Альпинист Руслан: «Кыя өстендә бауга эленеп калдым, бөтен тормышым күз алдымнан үтте»
Беркөнне хезмәттәшем Наил абый: «Улым Казбекка менеп китте, шуның өчен борчылам», – диде. Ә берничә сәгатьтән бер төркем бәхетле егетнең тау башында төшергән искиткеч манзарасын җибәрде. Бу шөгыль миңа да кызык булып китте – Руслан белән Казанда күрештек.
Руслан Селиванов тиздән 40 яшен тутырырга җыенса да, 30дан артыкны биреп булмый аңа. Яхшы саклануын спорт белән ныклап шөгыльләнүенә бәйләп аңлата ул. «Әгәр дөрес туклансаң һәм спорт белән дус булсаң, паспорт фотосыннан яшьрәк күренәсең», – дип елмая. Спорт диюе, әлбәттә, тауга менү белән генә чикләнми. Берничә ел элек ул Казанда бодибилдинг буенча чемпион калган, шушы арада Скандинавия йөрешендә республика данын якларга җыена. «Ак барс» банктагы эшеннән бушадымы, Руслан, биштәрен асып, дистә чакрымнарга сузылган походка яки тау елгасы буенча көймәдә йөзәргә чыгып китә икән.
Елгада йөзү дигәнен категорияләргә бүлеп аңлатты ул. Аңа хәзер Мари урманнарындагы тигез елгалар кызык түгел, Алтай яки Уралдагы ташлы-каршылыклы елгаларга өстенлек бирә.
Альпинизм белән кызыксынуы кинәт – киләсе елга максатлар язып утырган җирдән башланган. «Елына ике тауга менәргә!» – дип язып куйган ул ак кәгазьгә. Һәм, шуны тормышка ашырып, ике ел эчендә Эльбрус, Килиманджаро һәм Казбекны яулаган.
Руслан, ни өчен тауларны сайладың?
«Урта яшьләр кризисы» дигән сүз бар. Шул вакыт килеп җиткәч, кеше нык уйлана башлый икән. Бу дөньяда нигә яшисең, җәмгыятькә нинди файда китерәсең – менә бу сораулар борчырга тотына. Походлар, таулар, елга буйлап йөзүләр – уйланып утырыр өчен шәп урын.
Альпинизм белән шөгыльләнү кесәгә сугамы?
Эльбруска менү туры быел 30-100 мең сум тора. Бару-кайту һәм яшәү чыгымнарын да кушсаң, кимендә 150 мең сум. Әле аның янына күпме кирәк-ярак аласы – термокием, мембрана, бияләй, боз балтасы, «кошка» дигән аяк киеме. Альпинистлар киемнәрне сыйфатына һәм авырлыгына карап ала. Аркадагы биштәр болай да 25-30 кг була, тауга менгәндә аны күтәрү шактый авыр. Шуңа күрә һәр әйбер йөз граммга булса да җиңеләйсен дип тырышасың. Мәсәлән, очсызлы палатканың авырлыгы – өч кило ярым, кыйммәтлесе – кило ярым. Биштәрне җиңеләйтү өчен күбрәк түлисең, дигән сүз.
Беренче тавың – Эльбрус турында сөйлә әле. Авыр булдымы?
Эльбрус – Европадагы иң биек нокта, 5642 метр. Аңа төньяк, көньяк һәм көнбатыштан менеп була. Иң җиңеле – көньяктан, ул яктан туристлар күп йөри, сукмак салынган, инфраструктура көйләнгән. Төньяктагы сукмак экспедицияләр өчен санала, ул юл теләсә кем өчен түгел. Көнбатыштан менү тагын да катлаулырак, анысы өчен нык әзерлекле булырга кирәк. Мин төньяктан менәргә булдым, физик яктан үземне моңа әзер дип санадым. Ләкин тауга менгәндә син һәрвакыт командага бәйле, үзара барыбыз да бер бау белән бәйләнгән.
Безнең командада проблема булмас төсле, бөтенесе тәҗрибәле иде – кемдер моңарчы да менгән, кемдер профессиональ спортчы дигәндәй. Тик, бара-бара, берәүнең хәле бетте, үзе «менәм, менәм» дип торса да, көче җитми, баскан саен ава. Техник куркынычсызлык буенча, кемдер менә алмый икән, аның гомерен саклап калу өчен, команда белән кире төшәргә кирәк. Без дә ул көнне тауны яулый алмадык, кире төшеп киттек.
Андый очракта хәле беткән кешегә башкалар булышмыймы? Кинода өстерәп, култыклап та менәләр бит.
