Чаллы театры артисты Алсу Хәбетдинова: «40ка якын температура белән уйнаган чаклар була»
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артисты Алсу Хәбетдиновага бу көннәрдә 50 яшь, ә иҗат юлын башлап җибәрүенә 30 ел тулды. Талантлы, җор телле, шат күңелле әлеге артист белән «Интертат» якыннан таныштыра.
«Образыңны аңлап бетерү – куе урманны үтеп, аланга килеп чыгу белән бер»
Алсу апа, Казан гастрольләреннән нинди хисләр белән кайтып төштегез?
Безнең Казан гастрольләрендә күптән булганыбыз юк иде. 3 көн Казан тамашачысы алдында сынау тотып, Камал театры сәхнәсендә спектакльләребезне күрсәтеп кайттык.
Театр өчен гастрольләргә йөрү, һичшиксез, бик кирәк. Икенче атмосферага кереп чумдык, башка артистлар белән аралаштык, аларның бәясен алдык.
Аннан безнең Чаллы театры сәхнәсе бертөрле булса, Камал сәхнәсе бөтенләй икенче төрле бит ул. Төрле мәйданчыкларда эшләү, «һава алыштырып» тору – артист кеше өчен бары тик файдага гына.
Казанның тамашачысы да аерылып тора. Безнең мондагы тамашачы инде үзебезнеке – якын, күңелгә кадерле, рәхәт тамашачы. Ә андагы тамашачы ничектер зәвыклырак, таләпчәнрәк кебек.
Казан тамашачысы «Болан» (А.Гыйләҗев) спектаклен ничек кабул итте?
«Болан» – бик үзенчәлекле спектакль. Казанда аңа билетлар тиз арада сатылып бетте. Чөнки бу, беренчедән, Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакль. Икенчедән, халыкны әлеге әсәрнең яңача яңгырашы кызыксындырды. Ничек булыр икән, дип килделәр.
Күп сораулар уятты бу спектакль. Спектакльдән соң икенче көнне бер танышым: «Без 3 кеше карадык, әмма спектакльдән соң ләм-мим фикер алышмадык. Уйлар соңрак килде. Өйгә кайткач, бер-беребезгә шалтыратышып, сөйләшеп утырдык», – диде. Икечесе исә, төн йокламый, шушы спектакль турында уйланып чыккан.
Безнең халык «чәйнәп, әвәләп каптыра» торган спектакльләргә ияләшкән. Әлбәттә, хәзерге спектакльләр күп сораулар калдыра. «Бу болай икән бит», – дип карады да, чыгып китү белән эчтәлеген онытты түгел. Шактый фәлсәфи бу спектакльне кабул итмәүчеләр дә юк түгел. Алар булырга тиеш тә. Күктәге кояшны да бит кайбер кеше: «Әй, нинди рәхәт кояш, җылыта», – ди. Икенчеләре аннан кача, «эссе бүген» дип, битен яшерә. Монда да шуның кебек.
Газизә роле турында сөйләшик әле.
Роль бирелү белән син уйлый башлыйсың: кем бу кеше, ни өчен ул мондый? Автор әлеге образ белән нәрсә әйтергә тели? Спектакльне эшли башлаганда, мин үземне куе урманга кереп киткән кебек хис итәм. Кереп китәсең дә, кайсы якка барырга да белмичә, аптырап каласың. Кабатлый башлагач, шушы куе урманда бер сукмак күренеп китә, кабат шул сукмакка әкрен генә кояш төшә башлый, ул яктыра бара. Образыңны аңлап бетерү – ул шул куе урманны үтеп, аланга килеп чыгу белән бер.
Газизә кем соң? Минемчә ул Аллаһы Тәгалә биргән язмышын кабул иткән, бүгенге тормышына ризалашкан образ. Иренең һәр сүзенә «ярар» дип торучы, түземле авыл хатын-кызы. Баласын өзелеп сагынса да, үзенең теләкләрен, күп әйберне эченә яшерә, ачылып бетми. Иң беренче чиратта башкаларга авыр булмасын, йорттан сүз чыкмасын, дип яши торган хатын-кыз.
Газизә кызганычмы сезгә?
Газизә – кызганыч образ түгел. Чөнки ул – көчле рухлы, эчтән нык хатын-кыз. Көчсез булса, ул Мәсрүрә, ягъни көндәше белән өйдәш булып яши дә алмас иде. Ул вакытлар өчен бу – бик көтелмәгән борылыш булган бит. Газизә минем өчен эчке ныклыгы белән бөек.
