Алсу Абульханова: «Иремнең беркайчан да «тазардың» дигәне юк»
Җырчы Алсу Абульхановага (артист һәрвакыт фамилиясен шулай язуыбызны үтенә) хәлләрен белешеп алу нияте белән шалтыраткан идем. Кыска гына вакыт эчендә матурлык серләре, иҗат һәм шәхси тормышындагы яңалыклары турында сөйләшеп алдык, җәхәт әңгәмә килеп чыкты.
Алсу, социаль челтәрләрдә «яңадан спортка кайттым» дип язгансыз. Спорт белән күптән шөгыльләнәсезме?
Спорт белән инде 24–25 ел дәвамында шөгыльләнәм. Табиб киңәше буенча бер ел туктап торган идем. Күнегүләр ясарга ярамагач, урамга чыгып, өй янында йөгердем. Әмма организмга бу гына җитми, әлбәттә. Спорттан читләшеп тору сәбәпле, бераз авырлыгым да артып китте. Тәндә аз гына үзгәрешләр булса да, миңа кыен. Хәзер спортка кире кайттым, шулай ук үзем өчен яңа, соңгы вакытта модада булган юнәлеш ачтым – бокска йөри башладым.
Улларымны алып кайткач та, спорттан аерылганым булмады. Балаларга 3 ай булуга ук, спортзалга чаба идем. Хәзер дә спортзалга бармасам, тәнемдә авырлык тоям. Шөгыльләнеп, арып кайткач исә энергия килә, тән торышы яхшыра. Ничектер тулыланып китәм, үземдә җиңеллек сизәм. Спорт миңа үземне әйбәт хис итәргә булыша.
Тренер белән шөгыльләнәсезме?
Спорт белән шөгыльләнә генә башлаган чорда барлык күнегүләрне дә тренер өйрәтте. Бөтен кагыйдәләрен дә ятлап бетергәч, әкрен генә үзем шөгыльләнә башладым.
Шунысын да әйтергә кирәк: элек спортзалга бер-ике бару белән формага кайта идем. Бер ел узгач, нәтиҗәгә алай тиз ирешеп булмый икән. Хәзер күбрәк эшләргә туры килә. Боксны өстәвем шуның белән бәйле. Бокста бик актив күнегүләр, тайминг, кардио. Анда сиңа туктап торырга, ял итәргә бирмиләр. Бокстан да кәефем күтәрелеп кайта, бик ошый.
Бокста бөтен стресс, начар энергия чыгып бетәдер.
Мин үзем дә ниндидер тискәре уйлар, кемгәдер булган үпкәләрем китәр, дип уйлаган идем. Андый нәрсә юк. Эчемә тискәре энергия җыймыйм икән дип сөендем. Шөгыльләнгәндә бернәрсә турында да уйламыйм, күнегүләрдән ләззәт алам. Бик арып, көчкә кайтып җитәм, ә эчемдә рухи күтәренкелек була.
5 кило артык авырлыгым бар дигәнсез. Гардероблар алыштырырга туры килмәгәндер инде?
4-5 кило артык күренми инде ул, әлбәттә. «Син тазармагансың, әйтмәсәң, белмәгән дә булыр идек», – ди коллегалар. Әмма мин моны үзем тоям бит. Яраткан киемнәрем кысып тора башлады. Минем өчен бу зур сигнал. Гардероб алыштырмас өчен, спортка кире кайтырга булдым.
Хатын-кыз иң беренче чиратта үзенә ошарга тиеш, әйеме?
Әлбәттә. Мине ирем интектерми, беркайчан да «тазардың» дигәне юк. Минем үзем өчен матур буласым килә. Көзгегә карап үзеңнән канәгать булмау – бик начар әйбер. Шулай ук гел сәхнәдә булу да артист кеше өчен зур стимул. Сәхнә 100 процент матурлыкны һәм яшьлекне ярата. Яше барган саен җырчы үзен икеләтә матур тотарга тырышырга, тамашачыга үрнәк булырга тиеш.
