Алты мөфтиятле, әмма Җәмигъ мәчетсез Екатеринбург: «Кешедә инде ышаныч та калмады»
Екатеринбург шәһәрендә булган вакытта җомга көнне Югары Пышма шәһәрендә имам Исмәгыйль Аль-Бохари исемендәге Бакыр мәчеттә булган идем. Югары Пышма тирәсендә, шул исәптән Екатеринбургның үзендә яшәүче мөселманнар бу мәчетне Җәмигъ мәчете буларак кабул итә. Өлкәдә Җәмигъ мәчете юк, әмма алты Диния нәзарәте бар.
Җомга намазыннан соң, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Урал мөхтәсибәте) рәисе Артур хәзрәт Мөхетдинов белән Урал мөселманнары тормышы турында сөйләштек. Мөфти Свердловск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе дә булып тора. Бу ике өлкәне бергә алып бару җиңелме?
«Урал башкаласы Екатеринбургта Җәмигъ мәчете булырга тиеш»
Артур хәзрәт, җомга намазына халык шактый җыелды. Нигездә кемнәр килә мәчеткә?
Бөтен Россиядә күзәтелгән күренеш: мәчеткә йөрүчеләрнең төп өлеше – Урта Азия кешеләре. Җирле халыкның 15 проценты йөри. Мин килгәнче, монда таҗик кешесе имам булган. Татарлар, башкортлар бу мәчеткә йөрмәгән. Алар өчен үз милләте кешесе булу мөһим. Кешене мәчеткә китерергә тырышабыз.
Татар кешесе килгәч, башка милләт кешеләренең азрак йөри башлавы күзәтелмәдеме?
Юк кебек, ничек йөргәннәр, шулай йөриләр. Мәчеткә йөргән кешегә шартлар булу мөһим. Без бөтен кешене кабул итәбез.
Кайлардан киләләр мәчеткә?
Өлкәнең төрле районнарыннан, Екатеринбургтан киләләр. Җомга көнне генә түгел, атна дәвамында халык мәчеткә йөри. Мәчетне 20 ел элек Урал тау-металл компаниясе төзеткән. Алар һәрдаим ярдәм итеп тора, җитәкчелеккә рәхмәт. Мөселманнар бу мәчетне Җәмигъ мәчете кебек кабул итә. Безнең мәчет гыйбадәт кылу өчен өлкәдәге иң зур мәйдан булып тора, әмма бездә килгән кешеләрне сыйдырырга урын җитми. Кешеләр урамда намаз укырга мәҗбүр. Салкында да урамда гыйбадәт кылалар. Безнең барлык мәчетләрдә шундый күренеш.
Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләсе 2019 елда тагын бер кат күтәрелгән иде. Ул төзеләчәкме?
Урал башкаласы Екатеринбургта Җәмигъ мәчете булырга тиеш. 2000 елларда татарлар бу фикерне күтәреп чыккан иде. 2007 елда бу идеяне хупладылар һәм мәчет буласы урынга таш та куелды. Бу тарихны бик күпләр белә. Ул урында гыйбадәт бүлмәсе булып торган кечкенә бина барлыкка килде. Закон буенча ул анда булырга тиеш түгел, шуңа күрә аны 2018 елда юк иттеләр. Безгә «сортировкада» (авт. – халык шәһәрнең төньяк-көнбатышындагы бер районын шулай атый) урын тәкъдим иттеләр. 2019 елда гыйбадәт бүлмәсе төзедек, әмма әле дә ул бүлмәне ача алмыйбыз, чөнки документларны безгә тапшырмадылар. Халык сорый, безне гаепләүчеләр дә бар. Без сүз әйтә алмыйбыз, документны хакимият органнары бирергә тиеш.