«Мин үземне саклыйм, яклыйм, әмма эгоист түгелмен»
Ә сез үзегез тормышта нинди, Алсу апа? Тормышта да шулай, Газизә кебек, бөтен дөньясын көйләп, ир, балалар дип чабучымы? Әллә үз кадерегезне белә торган хатын-кызларданмы?
Бүгенге тормышта гел бер юл белән генә барып булмый, төрлечә булырга туры килә. Беренче чиратта гаилә, балалар, ир, туганнарым дип җанатсам да, мин үз-үземне дә бик ярата торган кеше. Мин үземне саклыйм, яклыйм, әмма эгоист түгелмен.
Хатын-кызга үз кадерен белергә ничек өйрәнергә? Аеруча бүгенге һәр минут санаулы заманда.
Хатын-кыз ул хәйләкәррәк булырга тиеш. Ир белән мөнәсәбәтләрдә, мәсәлән, тавыш күтәрмичә, юмалап, кайвакыт бер караш белән дә теләгеңә ирешергә була. Янәшәңдә аңлый торган кеше булса инде, әлбәттә. Аллаһка шөкер, без менә тормыш иптәшем Рәис белән шундый рәхәт итеп яшибез. Кеше кебек талашканыбыз да юк (көлә). Үпкәләшкән очракта да, күз карашы белән генә аңлашабыз да, тиз арада узып китә. Өйдә шундый атмосфера булгач, балаларга да рәхәт. Алар шуны күреп, үзләре дә тормыш итәргә өйрәнеп үсәләр бит.
Рәис абыйга актрисаның тормыш иптәше булу җиңел түгелдер.
«Ирең белән бергә эшләмәгәч читендер сиңа», – дигән сүзләрне еш ишетәм мин. Юк, бик рәхәт (көлә). Ярый әле без бергә эшләмибез, дим. Рәис – һөнәре буенча машина йөртүче. Әмма ул сәнгатьне аңлый. Бер генә яңа спектакльне дә карамый калганы юк. Әле, кайткач, һәр образны «сүтеп җыя», спектакльдә җиткерелгән фикерләрне анализлап утыра. Татар җырларын да бик игътибар белән, сүзләренә, көенә игътибар итеп тыңлый ул. Соңгы вакытта компанияләрдә йөргәндә дә «түгәрәк-түгәрәк» сүзләр, афоризмнар белән котлаулар әйтә башлады. Бик гаҗәпләндерә әле ул мине. Дуслар да: «Рәис артист булды, сине уздыра хәзер», – дип көләләр.
Танышканда, мин аңа артист икәнемне әйтмичә, берара: «Татар теле укытучысы мин», – дип алдап та йөрдем әле. Соңрак барысын да белде. Ирем минем сайлаган һөнәремне хөрмәт итә. Ә көнләшү дигән әйбер, гомумән, юк безнең арада. Ничә еллар яшәп, бере-беребезгә ияләшеп беткәнбез инде.
Рәис белән 2 бала тәрбиялибез. Кызыбыз Динара Мәскәүдә Плеханов исемендәге икътисад институтында графика дизайнеры белгечлеге буенча белем ала. Улыбыз Ильяс 8нче сыйныфта укый, киләчәген кайсы юнәлеш белән бәйләр, әлегә сайлап бетермәде әле.
Рәис абый белән кайда таныштыгыз?
2000 елны 7 егетсез кыз һәм 7 кызсыз егет бергә җыелып, Яңа ел каршыладык. Рәис белән шунда танышып, очраша башладык. Ярты ел йөргәч өйләнештек. Шуңа күрә 31 декабрь безнең гаиләдә икеләтә бәйрәм – танышу-кавышу көнебез һәм Яңа ел.
Ирегездән тәнкыйть тә эләгәдер.
Мин нәрсәдер язсам да, яңа образ иҗат итсәм дә, иң беренче аның сүзенә колак салам. Чөнки ул мине җайлап-көйләп тормый, ничек бар – шулай әйтә. Мин исә аның фикере белән килешеп, төзәтеп куярга да, кирелегем белән үземчә калдырырга да мөмкинмен.
Эш – эш белән, гаилә – гаилә белән дип, чикләрне билгели беләсезме?