Шушы көннәрдә «Шәрыкь базары» февтивалендә булырга туры килде. Сәхнәгә Казахстанның халык артисты Роза Рымбаева чыкты. Ялгышмасам, ул быел 70 яшен тутыра. Менә карарга рәхәт инде үзенә. Нечкә генә билле, кечкенә буйлы. Минем артык авырлыгы булган кешеләр турында бер начар сүз дә әйтәсем килми. Без барыбыз да төрле, кайберәүләр теләп тә ябыга алмый, икенчеләренең тән төзелеше шундый була. Ләкин син артист икәнсең, матур булу һәм кешеләргә матурлык күрсәтү өчен көчеңнән килгәнне эшләргә кирәк.
Роза Рымбаеваны мин шәхсән үзем өчен үрнәк итеп алдым. Сәхнәдә очып йөргән сыман җиңел йөри, кул хәрәкәтләре бик матур. Гомумән, эстетик яктан матур хатын-кыз. Шулай ук мин Роза Рымбаеваның бик тырыш һәм беркайчан да хәрәкәттән туктамыйча, үз өстендә эшләүче артист икәнен дә яхшы беләм. Ул репертуарын даими баета, әңгәмәләрдән баш тартмый, яңа җырлар яздыра.
«Операция» дигән сүздән бик куркам»
Хәзер матурлыкны саклауның төрле ысуллары бар. Матурлык уколлары, пластик операцияләр...
Мин «операция» дигән сүздән бик куркам. Беркемне дә тәнкыйтьләмим, ләкин хәзерге вакытта үземнең йөземне саклап калу өчен бөтен көчемне куям. Артык кабарган иреннәр дә яратмыйм. Миннән: «Борының бик нечкә, ясаттыңмы?» – дип сораучылар күп. Юк, беркайчан да борыныма тимәячәкмен, ул минем визит карточкам (көлә). Борынымны башка милләтләр борынына охшатучылар да бар. Булсын, мин аны үзгәртмим. Мин үземне ничек бар шулай, тулысынча кабул итәм.
Күптән түгел генә бу темага сәхнәдәш дусларым белән дә сөйләшеп утырдык – мин бүгенге яшьләрне бик кызганам. Алар унсигез яшьтә үк, үзләрендә ниндидер кимчелекләр табып, кайсы да булса җирләрен ясаткан булалар. Олыгая төшкәч, моның өчен нык үкенәчәкләрен аңламыйлар. Хәзер балалар, яшьләр арасында шундый тенденция китте – алар барысы да бер-берсенә охшарга тели.
Миңа Мәскәүдәге бер яхшы косметологның номерын биргәннәр иде. Имештер, матур итеп иреннәр ясый. «Җыерчыклар булмасын өчен нәзек кенә контур кирәк, үз иреннәремне үзгәртмәгез», – дип әйттем, югыйсә. Юк инде, тутырып җибәрде! Аларда «аз гына» дигән әйбер юк икән, ул мине бөтенләй ишетмәде. Өйгә кайткач, көзгегә караган саен елыйсыларым килде. Ирем дә: «Нишләттең иреннәреңне?» – диде. «Берничә атнадан бетә дип әйттеләр», – дим. Ике атна үтте, бер ай узды – бетми.
Казандагы косметологларга мөрәҗәгать итеп, токсин кадап, бетерергә туры килде. Шуннан бирле андый әйберләргә мин бик сак карыйм. Беренчедән, бары тик белгән кешеләремә генә барам. Икенчедән, битемә теләсә-нәрсә кадатмыйм. Бер генә тапкыр кирәкмәгән әйбер кадасалар да, кабат инде син үз йөзеңне кайтара алмыйсың. Миңа исә үзем булып калу мөһим. Яшьләргә дә «ашыкмагыз» дип әйтер идем. Алар бит әле үзләрен тулысынча өйрәнеп, кабул итеп тә бетермәгән.
«Мин үземне ничек бар шулай, тулысынча кабул итәм»
Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивыннан
Үзегезне карарга аена күпме акча тотасыз?
Санаганым юк. Мин бит косметологларга ай саен йөрмим. Ярты елга бер бит тиресе өчен витаминнар ясый алам. Косметологым: «Сирәк киләсең», – дип ачулана да хәтта.