Юк, син үзең дә көч-хәл белән сулап, үзеңне үзең өстерәп менәсең анда. Бөтен кеше үзара бау белән бәйләнгән килеш, тезелешеп барганда, берәүнең гел егылуы команданың да көчен ала. Без менә алмавыбызда шул егетне гаепләдек, бәлки, бу дөрес тә булмагандыр. Анда табигать шартлары да начар иде, кар явуы аша алдагы бер кешене күрәсең, аның алдындагысын – юк. Эльбруста һава торышы нык үзгәреп тора. Тау башын штурмлаганда төн уртасында ук менеп китәсең, чөнки көн үзәгенә кадәр менеп өлгерергә кирәк. Көннең икенче яртысында күзне дә ачып булмый торган көчле буран чыга.
Шулай итеп, ул көнне командагыз белән Эльбруска төньяктан менә алмыйча калдыгыз инде?
– Әйе, моның өчен нык борчылдым, төшенкелеккә бирелдем. Пятигорскига бардым да төн кундым, иртән уянгач, «Нишләргә? Тауга тагын менеп караргамы, әллә кайтып китәргәме?» – дип уйлап утырдым. Аннан үземдә көч сизеп, Эльбрусның көньягыннан менеп карарга булдым. Автобус, попутка белән тауга барып җиттем. Тауга билгеле бер вакытта гына кертәләр, соңга калдың дип, кизү торучылар мине кертмәскә маташты. Аларны үгетли торгач, үткәрделәр…
Ничек? Берүзеңнеме? Гидсыз мендеңме?
– Үзеңә генә алай менәргә ярамый, ләкин мин шундый карарга килдем инде. Көньяктан менү чагыштырмача җиңел, анда әләмнәр тора, сукмак та күренә. Анда Төмәннән килгән 70 яшьләрдәге Николай исемле кешене очраттым. Ул Эльбрус тирәсендә бер атналап йөреп, акклиматизация үткән. Тик тау башына беркем дә ияртеп менми икән үзен. Чөнки олы кешене үзең белән алу өчен шактый тәвәккәллек сорала – сәламәтлекләре чыдамаска мөмкин. Николай белән үзара сөйләшеп куйдык, ул менә алмаса да, мин барыбер максатыма ирешәчәкмен, юлымны дәвам итәчәкмен, дидем. Аллага шөкер, икебезнең дә көч җитте – төнге 12дә чыгып китеп, буранда ун сәгать эчендә Эльбруска менеп җиттек.
Тау башында нинди хисләр кичерәсең?
– Аллага шөкер, бу авырлыклар бетте, максатыма ирештем, дигән хис, үз-үзеңә ышаныч. Болытлар өстеннән карыйсың – искиткеч манзара! Табигатьнең ул матурлыгын сүз белән әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Гомер бигрәк тиз үтә, өеңдә тик утырмаска, менә шушылай яшәргә кирәк, дип уйлыйсың. Кайчак тауга үрмәләп менеп җитәсең, буран уйный – фотога төшәрлек тә түгел. Быел Казбекта шулай булды. Без анда 13 кешелек командадан 9 кеше менеп җиттек.
Тауга менүгә караганда төшүе авыррак, диләр. Нишләп алай?
– Менгәндә син «кошка» дигән аяк киеме белән кая басканыңны, ташларның ничек ятканын күрәсең. Ә төшкәндә кая басканыңны күрмисең, анда текә яр да булырга мөмкин. Аннары, нык арыган, ач та буласың. Төшеп барганда бер альпинистыбыз кыядан төшеп китмәсенме! Әйткәнемчә, без бөтенебез бер бау белән үзара бәйләнгән. Мондый вакытта, аны тотып калу өчен, барыбызга да җиргә ятарга һәм боз балталарын җиргә кадарга кирәк. Әгәр моны вакытында үти алмасак, барыбызның берьюлы шул кыядан очуы бар. Альпинизм тарихында алай команда белән һәлак булу очраклары да булган.
Бәхеткә, безнең командадагы кеше әзерлекле иде, моңарчы Пик Ленинага менгәне булган. Тиз арада «Срыв!» – дип кычкырды, боз балтасын кадады. Без тиз арада аны тартып менгездек...
Йөрәк «жу» итеп китте. Үзең белән андый күңелсез очраклар булганы юкмы?
– Казбектан төшкәндә шундыйрак бер хәл булды. Анда кайбер урыннарда «перилалар» куелган, икенче төрле әйткәндә – тар кыя буенча илтә торган бау ул. Син страховкаңны шул бауга беркетәсең дә бу урыннан сак кына чыгасың. Бер кеше чыгып җиткәч кенә икенче альпинист кузгала.