Юк, без сәнгать кешеләре өчен чикләр юктыр. Шәхси тормыш белән иҗат тормышы бергә үрелеп бара. Артист кеше «эшне өйгә алып кайтмыйм» дип яши алмый бит ул. Кайвакыт үзеңне сәхнәдә итеп хис итәсең дә, өйдә икәнлегең дә онытылып китә.
«Сигезле бию» (Р. Сабыр) спектакленә әзерләнеп йөргән мәлләр, көне-төне сүз ятлыйм. Рәис эштән кайтып ашарга утырды, мин аш бүлә башладым. Үзем исә: «Әгәр дә тормыш сине кыерсытса, мине исеңә төшер, яме. Мин сиңа ярдәмгә килермен. Мин гел синең янәшәңдә булырмын», – дип кабатлыйм икән. Ул мизгелдә мин аш бүлгәнемне дә, Рәиснең кырыемда утырганын да оныттым. Ирем миңа карап-карап тотты да, җитди итеп: «Син миннән китәргә җыенасыңмыни?» – ди. Уянып киткәндәй булдым (көлә).
Аннан, иң беренче спектальләребезнең берсе булган «Һинд кызы» дигән спектакльдә мин Кәбирә образында уйнадым. Репетицияләрдән Энтузиастлар бульвары буйлап өйгә кайтканда, һинд биюен кабатлап кайтам икән. Артымнан килгән бер ир-ат минем күзәтеп барган да: «Шәп, шәп», – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Сезне рольдән «чыгарга» өйрәтәләрме? Өйгә кайткач елап ятмыйсызмы?
Сәхнәдәге халәт өйгә үк ияреп кайтмый, анысы, әмма шундый очраклар була, спектакль беткәч тә, образың синең белән яши бирә. Мәсәлән, минем «Ул бит кичә иде» (А. Әхмәтгалиева) спектаклен уйнап бетереп, гримеркага кергәч тә, гәүдәм калтыранудан туктамый. Бу – дөрес әйбер түгел. Мин ул образны сәхнәдә калдырып, сәхнә артында инде Алсу Хәбетдиновага әверелергә тиешмен.
Безнең эштә кызыклы әйберләр бик күп инде ул. Спектакль уйнарга температура, томау белән, ютәлләп килгән вакытлар була. Күздән яшь ага. Чынлап торып чирлисең инде менә. Уйныйсы образыңның күлмәген киеп сәхнәгә чыгуга, температураң төшә. Кабат ул температураң кире күтәрелергә дә, спектакльдән соң өеңә тулысынча сәламәт кеше булып кайтып китәргә дә мөмкинсең.
Артистларның спектакльләрне бик югары кан басымы белән уйнап чыккан вакытлары да булды. «Ашыгыч ярдәм» табиблары: «Ничек уйныйсыз сез бу халәттә?» – дип аптырыйлар иде. 40ка якын температура белән уйнаган чаклар да була. Спектакльне өзеп булмый бит, Ходай Тәгалә үзе ярдәм итә.
Бер әңгәмәгездә «әле ярты потенциалым да ачылмады» дип сөйләгән булгансыз.
Потенциал ачылып бетсә, дөрес булмас ул. Камиллеккә чикләр юк, диләр бит. Кеше барыбер гел нәрсәдер көтеп яши. Тагын да әйбәтрәк роль аласы, тагын да камилләшәсе килә. Минем театрдан тыш та шөгыльләрем күп. Төрле бәйрәмнәргә cценарийлар әзерлим. Клиплар өчен сценарий язу тәҗрибәм дә бар.
Син бәяләп бетермәгән рольне дә халык бик җылы кабул итәргә мөмкин»
Бер актриса «мине көнкүреш спектакльләрендә уйнау түбәнсетә» дигәнрәк фикер әйткән иде. Сезнең андый түбәнсетә торган рольләрегез булдымы? Уйнадыгызмы аларны, баш тарттыгызмы?
Минем дә андый ролем булды, тик мин биредә ул спектакльнең исемен әйтергә теләмәс идем. Тик шунысы бар: синеке булмаган, син бәяләп бетермәгән рольне дә халык бик җылы кабул итәргә мөмкин.
Ә болай, бирелгән ролемнән беркайчан да баш тартканым булмады. Кайвакыт ул кечкенә генә роль булырга да мөмкин. Ә син аны шундый итеп уйнап бирәсең! Барысы да актерның үзеннән тора. Мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» спектаклендә мин әби ролендә уйныйм. Ул роль пьесада да юк, ул образның сүзләре дә юк. Бөтенләй массовкада гына чыгарга тиешле кеше мин анда. Ләкин шул әби образы анда спектакльгә бер «изюминка» бирә.
