Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә катнашучы 6 мең кеше өйләренә кайтарып җибәрелгән

news_top_970_100
Махсус операциядә катнашучы 6 мең кеше өйләренә кайтарып җибәрелгән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Украинадагы хәрби операциядә катнашучы 6 меңнән артык кеше гаилә сәбәпләре буенча хәрби хезмәттән азат ителде, дип хәбәр иткән «Life.ru» порталына омбудсмен Татьяна Москалькова. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Аның сүзләренчә, хәрби хезмәттән азат итү мәсьәләсе хәрби комиссариатлар каршындагы аттестация комиссияләре тарафыннан индивидуаль тәртиптә хәл ителә.

Татьяна Москалькова гаилә сәбәпләре турында да аңлатма биргән. «Мәсәлән, хатыны вафат булып, балалары ялгыз калган яки инвалид баласы булган гаиләләрне атап була», – дип әйткән ул.

Хәрби хезмәткәрнең әти-әнисенә карау тиеш булса, хәрби хезмәттән азат итү мәсьәләсен карарга мөмкиннәр. «Һәр очракта ул мең төрле сәбәбе булган бәхәскә әйләнә», – дип билгеләп үткән омбудсмен.

Май аенда хөкүмәт Украинаның хәрби хәрәкәт зонасында һәлак булган яки хәбәрсез югалган очракта мөнәсәбәтләре рәсми теркәлмәгән гражданнарны ир белән хатын итеп тануны тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Министрлар Кабинеты проектны бу затларның башка берәү белән теркәлгән никахта булмавы турында нигезләмә белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100