Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова Алсу Фазлыевага гомерлеккә исендә тотарлык киңәш биреп калдырган

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова Алсу Фазлыевага гомерлеккә исендә тотарлык киңәш биреп калдырган
"Татар-информ" архивы

Эльмира Сөләйманова Алсу Фазлыевага гомерлеккә исендә тотарлык файдалы киңәш биргән булган. Бу хакта Алсу Эльмира Сөләйманова истәлегенә Чаллыда оештырылган концертта сөйләде.

«Эльмираның бик күп яхшы сыйфатлары башкаларга үрнәк булырлык иде.Ә инде аның миңа аеруча ошый торган бер сыйфаты – ул беркайчан да гайбәт сөйләмәде.

Без «Барс-Медиа»га килеп, чыгышлар ясый башлагач (моннан 7-8 ел элек), беренче концертларымда ук ул миңа бер киңәшен бирде.

«Алсу, тормышта төрле хәлләр булыр, сәхнә артында гайбәтен дә ишетерсез. Үсәсең, башкалардан аерылып торасың килсә, беркайчан да гайбәт сөйләмә һәм башкаларга да кушылма», – дип әйткән иде», – дип, искә алды Алсу Эльмираны.

Бу урында кичәнең алып баручысы Динә Латыйпова шундый әдәпле, миһербанлы кыз үстергәне өчен Эльмира Сөләйманованың әнисе Фирдания ханымга рәхмәт сүзләре әйтте.

«Ә Эльмира нәрсәне яратты, нәрсәне күрә алмады? Нәрсәгә гарьләнде, нәрсәгә ачуы чыга иде?» – дип тә сорады ул Алсудан.

«Ул үзе ачык йөзле кешеләрне бик ярата иде. «Әй, карчык», – дип көләр иде. Минем аның Чаллыдагы фатирында кунакта булганым бар. Ул мине өстерәп диярлек чакырып алып кайтты, кунаклар итте. Шундый ачык йөзле иде. Беркайчан да борчуларын сиздермәде. Шулай да, соңгы арада күңеле боек икәне сизелә иде. Концертларда сирәгрәк чыгыш ясады. Бәлки, шуңа да бераз моңайгандыр дип аңлыйм», – диде Алсу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100