news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алты баласы ятим калды». Башкортстанда эшмәкәр ир-ат хатынын үтерү сәбәбен хәтерләми

https://intertat.tatar/news/alty-balasy-yatim-kaldy-baskortstanda-esmakar-ir-at-xatynyn-uteru-sababen-xaterlami-5856543

news_top

Башкортстанның Белорет районында яшәүче 36 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Ул «алдан уйлап сәламәтлеккә җитди зыян китерү, саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2022 елның 17 июнендә бергә яши торган ир белән хатын исерек була, алар талаша башлый. Низаг көнчелек аркасында килеп чыга. Шул чакта ир хатынның төрле урыннарына тибә, хатын имгәнә һәм урында ук үлә.

«Хөкем ителүче ир-ат гаебен таныды. Тикшерү барышында ул җинаятьнең барлык нечкәлекләрен һәм сәбәбен хәтерләмәвен әйтте. Суд аны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте», – дигәннәр ведомствода.

«Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатынның өч ирдән икешәр баласы була. Соңгы ире аны алдагы ирләренең берсенә көнли. Хатын беркайда эшләми, өйдә балалары белән утыра. Алар шәхси йортта яшәгән. Ир-ат дегет җитештерү белән шөгыльләнгән, үз бизнесы булган, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар