Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алты бертуган көрәшче Мадьяровлар гаиләсе: «Энекәш Путин белән көрәштә отты»

Мадьяровлар гаиләсе Татарстан самбо мәктәбен бөтен дөньяга таныта. Уникаль гаиләдә 6 бертуган малайлар үзләрен самбога багышлаган. Иң кечкенәләре Нәкыйп – Россия президенты Владимир Путинны җиңгән көрәшче. 6 бертуганның берсе Фарих Мадьяров белән Путин, көрәшнең киләчәге, балаларны эшләтеп үстерү кирәклеге турында сөйләштек.

news_top_970_100
Алты бертуган көрәшче Мадьяровлар гаиләсе: «Энекәш Путин белән көрәштә отты»
Солтан Исхаков

«Балалар эшләп үсми. Хәзер тормышта спорт та, физкультура да, дөрес туклану да, патриотизм да юк. Спорт һәм патриотлыкны үстерергә балалар өчен клуб ачарга кирәк», – дип сөйләп китте 6 чемпионның берсе Фарих абый. Аның хыялы – Спорт, Авыл хуҗалыгы, Мәдәният министрлыклары канаты астында балаларга тәрбия бирә алырдай оешма ачу. «Сәүдә үзәкләрендә дә спорт заллары кирәк. Ул залга балаларны бушка кертсеннәр», – ди ул.

 

Фото: © Бөтенроссия самбо федерациясе фотосы

«Илгә таза, көчле егетләр кирәк», – дигән уй белән юктан гына йөрми Фарих абый. Чөнки аның бертуганнары – һәммәсе дә самбо буенча Татарстан һәм СССР чемпионнары. Алар Татарстанны Советлар Союзына гына түгел, бөтен дөньяга таныталар. Авылда туган егетләр көрәшеп, эшләп үсәләр.

Иң олы абыйлары Фәрит Мадьяров энекәшләрен спортка алып килә. Самбо белән шөгыльләнә башланганчы ук, ул чаңгы спорты буенча спорт остасы исемен алган була инде. Самбо буенча СССР һәм Европа чемпионы, халыкара классы спорт остасы, СССР җыелма командасы тренеры, самбо буенча Россиянең атказанган тренеры исемнәренә лаек була. Фәрит Мадьяров 59 спорт остасы тәрбияли. 1988-1990 елларда самбо буенча Аргентина җыелма командасын әзерли. Ул тренерлык иткән чорда Аргентина Америка уеннарында өченче урынга чыга.

  • Фарих – СССР чемпионы, самбо буенча спорт остасы, тренер.
  • Нәфыйк – СССР һәм Европа чемпионы, самбо буенча халыкара класслы спорт остасы.
  • Рәфыйк – СССР чемпионы, СССР Кубогы көмеш призеры, халыкара турнирлар җиңүчесе, халыкара классы спорт остасы.
  • Рәшит – күп тапкыр СССР Кубогы һәм чемпионаты призеры, самбо буенча спорт остасы.
  • Нәкыйп – СССР чемпионы, СССР Кубогы җиңүчесе, Европа чемпионаты призеры, Дөнья чемпионы, самбо буенча халыкара класслы спорт остасы. СССР Кубогы ярымфиналында Россия президенты Владимир Путинны җиңгән. 1989 елда 29 яшендә автоһәлакәттә һәлак булган.

 

Фото: © бертуган Мадьяровлар

«Путиннан самбо көрәше президент ясады»

Фарих Мадьяров туганнары һәм СССРда самбога карата булган мөнәсәбәт турында сөйләде. «Путиннан самбо көрәше президент ясады», – диде көрәшче.

Фәрит абый Марий Элдагы пыяла заводына китте. Ул чакларда заводларда физкультура көчле иде. Фәрит абый баскетболны әйбәт уйный иде. Баскетбол буенча җыелма командаларда да уйнады әле. Спортзалга гел мине ияртеп бара иде. Казанга укырга кергәч, самбога йөри башлады, үзе артыннан безне дә ияртте. Аңа охшап, мин дә Татарстанны ота башладым. Без физик яктан әзерлекле идек, чөнки авылда көрәшеп үстек.

Энекәшләргә, СССР җыелма командасына эләккәч, 30 чакрым йөгерергә кирәк булган. Келәмдә әйбәт көрәшә, ә йөгерүдән көч-хәл белән килеп җиткән берсе. 30 чакрым йөгермәсә, командага алмыйлар иде.

1985 елда самбо буенча Советлар Союзы җыелма командасында 7 татар бар иде. Аларның 4есе – Татарстаннан. Димәк, татарлар җыелма командасы була бит. Хәзер Россия командасында бер татар да юк.

