Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы мәктәптәге атышта җәрәхәтләнгән

Бүген көндезге сәгать уннар тирәсендә Казанның Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәбендә атыш, шартлау тавышлары ишетелә башлый. Алсу Сөнгатуллинаның улы да шунда булган.

news_top_970_100
«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы мәктәптәге атышта җәрәхәтләнгән

«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы Ислам — 175 нче мәктәпнең 8А сыйныфы укучысы. Мәктәптәге атыш вакытында ул тән җәрәхәтләре алган, хәзерге вакытта хастаханәдә ята.

«Улым хәзер хастаханәдә. Мин республика балалар клиник хастаханәсендә булдым. Үзен күрдем, сөйләштем. Аллаһка шөкер, аңында. Сыйныфташы белән бер палатада яталар.

Дусты белән аларны соңгы парта артында утырулары гына коткарып калган. Җинаятьче кереп аткач та, алар икәү парта астына иелгәннәр. Шулай да аркасы яраланган, галәмәт кенә тирән. Уртача авырлыктагы җәрәхәт, ди табиблар. Пиджагы бөтенләй ертылып, тетелеп беткән.

Директор радиодан: «Барыгыз да сыйныф бүлмәләрендә бикләнегез», — дип кычкырган. Җинаятьче бикле ишекне тибеп, ватып кергәннәр. Улым сөйләве буенча, беренче парталарда утырган балаларга бик каты эләккән. Һәлак булучылар да бар», — дип сөйләде Алсу ханым.

Алсу Сөнгатуллина гаиләсе белән шушы мәктәп янында гына торалар икән.

«Башта мин бик каты тавыш ишеттем. Аның нәрсә икәнен аңламадым. Күп машиналарның сигналлары эшли башлады. Тәрәзәдән йөгергән кешеләр күрдем, шуннан соң ук ату тавышлары башланды. Иремә хәбәр иттем дә, ул мәктәпкә чапты. Аннан соң инде полиция, ОМОН да, ашыгыч ярдәм дә килде.

Балаларның кайберләре үзе чыккан, күбесе шунда калган. 8 нче сыйныфлар барысы да 3нче катта укыйлар иде. Күпләре тәрәзәдән дә сикергән.

Улым да үзе чыкты, шок хәлендә булган. Сыйныфташы белән икесен шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Хастаханәдә бик күп яралы балалар ята. Ата-аналар елый… Аллаһ сакласын инде», — ди Алсу.

Хәзерге вакытта җырчының улы тормышына куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100