Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Абульханова Дубайдагы су басу турында: «Җирле халык мондый яңгырга шат кына»

news_top_970_100
Алсу Абульханова Дубайдагы су басу турында: «Җирле халык мондый яңгырга шат кына»
Фото: © «Татар-информ»/ Салават Камалетдинов

Бу көннәрдә Дубайны су басты. Көчле һәм яшенле яңгырлар күпләрне хафага салгандыр, мөгаен. Шәһәр эчендә җыелган яңгыр сулары машиналарның тәрәзәсенә кадәр менә. Кая инде машиналар, хәтта самолетлар су эчендә йөзеп йөрүен яңалыклардан күреп белдек. Дәүләт оешмалары һәм шәхси компанияләр өйдән торып эшләүгә күчкән. Шәһәр эчендәге транспорт бөтенләй эшләми. Шулай ук метро поездлары авырлык белән йөри.

Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивы

Гарәп Әмирлекләрендә тропик климат булгач, җирле халык өчен яңгырлар, яшеннәр бик сирәк күренеш. Юл инфраструктурасы һава торышының мондый «бүләгенә» әзер булмаган. Хакимият һава торышының куркынычын «кызгылт сары» дәрәҗәсенә керткән.

Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивы

Әлеге вакытта Дубайда Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова ял итә. Ул безгә берникадәр кичерешләрен җиткерде:

Дубайда туганнан туган сеңлем белән бергә ял итәбез. Бирегә һава торышы әйбәт булганда очып килдек. Гадәттә, бу вакытта яңгырлар бөтенләй булмый. Яки сирәк ява. Һава торышы да яңгыр буласын кисәтмәде. 1-2 көн кояш астында булдык. Кичкә таба һава торышы бозылды. Мин инде бу тиз үтәр дип уйладым. Яшенле яңгыр озак бармый бит. Ява да туктый. Аннары җил көчәйде. Ул әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта. Без ярның беренче линиясендә ял итәбез. Хәтта диңгездә икенче ярны күреп булмый. Шторм көчле булды. Йоклаганда балкон ишеген ябып куйдым.

Диңгездәге шундый көчле яшенне беркайчан да күргәнем булмады. Бик нык күк күкри, яшен! Әлбәттә, куркыныч! Яңгыр яугач, кибетләргә барырбыз, дип уйладык. Ул шулхәтле күп яуды, хәтта транспорт йөрмәслек дәрәҗәдә иде. Яңгыр канализацияләре эшләми! Монда яңгыр 3 сәгать ява да туктый икән. Бу юлы икенче көн рәттән ишеп-ишеп ява. Туристлар арасында аның кадәр паника дигән нәрсә юк. Барысы да диярлек отельдә утыралар. Кемнәр монда оча яки моннан китә алмады, алар аэропортта утырдылар. Кайберләре автобуста утырды.

Миңа калса, җирле халык мондый яңгырга шат кына. Алар өчен сирәк күренеш бу. Тансык дияргә була. Миңа бөтенләй «повезло». Сириядә булганда, җир тетрәде. Аны күреп кайттым. Дубайга килгәч, су басты. Аллага шөкер, хәзер бар да яхшы. Диңгездә коенабыз, кызынабыз. Диңгез бик җылы. Шәһәрдә килеп чыккан авырлыкларны бетерә башладылар. Авиарейслар йөри башлар дип уйлыйм. Без Дубайдан Казанга кайтып киткәнче, бар да үз хәленә кайтыр дип өметләнәм.

Алсу Абульханованың да, Татарстаннан ял итәргә киткән барлык туристларның да исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Редакциядән: Алсу үзенең фамилиясен һәрвакытта да Әбелханова түгел, Абульханова дип язуларын сорый. «Мин бу турыда һәрвакыт әйтеп торам. Инде телевидениедә дә фамилиямне шулай язалар, башка матбугат чараларында да. Чөнки бу – безнең элек-электән, бабайлардан килгән фамилия», – дип сөйли җырчы.

Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивы

Фото: © Алсу Абульханованың шәхси архивы

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Хәзерге вакытта Дубайда ял итәбез дөресрәге ялыбыз дәвам итә самолетлар очмау сәбәпле безне отелгэ урнаштырдылар фан сан турагентствосына рәхмәт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100