Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Сөнгатуллина махсус операциядәге улы турында: «Күрмәгәннәрен күрәләр балакайларым»

news_top_970_100
Алсу Сөнгатуллина махсус операциядәге улы турында: «Күрмәгәннәрен күрәләр балакайларым»
Алсу Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан

Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат бүгенге көндә Украинадагы махсус операциядә катнаша. Алсу Сөнгатуллинаның улы һәм башка солдатларга посылкалар җибәреп йөргәнен сторисларында күргәч, үзенә шалтыратып, Айратның хәлләрен сораштык.

Улыбыз хәзер бик куркыныч урында… Элемтәгә сирәк чыга. Чыкканда да бик сагынып сөйләшә. 

Ай саен посылка җибәрергә тырышабыз. Чөнки кыр кухнясы аларга хәтле килеп җитми, азык-төлек белән азрак кыенлыклар бар. Яшел Үзән, Әтнә, Чүпрәле һәм Апас егетләре белән 5 кеше бер блиндажда яшиләр, ашарларына үзләре пешерәләр. Бу юлы посылка белән токмач, ярмалар җибәрдек. «Тәмле кара ипи ашыйсым килә», – дигәч,  кара ипи дә салдык. Окоп шәмнәре, гади шәмнәр, фонарь, батарейка кебек әйберләр бик кирәк инде аларга. Кыш көне җылы бияләйләр, носкилар җибәрә идек. Анда быел кыш бик салкын булды. Дымлылык та көчле, җил. «Хәзер азрак җылытты, җирләр кибә башлады», – дип сөенә инде. Моңа кадәр тездән пычрак ерып йөрделәр. Озын резин итекләр дә җибәреп тордык. Күрмәгәннәрен күрәләр инде балакайларым…

Элемтәгә чыга алырлык урынга кадәр аларга 40 минут барырга кирәк. Посылкаларны барып алуы да проблемалы, гел атышлар булып тора.

Бик сагына. Махсус операциягә киткәндә, Айратка 21 яшь кенә иде. 22 яшен шунда тутырды. «Сугышны күрергә язмасын сезгә, әни», – ди безгә, шалтыраткан саен. Андагы егетләребезнең барысы да җиңү һәм тынычлык көтә. Роталарындагы егетләр белән бер хәрби гаилә булып, бик дус яшиләр. Теләсә-кайсы минутта бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер алар.

Без дә ышаныч һәм якты киләчәккә өмет белән яшибез. Хәзер безгә төшенкелеккә бирелергә һич ярамый. Гомумән, махсус операция белән бәйле бөтен гаиләләр өчен дә кыйммәтләр, тормыш приоритетлары үзгәргәндер, дип уйлыйм мин. Тормыш, яшәү дигән сүзләр иң алдынгы планга килеп басты. Яшәү – бүген иң кадерлесе.

Улым качып йөрмәде, чакыру килү белән үк «барам» диде. Иң мөһиме – аларның алдагы матур тормышка ышанычлары югалмасын иде. Безнең, мондагыларның да төп максаты, миссиясе – якыннарыбызга ярдәм итү булырга тиеш. Егетләребез безнең янәшәдә икәнне тойсыннар. Алар үзләре генә беләләр нәрсәләр аша узганнарын. Дусларын югалталар, яраланучылар да бик күп, үлем белән күзгә-күз очрашалар.

Безнең балаларга гуманитар ярдәм җибәрүче барлык кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Авыл-районнар бу мәсьәләдә бик актив. Ул гуманитар йөкне илтүчеләргә аерым рәхмәтләребез. Посылкаларны Кукмара, Яшел Үзән егетләре аша да, Көек поселогындагы дини оешма аша да җибәрдек. Барысына да Аллаһның рәхмәтләре яусын, –дип сөйләде җырчы. 

Айрат 26 сентябрьдә мобилизацияләнгән. Казаннан 24 октябрьдә киткән.

Айратның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

Фото: © Алсу Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан

 

Фото: © Алсу Сөнгатуллинаның шәхси архивыннан 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100