Эшли башлагач, артист һөнәренең акчасыз һөнәр икәнен аңлау «күктән җиргә» төшермәде?
Казанда театр училищесында безне Шамил абый Бариев һәм Ренат абый Әюповлар укытты. Шамил абыйга без курсыбыз белән рәхмәтле. Чөнки ул безгә баштан ук театр тормышын төрле яклап аңлата иде. Эшкә акчасы аз булачагын да, интригалар күп булуын да, андагы атмосфераны да алдан ук белеп килдек. Шамил абый безне артист булып уйнарга гына түгел, театр тормышы белән яшәргә дә әзерләде.
Шушы көннәрдә безнең театрга килгәнебезгә 30 ел булды. Менә шушы еллар эчендә башыма бер генә минутка да «акчалырак эшкә китсәм...» яки «үз эшемне ачсам...» дигән уй килмәде. Иҗат юлымны Чаллы театрында башладым һәм бер 80 яшькә кадәр уйнарга планлаштырып йөрим әле (көлә).
Иң яраткан ролегез нинди?
Мин балалар белән эшләргә бик яратам. Алар сине ничек бар – шулай кабул итеп, ихлас карап утыралар. Матур бер төш кебек булып истә калган «Чичиетта + Мияүбәк» (Ф. Галиев) дигән спектакль уйнаганыбыз. Ул вакытта әле театрның иске бинасында эшлибез – балалар сәхнәгә яп-якын. Ул балаларның йөзләре менә, фотога төшереп алган кебек, әле дә күз алдымда. Аларның спектакльгә кереп китеп, мөкиббән китеп карап утырулары…
Хәзер инде балалар спектакльләрендә уйнау бик сирәк эләгә. Аннан бүгенге балалар да икенче инде. Аларны хәзер берни белән дә шаккатырып булмый. Татарчалары авыррак булганнары кайбер фикерләрне аңлап та бетермәскә мөмкин.
Алсу апа, Чаллыда татар театрына түрдән урын бирелмәде. Яңа шәһәрдән ЗЯБтагы бинага күченүнең тискәре яклары күп булдымы?
Дөресен әйтик, монда күченәсе булгач, башта без куркып калган идек. Тамашачы бер ияләшкән урыннан башка урынга килерме икән, дип борчылдык. Аннан халык барыбер күбрәк яңа шәһәрдә яши бит. Юкка алай уйлаганбыз икән. Театрның кайда урнаашуында түгел икән мәгънә. Репертуар яхшы булса, актерлар яхшы уйнаса, үзенә җәлеп итсә, халык кайда да килә. Хәзер һәр кешедә – машина, каядыр бару бөтенләй проблема түгел.
Сәхнәдәге иң рәхәт мизгелләр – нинди мизгелләр ул?
Иң татлы мизгел – ай ярым спектакль әзерләп, шуның премьерасыннан соң, тулы залдагы халыкның алкышлавы. Ул хисне аңлатып кына бетереп булмый. Әгәр дә ул премьерада тамашачы булып кына утырсаң, сәхнәдәшләрең өчен сөенсәң дә, «эх, мин дә монда булсам иде» дигән уй «чеметеп» ала.
Сәхнәдә тагын бер татлы момент бар әле. Кайсы вакытта шулхәтле итеп көләсе килә башлый. Көлеп җибәрү өчен әллә ниләр бирер идең, ләкин сиңа берничек тә көләргә ярамый. Ә кабат, сәхнә артына кергәч, шул көлүнең рәхәтлеге…. Челләдә тамагың кипкәч, йотлыгып, бер бокал салкын су эчеп җибәргән кебек була.
Эштә гаделсезлекләр күреп, имәнеп киткән чаклар да буламы?
Гаделсезлекләр алар театрда гына түгел, бөтен өлкәдә дә – мәктәптә дә, заводта да бар. Кайберләрен эчкә йотасың, дәшми каласың, кайберләрен кичерәсең. Урыны белән үз сүзеңне дә әйтеп куясың. Тик мин күбрәк эчкә җыям.
«Күрерсез, менә дигән итеп укып чыгачак!»
Театр актрисасы булу – сезнең кечкенәдән хыялланган һөнәрегез дип аңлыйм, Алсу апа.
