Алсу Әбелханова борыны белән горурлана
Грузин-әрмән-төрек-яһүд-мишәр борыны гаиләдә Алсу Әбелхановада гына икән.
«Үз борыным белән ничек горурлануымны кабатлап торырга кирәкмидер. Грузин-әрмән-төрек-яһүд -мишәрләр, хәер, чиста Болгар татары. Андый борын безнең гаиләдә миндә генә. Миңа кемнән эләгүе билгеле түгел. Калганы белән әтигә бик ошаганмын», — дип яза Алсу Әбелханова үзенең Инстаграмында.
«Чын мишәр борыны», «аристократлар борыны», дип язган инстачылар. Израильдәге яһүдләр Алсу Әбелхановага иврит телендә мөрәҗәгать иткән, аны үз кешесе дип кабул иткәннәр.