Аннан соң мин крем астына ампулалалар кулланам. Ярты елга бер бит тиресен дымландыручы процедуралар ясатам. Аппаратлы косметологияне бик яратам, әлбәттә, лицензияле аппаратурада ясатканда – бәяле процедура. Әмма мин аның нәтиҗәсен күрәм. Бүгенге көндә битемне шулар гына тәртиптә тота. Башка бернинди пластик операцияләр дә, тән тиресен тарттыру кебек әйберләр дә ясатканым юк.
Сәхнә артында шулай бит инде ул, коллегалар «исәнме» дигәнче үк синең йөзеңне «сканировать» итеп алалар. «Битеңне тарттырдыңмы?» – дип тә сорыйлар. «Карагыз, йөземдә бер җөй булса да бармы?» – дим андыйларга. Карыйлар-карыйлар да, тынычланалар.
«Төрле телләрдә җырлау артистның дәрәҗәсен үстерә»
Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?
Икенче елга февраль аенда сольный концертымны куярга җыенам. Элекке Камал театрында концерт кую теләгем күптән бар иде. Хәзер менә мөмкинлек килеп чыкты. Оркестр белән куярга планлаштырып торам. Әзерлек эшләре башланып китте инде.
Бик күп яңа җырлар яздырдым. Шунысы да кызык – элек мин җырларны бик сайланып, озак уйлап йөргәннән соң гына яздыра идем. Хәзер алай түгел. Җырлар тәкъдим иткән хатлар күп килә. Танылган автор булсынмы ул, танылмаганмы, бер генә җырны да тыңламый калганым юк. Тыңлаганда минем җырмы, юкмы икәнлеген беренче куплетыннан ук аңлыйм. Соңгы вакытта үзем дә җырларны күп яза башладым.
Минем сәхнәгә чыгуыма тиздән 30 ел була. Иҗатым дәвамында минем өчен һәрвакыт төрле телләрдә җырлау мөһим булып торды. Мин инде иҗатымның башлангыч чорыннан бирле төрле телләрдә җырлыйм. Сольный концертым белән Казахстанга барган идем. Анда яшәүче уйгурларга хөрмәт йөзеннән уйгурча җыр яздырдым. Итальян, рус, инглиз, кытай, уйгур, үзбәк, әзәрбайҗан телләрендә җырларым бар. Төрле телләрдә җырлый алуны дәрәҗә һәм профессионализм дип саныйм.
Әстерханда сольный концерт командасы белән
Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивыннан
Татар җырчыларының бик күбе соңгы вакытта русча җырлый башлады. Моның өчен аларны тәнкыйтьләүчеләр дә күп.
Нигә тәнкыйтьләргә инде, җырлыйсылары килә икән, җырласыннар. Әлбәттә, акцент белән башкарылган җырлар бик кабул ителми инде. Икенче яктан карасаң, мәсәлән, әрмәннәр, Дагыстан халкы да акцент белән җырлый бит русча җырларны, моңа «изюминка» итеп карарга да буладыр. Чөнки төрле телләрдә җырлау артистның дәрәҗәсен үстерә генә. Ләкин син русча җыр яздыргансың икән, аны популярлаштырырга да тиешсең.
Мин, мәсәлән, киресенчә, русчадан татар җырларына күчкән җырчы. Башта рус, инглиз телләрендә генә җырладым. Татарстанга күченгәч исә, татарча җырлауны үземнең бурычым дип санадым. Баштарак мин татарча җырларны бераз Европа стилендәрәк башкара идем һәм алар халык тарафыннан кабул ителмәде. Миңа татарча репертуарым өстендә ныгытып эшләргә туры килде. Аларны үз формасына китергәннән соң гына «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Пар алкалар» сыман җырларым таныла башлады. Алар популярлашкач, татарча җырларга тагын да күбрәк игътибар бирә башладым.