Шуннан чыкканда минем аяк таеп китте һәм страховка белән бауда эленеп калдым. Аста – упкын! Бөтен тормышым күз алдымнан үтте, бик курыктым.
Эльбрустан соң Казбек җиңел булыр дип уйлап, аңа ярты ел алдан гына әзерләнә башлаган идем. Ул, киресенчә, техник яктан авыр булып чыкты.
Бу авырлыкларга чыдый алмыйча, психологик яктан сынучы кешеләр дә күптер?
– Казбекка менгәндә, бер кыз гел уфтанып, «менмим» дип зарланып йөрде. Командага андый кешенең эләгүе начар, аның кәефе башкаларга да күчә. Бүтәннәр дә киреләнеп: «Әллә борылыйммы икән?», «Монда нишләп йөрим?» – дип уйлана башлый. Тауларга физик һәм психологик яктан әзер булып килергә кирәк. «Әһә, тауга менеп карыйм әле», – дип «башына сукканнан» түгел, ә ныклы карарга килеп, физик яктан чыныгып. Бер кешенең менә алмавы аркасында башкаларның да хыялы җимерелә дигән сүз. Алар да гидка ияреп төшеп китәргә мәҗбүр була.
Тауга менгәндә сәламәтлеккә зыян килмиме?
– Тауга менәр алдыннан нык борчыласың, гормоннар уйный, йоклап булмый. Казбекка менәр алдыннан гына 1-2 сәгать йоклап алганым булды, анысы да көч җыяр өчен җитте. Йокы килми анда.
Биеккә күтәрелгәндә организмга нык авыр, кислород җитми, тын кысыла. Күңел болгана, баш авырта. Ул безнең өчен табигый халәт түгел бит. Ниндидер авырткан урының булса, шул нык сиздерә. Мәсәлән, авырткан тешең белән китсәң – бетте, тауга менеп җитә алмыйм дип исәплә. Анда теше сызлый башлап, бөтен бите шар сыман шешкән кешене дә очратканым булды. Буыннар, аркалар сызлый башларга мөмкин. Төрле кешенең организмы төрлечә кичерә.
Тауда кояш нурлары да көчле, хәтта палатка аша да үтә. Болыт капласа, линза кебек, икеләтә пешерә. Крем сөртеп, битне каплап, күзлекләр киеп кенә йөрисе. Иренгә крем сөртмәсәң, кабарып пешә, җәрәхәтләнә.
Килиманджарода үзем кислород җитмәүдән интектем, кинәт күтәрелгәч, организм ияләнеп җитми. Туктап сулыйсың да, хәл җыеп, тагын алга барасың. Быел Казбекка менәр алдыннан башта Эльбруска барып, организмны тау һавасына күнектердем. Алай да эшлиләр. Эльбруста 3800 метрга кадәр подъемникларда күтәрелергә була, шулай әкренләп ияләнгәч, аннан җиңелрәк.
Африкадагы Килиманджаро безнең як тауларыннан аерыламы?
– Килиманджаро – Африкадагы иң биек тау, Танзаниядә урнашкан. Анда халык бик хәерче, алар шул тауга менәргә килүче туристларга хезмәт күрсәтеп көн күрә. Балаларның бердәнбер киеме – мәктәп формасы, дигән фикер калды. Әмма тауга менү шактый кыйммәт – иң арзанлы тур да 1,5 мең доллар иде. Ә стандарт тур 2,5 мең доллардан башлана.
Минем «арзан» дигән турыма дүрт кешене мәҗбүри рәвештә керттеләр: гид, официант, пешекче, әйбер күтәреп йөрүче. Әлбәттә, алар сиңа ияреп өскә хәтле менми, билгеле бер биеклектә кала. Җылы континент булгач, мин ул тауга менүне җиңел дип уйлаган идем, боз балтасы белән кадыйсы түгел, кар да юк... Ләкин кар булмагач, суык нык сизелә, аяклар өшеде. Моннан тыш, без көн саен уртача бер чакрымга күтәрелдек, организмга ияләнергә вакыт әз булганлыктан, авыр кичердем.
Төрле илләрдә төрлечә менәләрме әллә? Альпинизмның нинди системалары бар?
