нокта булыр, дип өметләнәм.

Әлбәттә, минем зуррак нәтиҗәләргә дә ирешә ала идем. Әмма хәзер минем максатым – ул хаталарымны һәм көчсез якларымны аңларга, алар өстендә эшләргә. Җиңү – ул яхшы, ә җиңелү тагын да яхшырак, чөнки бу – үсеш өчен мотивация.

II дәрәҗә лауреат исемен Нурлат районының Күлбай Мораса авылының 9 сыйныфында белем алучы Айгөл Әхмәтҗанова яулады:

Татар телле журналистика бер кайчан да бетмәячәк, чөнки татар теле белән янып торучы яшьләр бар. Мәсәлән, минем кебек (көлә). Минем татар телендә телем ачылды, бала чактан ук якыннарым белән татар телендә аралашам. Мин үзем чын татар кызы түгел, ә мишәр кызы булсам да, татар телен бик яратам һәм хөрмәт итәм.

I дәрәҗә лауреат исеме Арча районыннан 10 сыйныф укучысы Азалия Сабитовага бирелде:

Чын журналист башкаларны кабатларга түгел, үз стилен булдырырга һәм башка кешеләр күрмәгәнне күрә белергә тиеш.

«Алтын каләм» XXVIII республикакүләм фестивале ачылышыннан фоторепортаж

«Алтын каләм» яшүсмерләр hәм яшьләр фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100