Фикрәт Табиевка (партия һәм дәүләт эшлеклесе, дипломат. – ИТ) Париж татарлары шалтыратып: «Сезнең татарлар килделәр дә бөтен дөньяны оттылар», – дигәннәр. Табиев, Мадьяровларга дип, «Батыр» спорт үзәген төзетте. Тик Мадьяровларны анда кертмиләр дә. Минем энекәшләрнең бер фотографиясе дә юк анда.

Энекәшегез Владимир Путин белән көрәшкән булган, диләр. Ул көрәшне хәтерлисезме?

Путин белән Нәкыйп көрәште. Путин аңа оттырды, ул 5нче урында калды, минем энекәш 1нче урынны алды. Путин шунда исендә калдырган аны. Чөнки откан кешеләр күп була, алары онытыла, ә оттырган кеше истә нык кала. 2001 елда Казанга килгәч, Шәймиевтән Мадьяровлар турында сораган, беребезгә оттырганын искә алган. 2013 елда Универсиадага килгәч тә, Путин туп-туры әйтте: «Татарлар, сезнең көрәшчеләрегез кайда?» – диде.

Путиннан самбо көрәш президент ясады. Самбист – ул максатчан, үз юлы белән бара торган кеше була. «Дөнья чемпионы булам» дигән максат куясың икән, бөтен нәрсәне ташларга кирәк була. Тиктән генә чемпион булмыйлар. Хәтта яраткан эшеңне дә ташларга туры килә. Самбистлар берсе дә югалмады. Бокс криминалга кереп китте. Боксерлар күбесе сакчы хезмәтенә күчтеләр.

«Авыл белән бергә спорт та, татарлык та бетте»

Самбо буенча Россия командасында бер татар юк, дисез. Татарлар арасында көрәшнең бетүе нәрсәгә бәйле икән?

Минем онык Рязань гвардия югары һава-десант команда училищесын кызыл дипломга тәмамлады. Хәзер махсус хәрби операция зонасында батальон белән командирлык итә. Бер яраланып кайтты да: «Бабай, безне әзерләдегез, укыттыгыз. Ник хәзер анда «пушечное мясо» җибәрәсез? Ни шулкадәр көчсез малайлар килә? Физкультура, спорт бөтенләй юк», – ди. Шул сүзләрдән соң төнен йоклый алмыйм.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Мин мәктәптә укытканда «помпушка»лар бөтен мәктәпкә 3әү генә иде. Хәзер һәр класста 6шар кеше. Матур фигуралы кызлар, малайлар юк. Бу – физкультура, спорт һәм дөрес туклану юк, дигән сүз. Укуын бөтенесе яхшы укый, бөтенесе фәннәр докторы.

Авылларда эшләтмибез хәзер. Әти-әниләр балаларны эшләмәскә дип өйрәтә. «Алар эшләргә тиеш түгел», – дип, туп-туры карап әйтәләр. Кирәк кенә түгел, мәҗбүри булырга тиеш ул. Эш – физик хезмәт, тренировка бит ул. Сабантуйга да йә 12, йә 24 килолы гер китереп куябыз, 32не күтәрә алмыйбыз. 32 килолы герне дә күтәрә алмый икән егет, көрәшкәндә кешене ничек күтәреп ата соң ул?

Без бөтенебез эшләп үстек. Казанга килгәч кенә самбо секциясенә йөри башладык. Самбо буенча тиз арада спорт остасын алдык. Кечкенәдән эшләп үсмәгән кешедән тиз генә спорт остасы ясап булмый. Һәр спорт төрендә дә, яшьтән эшләп үсми икән кеше, физик яктан әзерләнергә, мускулларны үстерергә 1-2е ел гына җитми, аңа 20шәр ел кирәк. Тренажеркага карап утырып, аның хәле дә бетә. Печән чаба икән – чиста физик әзерлек, аның бөтен мускулы эшли. Утын кисү, бәрәңге казу, чүпләү – көрәшкә бик кирәк әйберләр.

Петр I не бәләкәйдән солдатка бирәләр. Нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнгә, бер солдат аны ыштанын төшереп артына суга. Әтисе ярыктан гына карап тора да, дөрес эшлисең, ди. Патша малае дип тормый, әллә кемнәр булып эшли, өйрәнә, аннары Россияне үзе өйрәтә.

Авыл хуҗалыгында яшьләр турында оныттык. Авыл белән бергә спорт та, татарлык та бетте. Чечня белән Дагыстан калды, бөтен җыелма команда хәзер алардан. Бездә дә татар рухы бар иде, кем чыгарган соң аны? «Без татарлар – көрәшче халык», – дип, өстәл сугып әйтә идек, телевизордан да шулай сөйли идек. Хәзер «татар – ул көрәшче» дип әйтә алмыйбыз.