Безгә урын бирелде, әмма Җәмигъ мәчете төзелмәде. Җәмигъ мәчете «Тынычлык һәм бердәмлек мәйданы»нда төзелергә тиеш иде. Бу мәйданны булдыру Свердловск өлкәсенең беренче губернаторы Эдуард Россель идеясе иде. Анда христиан, иудей храмнары һәм мәчет булырга тиеш иде. Храмнар бар, ә мәчет төзелмәде. Мөселманнар: «Без лаек түгелме?» – дип сорый. Кешеләр бернинди сылтауны да кабул итәргә теләми. Мәчет булмау – факт. Кешеләрдә инде ышаныч та калмады
2019 елдагы бер документ бар. Өлкәдәге 6 Диния нәзарәте җитәкчеләре, Җәмигъ мәчете төзелешен хуплап, протоколны имзалаган иде. Бу – өлкәдәге барлык мөселманнарның теләге. Мәчет өчен урынны үзәктә сорау турында сүз дә бармый, әмма шәһәр эчендә булсын. Бу мәсьәлә һавада эленеп тора. Намаз уку бүлмәсен дә ача алмыйбыз. Законсыз рәвештә ачсак, аны да юкка чыгарырга туры киләчәк.
Шәһәрдә ничә мәчет бар?
Җире, бинасы рәсмиләштерелгән, архитектурасы туры килгән һәм мәчет буларак теркәлгән бер мәчет бар. Башкалары да бар, әмма кайсының җире юк, кайсының бинасы рәсмиләштерелмәгән яки башка проблемалар бар.
«Берләшкән очракта, кем баш булачак, дигән сорау туа»
Сез монда ничә ел эшлисез?
6 ел инде.
Алты ел эчендә нинди зур үзгәрешләр булды?
Күп эш эшләнелде. Беренче чиратта, имамнарны җәмәгать, хөкүмәт вәкилләре белән эшләргә өйрәттек. Кайвакыт мөселман өммәтен тәкъдим иткән хәзрәтнең депутатларга мөрәҗәгать итәрлек грамотасы булмый. Иң зур нәтиҗәләр шул тармакта. Даими рәвештә якшәмбе мәктәбе эшли башлады, мин килгәндә юк иде. Хәзер 80гә якын кеше укырга йөри. 23 дини оешма теркәдек. Еш кына аларны кәгазьдә генә ясыйлар, безнекеләрнең барысы да эшли. Өлкәдә 1 мәчет ачылды, 4есе төзелә. Без башка төбәкләр белән элемтәләр булдырдык. Чиләбе, Курган, Төмән өлкәләре белән бергә эшлибез. Свердловск өлкәсендә төбәк Диния нәзарәте булдырдык.
Димәк, берләшү юлыннан барасыз, әмма өлкәдә 6 Диния нәзарәте эшләп килә.
Әйе, аларны без оештырмадык. Берләштерергә тырыштык, аларны үзебезнең чараларга чакырдык. Җитәкчеләрнең барысын да беләм, очраштым, бу темага аралаштым, әмма авыр. Без берләшергә әзер.
Нишләп алар каршы?
Берләшкән очракта, кем баш булачак, дигән сорау туа. Өч дини оешмасы булган нәзарәтләрне безнең белән чагыштырып булмый, ә берләшү турында сөйләгәндә, һәрберсе баш булырга тели, үзен мактый. Мин төрле вариантлар тәкъдим итеп карадым. Минем тарафтан рәислекне калдыру тәкъдиме дә булды. Бу адымга шәхсән үзем әзер булуымны әйттем. Бу – бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Без һәрвакыт ачык, ә хәзерге вакытта төп игътибарны эчке эшләргә бирергә тырышабыз. Хәзрәтләрне өйрәтәбез, җәмәгать, иҗтимагый оешмалар белән эшлибез. Бу эшчәнлекнең өммәткә файдасы күбрәк, дип уйлыйбыз.
«Хәзрәтләргә өстәмә хезмәт хаклары билгелибез»
Сезнең коллектив яшь, дип аңлыйм.
