Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева әтисен искә ала: «Бик үкенечле. Бер дә ял итмичә китте дә барды»

Җырчының әтисе вафат булганга бер ел булган.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева әтисен искә ала: «Бик үкенечле. Бер дә ял итмичә китте дә барды»
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Алсу Фазлыеваның әтисе үлгәнгә бер ел булган. Бу турыда ул Инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.

«Тормышымның әтисез бер елы үтеп китте. Шушы бер ел эчендә тормышыбызда зур үзгәрешләр булды. Өченчегә бәби көтүебез — иң зур яңалык. Менә шушы хәбәрләрне әти ишетсә, безнең өчен бик сөенер, уңышларыбыз белән горурланыр иде дип уйлыйм һәрчак.

«Пенсиягә чыгып, шуның рәхәтен күрми, бер генә дә ял итмичә китте дә барды». Бик үкенечле. Әни белән бергә дә була алмадылар: ул эштә, юлда, ә әни өйдә дөнья көтте. Безне — өч баланы кеше итәбез дип, гомер буе тырыштылар. Үлеменә 3 ай кала гына бит әле ул Чиләбе өлкәсенә кадәр КамАЗда үзе руль артында барган кеше! Яшь килеш, күпме энергиясе булган килеш китте дә барды. Ә безнең өчен ул чираттагы командировкасына кузгалган кебек. Кайтыр дип бер ел инде көтәбез…

Ул тиктормас, эш сөючән иде. Без дә бу елны гел эштә уздырдык. Эштә булуыбыз, «кайнап торуыбыз» өчен әти күкләрдән карап сөенәдер дип уйлыйм.

Тыныч йокла, әти! Сагынабыз, юксынабыз. «Мин — Фидаил кызы», — дип горурланып әйтә алуым өчен чиксез рәхмәт сиңа, Әтием!», — дип өзгәләнеп язган җырчы.

Азат Фазлыев та бабасы белән рәхәтләнеп сөйләшә дә алмыйча калуы турында язган.

«Бабай арабыздан киткәнгә бүген бер ел. Кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләшәсе иде. Кызганыч, андый мөмкинлек булмады. Эш кешесе иде бит ул, эштән, юлдан кайтып та кермәде. Без кайтабыз — ул китә, без китәбез — ул кайта. Гел шулай булды. Ул эшсез тора алмады. Үҗәт, кызу канлы иде.

Ә күңелдә калганы — хастаханәдә булганда ул: «Кияү, мин бит яшиячәкмен, барысы яхшы була бит?» - дип сорады. Мин шунда «әйе, әйе» дип соңгы секундына кадәр ышандырып тордым. Тик чир безгә караганда көчлерәк булып чыкты.

Бабай, урының оҗмахта икәненә иманыбыз камил. Яхшы кеше идең, бик юксынабыз!» — дип язган ул.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары «Аллаһ әниеңә, сезгә сабырлык бирсен. Әтиегезнең урыны оҗмахта булсын», дип теләгән.

Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100