Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Светлана Лобода Алсуның кызын "Голос" проектыннан төшереп калдырды

Светлана Лобода Алсуның кызын "Голос" проектыннан төшереп калдырды

news_top_970_100
Светлана Лобода Алсуның кызын "Голос" проектыннан төшереп калдырды
Алсуның кызы 10 яшьлек Микела Абрамова "Голос. Дети-6" проектында катнашты. Ул Светлана Лобода командасында иде. Узган җомгада булган тапшыруда Микела проекттан төшеп калды. Лобода аны киләсе турга уздырмады. Тамашаны карарга Алсу үзе дә килгән иде. Лобода карарын әйткәч, Алсуның күзләрендә яшьләр күренде.

Микелла Абрамова, Мария Тюрютикова, Мария Джалагония "Take Me to Church" ("Возьми меня в церковь") җырын башкардылар. Лобода башта Микеланы сайлап алды. Аннары биш кеше арасында "песня на вылет" этабында Микела төшеп калды. Ул Лобода карарын бик тыныч кабул итте. Әнисе Алсу гына күңелсезләнде. 
 

Микела өстәмә турда тагын үз көчен сынап караячак. Ул турда тамашачылар тавыш бирә.

Алсу үзенең хисләре турында инстаграмга язган иде. Ул кызы өчен үзе "2000 елда Евровидениега баргандагы кебек" борчылуын әйтте. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100