Әйе, коллектив яшьләрдән тора (иск. – Артур хәзрәткә 33 яшь). Килгәндә, үзем генә эшли башлаган идем. Хәзер Урал мөхтәсибәтендә 15ләп кеше эшли.
Димәк, яшьләрне мәчеткә эшләргә китерә алгансыз?
Әйе, минем урынбасар Ульяновск өлкәсеннән. Мин аны үзем чакырдым. Ул Казанда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгына багышланган мәдрәсәдә укыган. Хәзер Свердловск өлкәсеннән 15 кеше анда белем ала, без аларны ел саен җибәрәбез. Икесе тулысынча укып бетерде. «Мөхәммәдия»гә дә укырга җибәрәбез. Безнең төп максатларның берсе – хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү.
Яшьләрнең барысы да кайдандыр чакырып китертелгәнме, мондагылар да бармы?
Төрлесе бар. Рамис хәзрәт – Ульяновск өлкәсеннән, Илгиз хәзрәт – Тольяттидан, Рушан хәзрәт – Нижгар өлкәсеннән, Ринат, Руслан – мондагы егетләр. Шундый коллектив безнең.
Яшьләргә тормыш алып барыр өчен акча кирәк, гаилә корганнары да бардыр. Хезмәт хакын ничек түлисез?
Без үзебез түлибез. Хәзрәтләргә өстәмә хезмәт хакы билгелибез. Безнең оешма Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында эшли. Җитәкчебез – мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин. Аллаһның хикмәте белән Мәскәүдән, Диния нәзарәтеннән дә матди ярдәм килеп тора. Башка беркем дә акча белән ярдәм итми. Халыктан зур ярдәм килә, дип әйтеп булмый.
Өлкән яшьтәге абыйлар, башка имамнар яшьләргә ничек карый? Кабул итәләрме?
Кабул итәләр. Егетләрнең тиешле белеме, тәҗрибәсе бар. Кешеләр белән тәҗрибәсе булган яшь хәзрәтләребез генә эшли.
Сез аларны ничек сайладыгыз?
Беренче чиратта, белеме булырга тиеш, уңай тәҗрибә булу мөһим. Әлбәттә, кешенең теләге булырга тиеш.
Татар телен белү мөһимме?
Юк, мин үзем дә, татар телендә иркен аралашам, дип әйтә алмыйм. Монда бик күп милләтләр яши, кешеләр төрле. Без татар яки башкорт имамнары булуыбызны әйтәбез, әмма рус телендә аралашырга тырышабыз, чөнки төрле милләт кешеләре килә. Свердловск өлкәсен «миграцион хаб» дип тә атыйлар. Өлкәдә таҗик, үзбәк, кыргыз, казах, азәрбайҗаннар бик күп.
«Дин әһеле милли-мәдәни автономияне җитәкләргә тиеш түгел, дип каршы чыгучылар булды»
Сез өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе дә булып торасыз. Иҗтимагый һәм дини юнәлешләрне бергә алып баруы авырмы?
2019 елда Свердловск өлкәсе татарлары автономиясен ликвидацияләү мәсьәләсе күтәрелде. Аны җитәкләргә әзер булган кеше юк иде. Оешманы юкка чыгарырга ярамый, аның тарихы 1997 елда ук башланган. Ул вакытта миңа тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым. Милли һәм дини мәсьәләне алып баруы җиңел түгел, әмма алып барабыз, Аллага шөкер.
Яшьләр оешмалары белән эшләргә җиңел, чөнки команда яшь. Яшьләр юнәлеше турында әйткәндә, без аларны ирекле аралашу өчен мәйданнар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Мин төрле өлкәләрдә эшләдем, Екатеринбургтагы яшьләр актив, төпле. Яшьләрнең образы барлыкка килде. «Яшен» татар яшьләре оешмасы зур өлеш кертте. Әйе, мин яшьләр белән аралашканда «Алла теләсә», «Иншаллаһ» сүзләрен кулланам, әмма «дингә килегез» дип, яшьләргә басым ясау юк. Шулай ук милли юнәлештә дә басым булырга тиеш түгел. Без барлык нечкәлекләрне истә тотып, чикләрне билгеләп эшлибез.