– Миңа иң ошаганы – Совет системасы. Мәсәлән, Эльбруска шуның буенча менәсең. Менеп җитү тулаем алганда бер атналап вакытны ала. Башта андагы Эммануэль аланында күпмедер торасың, аннан чүт кенә төшәсең һәм Грибы дигәненә күтәреләсең... Өскә зигзаг формасында хәрәкәт итәсең. Бу – организм ияләнсен өчен яхшы. Ә Казбекта һәм Килиманджарода Америка системасы буенча хәрәкәтләнәсең – күпмедер вакыт туктап алып, турыга гына менәсең. Килиманджароны 3-4 нче көнне үк штурмладык.
Куркынычсызлык техникасына төкереп карау очраклары бармы?
– Булгалый. Казбекка безнең белән баручы гидларның ике ел буе бу тауга менгәне булмаган. Сукмакларны да хәтерләмиләр иде, ул вакыт эчендә бөтен нәрсә үзгәреп беткән. Башта моны белмәдек, соңыннан аңлап алдык инде. Гидның берничә кешене тауда калдырып торып, команданың калган өлеше белән өскә таба менеп киткәне булды. Бу инде техника куркынычсызлыгын тупас рәвештә бозу санала. Кеше анда егылырга, өшергә мөмкин бит. Туристлар артса да бәя төшми, сыйфатлы кунакханәләр җитми – монысы Россиядәге туризмның төп бәлаләре.
Кайбер кешене тау кертми, дигән хорафат бар. Анысын күзәткәнең юкмы?
– Тауга менеп җитә алмауның ике сәбәбе була – йә табигать шартлары начар, йә әзерлегең җитеп бетми. Бер генә хорафат беләм – менеп җитәр алдыннан тауны күрсәң, ягъни тау сиңа үзен күрсәтсә, бу яхшы фал санала. Гомумән алганда, анда әллә ниләргә ышанмаска тырышасың, башта юк-бар уйлар булмаска тиеш. Максат бер генә – менеп җитәргә!
Хәзер синең алда тагын нинди таулар тора?
– Эльбруска төньяктан менәсе килү теләге калды. Алтайда Белуха бар, әмма ул Казахстан чигендә булу сәбәпле, кертмиләр әле. Кыргызстанда – Пик Ленина, Европада – Монблан, Аргентинада Анкокагуа тауларына кызыгам...
Сине хәзер тыныч кына комлыкта яткырып булмыйдыр инде?
– Таиландта сигез ел элек ял иттем, бүтән комлыкта ятканым юк.
Якыннарың өйдә куркып көтәме?
– Балалар әле аңлап та бетерми кебек. Хатыным дәшми, эчтән генә борчыладыр. Мин аңа төшкәч кенә әйтәм, алдан куркып тормасын, дим.
Тауга менәсе килүчеләргә бүгеннән нишләргә?
– Палатка алып, мари урманнарында бераз черкиләр белән яшәп алырга. Мари урманнарына Казаннан 1-2 көнлек турлар бар. Үзеңне сынау һәм чыныктыру өчен, аркаңа биштәр асып, шуларны әйләнеп кайтырга мөмкин.
Алтайда йөзәр чакрым җәяү йөрүгә исәпләнгән походлар бар – үз көчегезгә ышансагыз, рәхим итегез.
Үзеңнең салкынга чыдамлыгыңны тикшерү өчен, кыш көне Байкалга кузгалырга мөмкин. Мин Байкалны аркылыга чыкканда җил шактый көчле иде...
Россиядә матур урыннар шундый күп! Пятигорск, Кисловодск, Ессентуки шәһәрләрен бик яратам, анда туристлар саны да елдан-ел арта. Биш ел элек тауга менүчеләр саны бу кадәр түгел иде, альпинизм популярлаша.
Русланның юан беләгенә карап-карап утырдым да, соңыннан аннан мондый гәүдәгә ирешүнең юлларын да сораштым. Атнага кимендә өч тапкыр тренажерлар залына, аннан өч төрле биюгә – зумба, бачата, тангога йөри икән ул. Якшәмбе – йога көне. Атнага ике тапкыр инглиз теле. Көнгә 6-8 тапкыр ашый. Шикәр белән глютеннан бөтенләй баш тарткан, протеин һәм витаминнар эчә.
– Тыгыз режимда яшим, өйгә көн саен төнге уннарда гына кайтам. Менә бүгенге якшәмбе кичен гаиләм белән үткәрәчәкмен, хатыныма берәр кафе карый торырга куштым әле. Мондый режимда яшәү миңа тормышның тәмен тоярга ярдәм итә. Актив булуым белән балаларга да яхшы үрнәк күрсәтәм дип уйлыйм. Диванда пульт тотып ята торган әтигә караганда, көчле әти ныграк хөрмәт уятадыр, – ди Руслан.