Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Сөнгатуллинаның әтисе яман шештән вафат булган

«Фәридә-Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллинага быел сынауларны мулдан кичерергә туры килде.

news_top_970_100
Алсу Сөнгатуллинаның әтисе яман шештән вафат булган
Алсу әтисе Хөрмәтулла һәм әнисе Фатыйма белән

Кичә Алсуның әтисе, май аенда 72 яшен тутырган Хөрмәтулла абый вафат булган. «Интертат» сайты һәм Казан шәһәр филармониясе коллективы Алсуның, барлык якыннарының авыр кайгысын уртаклаша, мәрхүмнең урыны җәннәт түрләрендә булсын. 

«Әтиемнең сәламәтлеге гомер буе нык булды, беркайчан да җитди итеп авырмады, табибларга йөрмәде, дару үләннәре җыю белән мавыга иде, шулар белән дәваланды. Мәкерле онкология чире билгеләрен дә безгә әйтмичә яшереп йөргән, узар әле, үләннәр ярдәмендә сихәтләнермен дип яшәгән. Бу хакта ярты ел элек белдек, әйдә, барыйк дип ялына-ялына табибларга йөртә башладык. Ләкин соң иде инде, авыру тамырын ныклап җәйгән, соңгы арада хәле бик кискенләшкән иде. Сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк, җиңелчә карашта булырга ярамый. Еш тикшеренергә, замана чирләре белән вакытында һәм актив көрәшергә кирәк шул», — дип сөйләде җырчы «Интертат»ка.

Алсу Сөнгатуллинага быел улы белән бәйле авыр хәсрәтне дә кичерергә туры килде. Аның улы 175 гимназиядә булган атышта булып яраланган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100