Дин әһеленең милли-мәдәни автономияне җитәкләвенә каршы чыгучылар, тәнкыйтьләүчеләр булдымы?
Булды. Каршы чыгучылар һәрвакыт бар. Дин әһеле милли-мәдәни автономияне җитәкләргә тиеш түгел, дип каршы чыгучылар булды. Ешрак ул үзебезнең кешеләр арасында була. Тарта алырсыңмы, дип, читтән күзәтеп торалар, ярдәм күрсәтмиләр. Бу каршылыклар чыныктырыр өчен бирелгәндер. Хәзер инде ышанып әйтә алам: дөрес эшлибез. Ярдәм итүчеләр дә бар. Иң мөһиме – ният дөрес булырга тиеш. Кемерово өлкәсендә, Ханты-Мансийск автономияле округында андый тәҗрибә бар – бер үк кеше милли һәм дини оешманы җитәкли.
«Әби белән бабай: «Үскәч мулла буласың», – дип әйтә иде»
Сез тумышыгыз белән кайсы яклардан?
Мин тумышым белән Уфадан. Санкт-Петербургта эшләгәндә, мөфти Равил Гайнетдин мине монда җибәрде. 2016 елда имам-хатыйб итеп билгеләде.
Санкт-Петербургта кем булып эшләдегез?
Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе идем.
Екатеринбург һәм Санкт-Петербург кешеләре аерыламы?
Нык аерыла. Петербургта – интеллигенция. Ул татарлар арасында да сизелә. Екатеринбургта кешеләр башка. Географиянең да тәэсире бардыр. Монда Европа һәм Азия кисешә, галимнәр әйтүенчә, Екатеринбург ике тектоник плитә кисешкән урында урнашкан. Кешеләрдә Европа һәм Азия өлеше бар.
Сез белем алуга зур игътибар бирәсез, кайларда укыдыгыз?
Мәскәүдә мәдрәсәдә укыдым, аннан Мәскәү ислам институтына укырга кердем. Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында аспирантурада укыдым, курслар уздым.
Кечкенәдән дин юлыннан бардыгызмы әллә билгеле бер яшькә җиткәч дингә тартылдыгызмы?
Әти-әни Аллаһка ышана иде, әмма алар Советлар чоры мәктәбен узды, намаз уку, тулысынча дини тормыш алып бару юк иде. Мин кечкенәдән мәчеткә вәгазь тыңларга йөрдем. Тәлгать Таҗетдин вәгазьләрендә үстем. Ул Коръән ашларын үткәрергә безгә кунакка да килә иде. Әби белән бабай: «Үскәч мулла буласың», – дип әйтә иде миңа. Кечкенәдән дингә, традицияләргә мәхәббәт тәрбияләделәр.
Әби-бабагыз мулла булуыгызны күрдеме?
Әбием мин мәдрәсәдә укыган вакытны гына күреп калды. Укып бетергәндә, әби-бабайлар исән түгел иде.
Әти-әниегез Башкортстанда яшиме?
Әйе, Аллага шөкер. Әти – балта остасы, әни – тегүче. Абыем бар, ул сату өлкәсендә эшли.
Дин юлын сайлауны әти-әниегез ничек кабул итте?
Каршы килмәделәр. Мин үзем сайладым, үзем шулай теләдем. Мин МГУга журфакка керергә уйлаган идем, аннан соң ул уйдан кире кайтып, ислам институтына кердем. Мәскәүдә укыганнан соң «Мәдинә» нәшрият йортында эшләдем, төбәкләргә чыгып йөрдем, укыттым, чаралар оештыра идек.
Студент вакытта иҗтимагый хәрәкәттә булдыгызмы?
