news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов хатынына: «Тыныч кына яши алмыйсың»

news_top
Алмаз Мирзаянов хатынына: «Тыныч кына яши алмыйсың»
Фото «Татар-информ» архивыннан

Алмаз Мирзаяновның туган көненә тормыш иптәше Зөлфирә үзенчәлекле бүләк ясаган. Алар икәүләп вертолетта очкан.

«Тыныч кына яши алмыйсың инде, матурым», – ди Алмаз вертолетта телефонда нәрсәдер эшләп утыручы хатынына. Ә Зөлфирә бәхетле елмаеп көлә генә.

Аннары артист күктән авылларны күзәтә, кайсыларына сәлам дә җибәрә.

«Кыр уртасында төшереп калдырды, нишләргә дә белмибез», – ди Зөлфирә, күктән җиргә төшкәч.

Туган көннең дәвамы буларак, Алмаз өйдә сюрприз әзерләүләрен, әмма әллә нәрсәләр уйларга кирәкмәгәнлеген әйтә. Ә өйдә артистны котларга якыннары җыелган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар