Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева бәби көткәнен ире Азатка ничек хәбәр иткән?

«Үзем авырлы икәнемне шунда ук сиздем — организмда үзгәрешләр озак көттереп тормады», — ди Алсу.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева бәби көткәнен ире Азатка ничек хәбәр иткән?
Салават Камалетдинов

Алсу һәм Азат Фазлыевларның өченче бәбиләрен көтә. Алсу әлеге яңалыкны Азатка ничек хәбәр итүе турында инстаграм сәхифәсендә язган.

«Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә йөрим. Болай да уйлыйм, тегеләй дә… Шаккатырасы килә бит!

Ә үзем авырлы икәнемне шунда ук сиздем — организмда үзгәрешләр озак көттереп тормады. Азатка әйтмичә генә табибка бардым, ул УЗИ ясады һәм дарулар язып бирде. Өйгә кайттым. Азатны көтәм. «Эштән кайтышлый, даруханәгә кереп, шушы даруны ал әле», — дип йомыш йөкләдем аңа. Азат даруханәгә керә, ә анда… акылын югалта яза!» — дигән Алсу.

Дулкынландыргыч тарихның дәвамын Азат үзенең инстаграмына куйган.

«Беркөнне эштән кайтканда Алсу шалтырата: «Матурым, даруханәгә кереп, бер дару гына ал әле», — ди. Ярар, кердем. Даруханәчегә нинди дару кирәк икәнен әйттем. Ул миннән: «Йөклелекнең ничәнче атнасы?» — дип сорый. Мин шок хәлендә калдым! Даруның бөтен булган вариантларын алдым да, өйгә кайттым. Балалар янында сорамыйм дип, Алсуны аш бүлмәсенә алып кердем. «Бу даруны бит авырлылар гына эчә!» — дим. «Мин бит авырлы!» — ди Алсу шулчак.

Алга таба нәрсә булганны инде хәтерләмим…

Мин — бәхетле!» — дигән Азат Фазлыев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100