Мәскәүдә яшәгәндә татар оешмасына йөри идем. Андагы бик күп кешене беләм. Анда татар теле курсларына йөрдем. Мин бит Уфада мәктәптә татар телен өйрәндем. Татар әдәбияты дәресендә укытучы татарча җырлар җырлата иде.
Гаиләдә татарча сөйләшәсезме?
Әби-бабайлар белән генә татарча сөйләшә идем.
Балаларыгыз бармы?
Әйе, бер кызым бар, тиздән 1 яшь тулачак.
Хәләл җефетегез кайсы яктан?
Без Санкт-Петербургта бергә укыдык. Ул Питерда туып үскән. Мин аны да монда чакырдым.
Сез гел күчеп йөрергә мәҗбүр.
Минем эшем шундый. Хәзрәт бер җирлеккә бәйле булырга тиеш түгел. Без барыбыз да – юлчылар. Россия Диния нәзарәтенең мәгариф системасы безне шулай тәрбияли. Кая кушалар, шунда барырга тиеш булабыз. Россия зур, ислам турында гыйлем аз булган җирлекләр күп булуын да аңлыйбыз. Федераль каналда ислам турында мәгълүмат юк. Кеше ислам турында кайдан мәгълүмат ала? Төрле репортажлар, тапшырулар аша. Компетенциясе булмаган журналистлар дөрес мәгълүмат бирми. Кешедә дингә карата дөрес булмаган караш формалаша. Бу – бик зур проблема.
«1,5 миллион кеше яши торган шәһәрдә хәләл ризык ашарлык урын юк»
Төбәктә дин юнәлеше буенча эшләр күпме әле? Нинди планнар корасыз?
Без әле юлның башында гына. Свердловск өлкәсендә мәдрәсә юк, бер диния нәзарәтенең дә административ эшләрне башкару өчен офисы юк. Бездә хәләл юнәлеше белән беркем дә шөгыльләнми. 1,5 миллион кеше яши торган шәһәрдә хәләл ризык ашарлык урын юк, бу – бик зур проблема. 6 Диния нәзарәте була торып, хаҗ өчен җаваплы кешеләр юк. Алты диния нәзарәте – ә максат бер, дигән булалар. Юк! Юридик яктан бүленеш күңелгә дә бүленеш сала. Юридик яктан бер түбә астында булганда гына эшләп була.
Нигә мәдрәсә булдыра алмыйбыз? Арендага бина ала алмыйбыз? Безнең белгечләр юк. Мәдрәсәдә укыта алырлык 2 белгеч – бер нәзарәттә, тагын 2се – икенче нәзарәттә, тагын 1се – өченчедә... Алар бер-берсенә йөрми. Бергә булсак, мәдрәсә булдыру өчен кадрлар потенциалы булыр иде. Екатеринбургта мәдрәсә булырга тиеш.
Имамнар юк. Аллага шөкер, без яшьләрне җыя алдык. Башка мәчетләр таба алмый, юк анда, тәрбияләмәгәннәр, азан әйтергә җирле кеше юк. Имамнар җитмәгәч, төрмәләрдә эш алып бара алмыйбыз, миңа шалтыраталар, нишләргә белмим. Хәрбиләр янына имамнар бара алмый. Эш нормаль рәвештә куелмаган, бу – безнең хата, хакимиятне гаепләп булмый.
«Артур хәзрәт булмаганны сөйли, бездә барысы да әйбәт, бөтен яклап эшлибез», – диюче имамнар да булыр. Күземә карап әйтсеннәр. Ул: «Мәчетләр җитә», – диячәк. Нигә соң алайса 20 градус салкында урамда намаз укыйлар?! Университетта теология бүлеге бар, диярләр, ә башлангыч белем юк. Мәдрәсә булмау кемгә минус: безгәме, шәһәргәме? Бу да – зур сорау. Барысы да әйбәт, диючеләр белән ризалаша алмыйм. Дөрес мәгълүмат түгел.