Татарча көрәшне оныттык, Сабан туен бозып бетердек. Хәзер Сабантуйга бармыйбыз да, чөнки машина кемгә буласы билгеләп куелган. Сабантуйга профессиональ көрәшчеләрне кертмәскә кирәк. Алар әле тегендә, әле монда барып, бөтен призны җыеп чыгалар. Сабан туенда авыл, район кешеләре көрәшергә тиеш, читтән килеп, акча җыеп йөрүчеләр түгел. Муса Җәлил турнирына керсеннәр, алсыннар, ә Сабантуйда район кешеләре генә көрәшсен. Шулай итсәк, көрәшне кире кайтара алабыз.

«Ирләр сугышырга тиеш»

Мин диңгез флотында хезмәт иттем. Аннары училищега кереп, атом су асты көймәсенә киттем. Без су астында булганда ниндидер сыеклык агып, безгә зыяны тиде. Ленинградка госпитальгә салдылар. Миндә тән рагы булды. Анда дәвалый алмадылар, авылга кайтып киттем. Кәҗә сөте, үләннәр, табигать дәвалады. 6 ай дигәндә, тән чип-чиста булды. Минем белән кайткан малайлар инде үлеп беттеләр.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Хәзер дөрес тукланмыйбыз да бит. Чәйне дә кибеттәгене генә эчәбез, табигыйларны эчүче юк. Кешенең сәламәтлеге тукланудан һәм хәрәкәттән тора.

Виталий Кузнецовның китабын укып карагыз. Ул – 7 кат дөнья чемпионы, Путин белән бергә җыелма командада булган кеше. Тумышы белән Минзәләдән ул. Әнисе аны 5 яшькә хәтле имезгән. Шуңа күрә таза, көчле булып үскән. Ул тотып алса, французын да, америкалыны да алып ора иде. Ул тимерче булып та эшләгән. Дөньядагы иң көчле самбист, аңа каршы килә алырдай кеше юк иде.

Ә хәзер 2 ай тулу белән күкрәктән аерыралар. Иң файдалы сөт – ана сөте, ул булмаса, кәҗә сөте. Сыер 16 төрле үлән ашый, кәҗә – 560 төрле. Кеше аннан да күбрәк файдалы ризык ашарга тиеш.

Флотта хезмәт иткәнсез, оныгыгыз да офицер. Хәзер дә армиягә һәр егет барырга тиеш, дип саныйсызмы?

Кеше үзенең бурычын һичшиксез үтәргә тиеш. Әти-әнине, үзенең киләчәген сакларга кирәк бит. Элек тә крестьянның 3 малае булса, 1сен һичшиксез солдатка алганнар.

Путин дөрес әйтте: армиягә качып бармый кала икән, дәүләт структурасына эшкә кертмәскә һәм бернинди үсеш бирмәскә. Үзе хезмәт итмәгән губернатор халыкка нәрсә бирә алсын? Андый илне шунда ук басып алалар. Безне җиңәргә теләүчеләр бик күп бит әле.

Ирләр сугышырга тиеш ул. Урамда сугыша, диләр, малай кеше сугышмый гына үсми инде ул. Элек бик шук, тәртип бозган офицерларны Кавказга җибәргәннәр дә, алар шунда сугышып кайтканнар.

Ирләр сугышырга тиеш?

Әйе. Хәзер әти-әни баласын самбога бирә дә: «Егыла күрмәсен», – ди. Ул бит көрәшкә килгән, анда кул да сынарга мөмкин. Спорт имгәнүсез генә булмый бит. Хатын-кызлар үзләре каратэ, дзюдо, самбо белән шөгыльләнәләр, ә балаларын бирмиләр. Эшләтмичә үстерәләр дә, армиягә китә, аңа акча җибәреп торалар, 1 елдан кире кайта. Берни өйрәнмичә кайта ул аннан.

Әти-әнисе ипотекага фатир алып бирә, ипотека түләп яшиләр. Малай өйләнә, тик бернәрсә эшли белми, аны хатыны куа да чыгара. Хатын-кызның муенына менеп утырдык без. Ир кеше хәзер өендә дә хуҗа түгел. Хатыннар күбрәк акча эшли. Ир кеше хатыныннан азрак акча эшли икән, нәрсәгә аңа өйләнеп торырга? Өйләнмәскә кирәк. Акчаны азрак эшли икән, ул өендә хуҗа була алмый.

Инде спортка да акчалы кешеләр килде. Шуңа күрә дә сәүдә үзәкләрендә һичшиксез спортзаллар булырга тиеш. Спорт залына балаларны бушка кертсеннәр. Минем энекәш хоккейга йөрде. Тик әти-әниләренең акчасы җитмәгәнгә, ташлады. Кәшәкә генә 15 мең тора. Спорт коммерциягә күчте шул. Спортны берничек тә коммерция итәсе түгел иде. Чит илгә карап шулай эшләдек. Советлар Союзында спорт һәм физкультура бушлай иде. Һәм спортта бөтен дөньяны отып яши идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100