Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Вәлиуллина улын укырга кертү өчен бурычка акча җыйган

Җырчы бурычларын ничек кайтарасын әле уйламаган.

news_top_970_100
Алсу Вәлиуллина улын укырга кертү өчен бурычка акча җыйган
Михаил Захаров

Казан шәһәр филармониясе артистлары Горки-Әмәт урманы паркында «Аулак өй BATTLЕ» дип аталган концерт куйды. Концерт алдыннан артистларның көнкүреше турында сөйләшеп алдык. Яңа уку елы башында ата-аналар балаларын укырга кертү, мәктәпкә җыю белән мәшгуль. Җырчы Алсу Вәлиуллина улын техникумга укырга керткән.

«Зур улым быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады, аны Информацион технология һәм элемтә техникумына укырга керттем. Конкурс бик зур иде быел, бюджет урыннарга үтә алмадык. Баланың укуын түләү өчен бурычка акча җыйдым. Елына җитмеш мең түләргә кирәк. Бурычларымны ничек түлисен әле уйламадым. Иң мөһиме — бала урнашты», — дип сөйләде артист.

Алсу Вәлиуллина берүзе ике бала үстерүен дә әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100