Алсуның кызы Микела, Юлия Началова җырын җырлап, "Голос" финалына чыкты
Алсуның кызы Микела, Юлия Началова җырын җырлап, "Голос" финалына чыкты
Кичә "Голос" проектында өстәмә тур булды. Узган атнада Светлана Лобода төшереп калдырган Микела Абрамова - җырчы Алсуның кызы бу тапшыруда катнашты.
Ул Юлия Началованың "Герой не моего романа" җырын башкарды. Тамашачыларның 43 проценты Микела өчен тавыш бирде һәм ул финалга узды.