Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Әбелханова Сириядә: «Җир тетрәве әле дә сизелә, идән «йөри», стеналар селкенә»

news_top_970_100
Алсу Әбелханова Сириядә: «Җир тетрәве әле дә сизелә, идән «йөри», стеналар селкенә»
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган җырчысы Алсу Әбелханова Татарстан делегациясе составында Сириядә булып кайткан. Алар Сириядә хезмәт итүче якташларга туган яктан бүләкләр тапшырганнар.

Делегацияне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле – ТР вице-премьеры Равил Әхмәтшин җитәкләгән.

«Сириягә Мәскәүдән зур хәрби самолет белән очтык. Анда хезмәт итүче якташ егетләребезгә гуманитар ярдәм алып бардык. Тартус шәһәрендәге Россия диңгез базасында һәм «Хмеймим» авиабазасында хәрбиләр белән очраштык. Анда Татарстаннан, Башкортстаннан хәрби хезмәттә булган солдатларыбыз да күп. Аларга Татарстаннан бүләкләр тапшырып, концерт куеп, кәефләрен күтәрдек.

Шулай ук Россия Геройлары – Рәфәгать Хәбибуллин, Роман Филиппов һәм Олег Пешковны искә алып, аларның бюстларына чәчәкләр куйдык», – диде җырчы.

Алсу Әбелханова, бу көннәрдә Сириядә табигать бәла-казалары булу сәбәпле, сәяхәт алдыннан шактый борчылып торуы хакында да әйтте.

«Китәр алдыннан бик тә борчылдым. Әмма мин шундый кеше, «барам» дигәнмен икән, сүземнән кире кайтмаячакмын. Шулай ук Равил Кәлимулловичны яхшы белүем сәбәпле дә барысы да яхшы булачагына ышандым. Без аның белән инде 1993 еллардан бирле аралашабыз, даими элемтәдә. Безнең солдатларыбыз, кемнәрнеңдер балалары шунда хезмәт итә, нигә мин куркып торырга тиеш, дип тә уйладым.

Солдатлар монда берничә көн элек бик нык җир тетрәве булуы хакында сөйләделәр. Җирнең күпмедер дәрәҗәдә тынгысызлыгы хәзер дә сизелеп тора әле. Мәсәлән, кич белән чәй эчеп утырганда, стеналар, өстәл селкенде, идән «йөри» башлады. Куркып өлгердек. Ул физик халәткә дә йогынты ясый икән. Косасы килде, баш әйләнде.

Күрше шәһәрләрдә җимерелгән биналар күп. Ә полигондага биналарга җиңелчә генә зыян килгән, балконнарның тәрәзәләре чатнаган», – дип сөйләде артист. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © Алсу Әбелханованың архивыннан

 

Фото: © Алсу Әбелханованың архивыннан

 

Фото: © Алсу Әбелханованың архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100