Балачакта без кызлар барыбыз да – актриса, малайлар исә космонавт булырга хыялландык. Тик ул вакытта безнең авылдан укырга китүчеләр бик аз иде. Кукмара районының кечкенә генә Березняк дигән авылында туып-үстек без. Казаннан шактый ерак авыл, ул вакытта әле машиналар да аз.
Артист булу – ул минем өчен ниндидер буй җитмәслек әйбер булып тоелса да, үземдә кыюлык табып, Казан театр училищесына барырга җөрьәт иттем. «Татарстан яшьләре» газетасында театр училищесының студентлар җыюы турындагы игъланны күрдем. Яшерен генә хыялланып йөргәннән соң, газетаны татар теле укытучыбызга күрсәттем. Ул вакытта авыл клубы сәхнәсеннән төшеп тә торганым юк – шигырен дә сөйлим, җырлавын да булдырам, сценариен да язам. «Синдә талант бар, Алсу. Синнән дә булмаса, кемнән була. Артист ул – табигать белән берлектә үскән, чын авыл баласы булырга тиеш», – дип, үзенең биек үкчәле туфлиләрен, күлмәкләрен кидертеп, мине Казанга театр училищесына алып китте Нурзидә апа. Сәхнә теле буенча остазыбыз Рәүф Нуриев энәдән үткәргән кебек миңа күз йөртеп чыкты да: «Булыр дисезме?» – дип бер генә сорау бирде. Нурзидә апа инде: «Алсудан да булмыйча! Булмый торган булса, мин аны алып килеп тә тормас идем. Менә дигән итеп укып чыга, без әле аның белән горруланачакбыз», – дип яңгыратып җавап кайтарды.
Шулай итеп, Нурзидә апа этәргече белән, театр училищесы студенты булып куйдым.
Әти-әниләрегез дә «бернинди артист булу юк сиңа» димәгәннәр.
Минем әти белән әни – икесе дә гади кешеләр. Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде, әти – авылдагы бер дигән балта остасы. Әти – бик җор телле, шаян кеше, кирәк вакытта җырын да, такмагын да әйтеп куя. Ә әни җырларга ярата, тик үзе бик тыйнак, сабыр холыклы кеше иде. Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде…
Элек авылда халык бик аралашып яшәде бит ул. Ул өмә ясап мал чалулар дисеңме, каз өмәләре, колхозчылар көннәрендә җыйналулармы. Менә шулай кеше җыелган вакытларда мин, мендәр өстенә яба торган челтәрләрне күлмәк итеп урап, концерт күрсәтә идем. Әниләр минем холкымны, сәләтемне белеп тордылар бит, шуңа да каршы килүче булмады. «Кызым, минем бар белгәнем – абзар, мунча, өй арасы булды. Җырлыйсы килсә дә, күңелемдә генә калды. Укыйсың килә икән, бар», – диде әни.
Мин укырга кереп кайткач, авыл халкы гөр килде инде. «Нигә артистлыкка бирдең, гастрольләрдә йөреп, кияүгә дә чыга алмас», – дигәннәр әнигә. Әни исә: «Үз тормышы, үзенчә яшәсен», – дигән.
Әти-әниемне, туган якларымны бик сагынып яшим. Җәйге ялларымда авылга кайтам. Кечкенә вакытымдагы кебек, урманнарда, болын-кырларда вакыт уздырырга яратам.
«Мин бит әле Икеара басуына бармаган, әле мин Атау тавында булмаган», – дип, балачак хатирәләремне саклаган бөтен урыннарны йөреп чыгам мин.
Чәчәкләр үстерергә яратам. Минем бакчамда 2-3 генә түтәл, калган урыннарда – чәчәк клумбалары. Подъезд төбендәге участогымны җәйләрен шау чәчәккә күмәм. Кешеләрнең, тукталып, шул чәчәкләргә соклануы миңа энергия, күңелемә рәхәтлек бирә.
Сезгә бүгенге вазгыять тәэсир итәме?
Нәрсәдер килеп чыккач, минем бер кат паника булып ала. Аннары барысын да анализлап, үз-үземне тынычландыра башлыйм. Борчылулар бар, әлбәттә. Ләкин безнең барыбызга да бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Алдагысын беркем дә белми. Соңрак әйтермен, соңрак эшләрмен, дип әйтмәгез. Бүген «яндырып» яшәргә кирәк. Минем тормыш девизым да шул: «яндырып», бер-беребезгә игътибарлы булып яшик.