news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева: «Әтине искә алмаган бер көнем дә юк»

2020 елның 9 мартында Алсу Фазлыеваның әтисе үлгән иде.

news_top
Алсу Фазлыева: «Әтине искә алмаган бер көнем дә юк»
Салават Камалетдинов

2020 елның 9 мартында Алсу Фазлыеваның әтисе үлгән иде.

Алсу үзенең Инстаграм челтәрендә әле һаман да әтисенең үлүенә ышана алмавын язган.

«Әтине искә алмаган бер көнем дә юк… Бик сагынабыз… Әле генә КамАЗында меңәр чакрымны йөреп кайткан Әтинең юклыгына ышанасы килми… Бик яшь киттең, Әти, эшләп йөргән җиреңнән юк булдың…

Бары тик эш белән генә онытылып торам. Куңелемдә сагыш урнашты, бетмәс сагыш… Ләкин син минем белән кебек, миңа ярдәм иткән кебек тоям. Рухың шат булсын, Әти. Бик сагынабыз».

Алсуның үзенә шалтыратып, аның белән сөйләштек.

«Бик авыр… Әле һаман да янымда кебек. Кече улым бабасының кайтмас җиргә киткәнен әле дә белми. Ул аны хастаханәдә дип уйлый. „Бабай терелсен дә кайтсын“, — ди. Юк шул, ул башка кайтмаячак…» — дип сөйләде җырчы.

Фазлыевлар авылга кайткан саен әтиләре янына зиратка кереп чыга. Алсу үзе шәхсән 1-2 атна элек әтисенең кабере янына кайткан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар