Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фаракшинаның гаиләсенә кайгы килгән

news_top_970_100
Алсу Фаракшинаның гаиләсенә кайгы килгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар эстрадасы артисткасы Алсу Фаракшина туганнан туган абыйсы үлеп китүен хәбәр итте. Бу турыда ул социаль челтәрдә язды.

«Иртәгә җирлибез. Туганнан туган абыем үлде», – дип язып куйган социаль челтәрдә Алсу.

Сторисыннан аңлашылганча, Алсу Фаракшинаның гаиләсен җырчы Айгөл Шәйхетдинова, өчпочмаклар пешереп,

кунакка көткән. Соңгы мизгелдә Алсу килә алмавын, абыйсы үлүен язып җибәргән.

«Өчпочмакларым пешә, кунакларым гына килә алмады… Исән-сау булыйк. Күрешербез әле Иншә Аллаһ, исәннәр бер күрешә ул… Кайгыгызны уртаклашам, дускаем», – дип язган Айгөл Шәйхетдинова.

Исегезгә төшерәбез, Алсу Фаракшина шушы көннәрдә генә – 30 декабрьдә– күршесен җирләде. 23 яшьлек Илназ Сибгатуллинның гомере махсус хәрби операциядә өзелде. Аңа повестка мобилизация башлангач килгән булган. Илназ турында аның якыннары «Интертат»ка сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100