Алсу Фазлыева «Кыр казлары» җырына яңа сулыш биргән.
«Ниһаять, 22 елдан соң, бу җырны кабат башкарырга булдым. Нидер өмет итеп түгел, ә нибары яшьлекне искә төшереп. Бу җыр – минем яшьлек, кемнәрнеңдер күз яшьләре, хыяллары… Кыскасы, ностальгия. Рәхәтләнеп тыңлагыз», – дип яза җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Әле ничек кенә хәтерлим», «Шундый назлы җыр», «Искиткеч матур җыр», «Хатирәләр. Бу җыр минем яшемдә», – дип комментарийлар калдырганнар.