Әмма мин артист төрле телләрдә җырлый алырга тиеш дигән фикеремдә калам. Төрле телләрдә җырлау сиңа үз республикаңны югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге дә бирә. Безне еш кына Мәскәүдә уза торган чараларга чакыралар. Анда инде татарча гына җырлап булмый, башка телләргә дә күчәргә туры килә. Җырчының репертуарында төрле телләрдәге җырлар булырга һәм ул аларны тиешле дәрәҗәдә башкара алырга тиеш.
«Улыбыз «актер булам» дигәч, шок хәлендә калдык»
Бераз гаилә хәлләре белән дә таныштырсагыз иде, Алсу. Улларыгызның хәлләре ничек?
Олы улым Әмир ГИТИСта актерлыкка укый. Улыбыз өчен бу ел – бик җаваплы ел, чөнки ул быел укуын тәмамлый. Шушы арада гына ул уйнаган спектакльне барып карадык. Әмир анда баш рольне башкара.
Улыгызның Казанга кайтуын теләр идегезме?
Юк. Киткәндә үк мин аңа: «Мәскәүгә китәсең икән, кире кайтырлык булмасын. Максатың Мәскәүне яулау булгач, алга таба да шунда эшләргә кирәк булачак», - дип әйтеп куйдым. Казанда барыбер яшьләр өчен мөмкинлекләр күп түгел, театрлар да санаулы гына. Ә Мәскәүдә 200дән артык театр эшләп килә. Казанда да шундый ук мөмкинлекләр булса, бәлки, кайт дип тә әйтер идем. Минем фикеремчә, конкуренция булган җирдә генә сыйфат һәм үсеш бар.
Фотода Әмир – уртада.
Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивыннан
Әмир татар театрында эшли алыр дәрәҗәдә татар телен беләме?
Әдәби телне белми, әлбәттә. Ул рус шәһәре – Самарада туып-үсте, рус мәктәбендә укыды. Без Казанга аннары гына күчендек. Улымның татар театрында эшләр дәрәҗәдәге әдәби теле юк. Булдыра алмас дип уйлыйм, бу бик зур җаваплылык бит.
Икенче улыгыз да сәнгать белән кызыксынамы?
Солтанга ундүрт яшь. Ул үзенең кайсы юнәлешне сайлаячагын белми. Әлегә бу турыда сөйләшергә иртәрәк дип уйлыйм.
Безнең Әмир дә табиб булырга хыялланган иде бит. Абдоминаль хирург һөнәре алырга әзерләнде, медицина буенча күп китаплар укыды. Әмма унберенче сыйныфта үзенең фикерен 90 градуска үзгәртте дә куйды. Ул «актер булам» дигәч, шок хәлендә калдык, әтисе белән бик каршы тордык. Чөнки мин актер хезмәтенең авырлыкларын да, нечкәлекләрен дә якыннан беләм. Ир егет өчен бу әле финанс ягыннан да бик катлаулы. Чөнки ир-ат гаиләне, дөньяны алып барырга, гаиләсенең терәге булырга тиеш.
Мин Әмирне иҗади яктан да үстермәдем. Әгәр актер булам дисә, 3-4 яшьтән үк театраль студияләргә йөрткән булыр идем.
Шуңа да карамастан, хәзер инде мин канәгать һәм минем улым өчен күңелем тыныч. Чөнки аның дөрес юлда икәнлеген беләм. Әмир бу профессиягә бик тирәнтен кереп китте. Ул аны тулыландыра, фәлсәфи китаплар укый, актерлык осталыгын төрлечә үстерә, театрларга күп йөри, танылган кешеләрнең тәҗрибәләрен өйрәнә. Әле дә үз вакытында аңлады дип сөенәм. Әгәр табиблыкка укып чыгып, бу һөнәрнең үзенеке булмавына төшенсә, нишләр идек. Сәхнә - аның юлы. Әтисе дә тынычланды. Баштарак ул да: «Каян җыелып беттегез сез, берүземә шуның кадәр артист», - дип каршы торган иде.
Кеше үз юлын таба алган очракта гына бәхетле була. «Сиңа, һичшиксез, берәр кайчан табиб ролен уйнарга туры киләчәк әле», – дип көләбез.
Уңышлар телибез Әмиргә. Әңгәмә өчен рәхмәт!