Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева бәби үстерә: «Бала караучыбыз юк»

Күптән түгел кыз тапкан Алсу Фазлыева инстаграмга Зифа турында пост куйган.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева бәби үстерә: «Бала караучыбыз юк»
https://www.instagram.com/alsufazlyeva/

Алсу Фазлыева өченче бәбиен, көтеп алынган кызын тапты. Бәхетле әни инстаграмга Зифа турында язган.

«Зәңгәр күзле, кара чәчле. Әлегә бөтен эше: ашый һәм йоклый. Төннәрен тыныч чыгабыз. Ашарга ике тапкыр уяна. Малайларымны имезә алмадым, ә хәзер мин бу эшне ләззәтләнеп башкарам.

Кемгә охшаган дип сорыйсыз. Төгәл генә әйтергә иртәрәктер. Азатка, диләр. Ә мин Аязга охшатам. Ә Аяз миңа охшаган. Кыскасы, безгә охшаган.

Бала караучыбыз юк, Зифаны үзем карыйм. Өйдә булуы, бала каравы минем өчен бик рәхәт. Чөнки бу мизгелне бик озак көттем», — дигән җырчы.

Җырчының инстадуслары арасында да быел ике малайдан соң кыз алып кайтучылар бик күп булган. Алар да сөенечләре белән уртаклаша, тәмле итеп кыз бала үстерүләре турында яза.

«Юкка гына бер бала - юк, ике бала — ярты бала, өч бала тулы бала дип әйтмәгәннәр. Баланың тәмен өченчесен тапкач кына аңладым мин», «Миңа да Аллаһы Тәгалә 42 яшемдә кыз бүләк итте. Безгә яшь ярым булды. Минем күз нурым бар. Җир шарындагы барлык балаларның исән-сау булуын телим», — дигәннәр.

Бер инстачы Алсуга кызының фотоларын күбрәк куярга кушкан. «Бәлки сезгә карап, Илсөя Бәдретдинова да кыз алып кайтыр», — дигән.

Икенчесе Алсу Фазлыеваның сәгать тагып бала тотып утыруына игътибар иткән. «Сәгатеңне салып ат инде, Алсу. Нигә кирәк ул? Баланы тотарга җайсыз бит, комачау гына итә», — дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100