news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева икмәккә кайнатма ягып, өстенә тозлы балык куеп ашый

Җырчы тәмләп ашаган вакытында төшерелгән видео куйган.

news_top
Алсу Фазлыева икмәккә кайнатма ягып, өстенә тозлы балык куеп ашый
Рамил Гали

Алсу Фазлыеваны ире тәмле ризыклар белән сыйлау өчен ресторанга алып барган. Ә ул ипигә кайнатма ягып, өстенә тозлы балык куеп ашап утыра.

«Менә мондый тәмле ризык ашарга ярамый мәллә сиңа?» — ди Азат үз тәлинкәсен күрсәтеп.

«Азат, син аңламыйсың! Иң тәмлесе шушы!» — ди Алсу.

Җырчы инстадусларыннан: «Кызлар, ә сез йөкле чорда нинди гадәти булмаган ризыклар ашадыгыз?» - дип тә сораган.

Әллә җырчының иң кызыклы җавап өчен вәгъдә иткән бүләген алырга теләп, әллә чынлап, инстачылар да үз «тәмлүшкә»ләре турында язган.

«Юбилейный» печеньесына колбаса куеп ашадым», «Бензин иснәдем, бөтен камыр ризыгы белән кетчуп ашадым», «Яңа алган клеенка исен исни идем», «Мин яңа резин, кызыл эчле кәлүш исен ярата идем. Велосипед камерасын чәйнәгән дә булды, резина исен ярата идем», «Мин басылган балчык ашадым (мал йортын сылаганны кубарып)», Суганны уксуста тотып, шуның белән чәй эчә идем» һ.б. комментарийлар язып калдырган җырчының виртеаль дуслары.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның өченче балаларын көтүе, Алсу Фазлыева бәби көткәнен ире Азатка ничек хәбәр итүе турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар