Гадилектә - даһилык яки Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның идеаль концерты
“Интертат” хәбәрчесе Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновларның Чаллыда узган өстәмә концертларын карап кайтты.
Бер ай алдан билет алып куеп, түземсезлек белән көтеп, көне җиткәч киенеп-ясанып чыгып китә торган чаралар рәхәт ул, килешерсез. Мирзаяновлар концерты да нәкъ менә шулай итеп барырга лаеклы тамаша иде. Ләкин миңа бу концертка бик ашыгыч рәвештә чыгып китәргә туры килде. Сәбәпләрен аңлатып тормыйм, әмма таксида барганда иптәш кызымны: “Мин пәлтә эченнән нәрсәнедер кияргә оныттым шикелле”, - дип көлдереп алдым. Ни дәрәҗәдә ашыгып чыгып чабуым шуннан аңлашыладыр.
Кунакчыл Алмаз Мирзаянов
Без килеп кергәндә халык дәррәү кул чабып Алмаз белән Зөлфирәне сәхнәгә чакыра иде инде. Тиз генә залны күз уңыннан уздырам. Үзләре яшь булсалар да, Мирзаяновларны өлкәнрәк кешеләр ярата төшә. Аудиториянең 70ләп процентын урта буын хатын-кызлар тәшкил итә. Араларында гади, авылчарак апалар да, озак еллар калада яшәп шәһәр “фифечка”ларына әверелгәннәре дә бар. Тамырлары белән авылдан инде аның алары да. Мәсәлән, Алмаз Мирзаянов кемнәрнең өйләренә кышкы салкыннарда бозау кергәне бар дип сорагач, ике дә уйламыйча бөтенесе дә диярлек кул күтәрде. Калган 30 процент халык чәчләре чалара башлаган абзыйлар, яшь кызлар һәм таякка таянган әбиләр. Соңгылары хакында туры мәгънәсендә язам, берсе таягына таянып сәхнәгә дә менде әле хәтта. Яңа Усы авылы керәшеннәреннән Татар Бүләре авылы халкына һәм Мирзаяновларның тамашачысына кайнар сәламнәрен җиткерде ул.
Зал шыплап тулып бетмәде. Әмма Алмаз белән Зөлфирәнең Чаллыда әле февраль аенда гына ике көн рәттән чыгыш ясавын, ә монысының өстәмә концерт икәнлеген билгеләп үтсәм, кеше күп иде дип язарга хакым бар.
Халык концерт башлангач та керүен дәвам итте. Шуңа да: “Кемдер кемнеңдер урынын алган, ахры. Ыгы-зыгы килдегез. Тәнәфестә разборкалар була күрмәсен”, - дип шаяртып башлап җибәрде Алмаз концертны. Кабат сәхнәдә арлы-бирле йөренеп, соңгы рәтләрдә утырып торган тамашачыларны алдагы рәтләргә чакырып йөри башлады. Авылда Коръән ашына килгән кунакларны: “Түргәрәк менеп утырыгыз, урыннар бар бит”, - дип кайгырта башлый бит әле йорт хуҗасы. Монда да шуның кебек. “Күчеп утырыгыз инде, менә монда бик уңайлы бит”, - дип урыннарына кадәр күрсәтеп бирде кунакчыл Алмаз.
Аш мәҗлесен юкка гына телгә алмадым. Чыннан да, туган-тумача белән җыелышып балачакларны, яшьлекләрне искә төшереп, бәлешләр ашап кайткан мәҗлес кебек булды ул концерт.
Сүз көче
Алмаз Мирзаянов артык озын көйләргә үзе генә алынмый, сузып, йөрәккә үткәреп башкарырга кирәк булган җырларны Зөлфирә белән дуэтта җырлый. “Син булмасаң үзем генә мәңге булдырып чыга алмас идем бу җырны”, - дип, кайсыдыр җырдан соң тормыш иптәшенең күкрәп чыккан, көчле тавышына рәхмәт тә әйтте әле ул. Әмма монда җыелган халыкка Алмазның җырлавы, бәлки, кирәк тә түгелдер. Бу минем генә фикерем, әлбәттә, аның белән килешмәскә дә була. Чөнки Алмазның төп эш коралы - сүз. Бу концертта җырдан алда сүз өстенлек итә. Сүз бөтен барлыкны биләп ала, көлдерә, елата, әллә кая еракларга алып китә. Алмаз белән Зөлфирәнең тамашачысы да сүзнең тәмен белә торган зәвыклы тамашачы.
Хәмдүнә апа Тимергалиева турында
Залның яктыртылышы зур «бишле»лек иде. Экраннар кабынган, сәхнәнең утлары да ялт-йолт килеп тора. Җырлаганда Зөлфирәнең чәчләре тибрәлеп торсын өчен махсус сәхнә вентиляторы да куйганнар. Алмазга гына ошамады ул вентилятор. Концерт дәвамында бәйләнеп аптыратты гына бит шуңа. Баштарак «авызны киптерә», аннан «тиеш түгел урынга өреп тора, я салкын тидерермен» дип сүндерткән иде шуны тавыш операторыннан, ялтыравыклы пиджәкләрен киеп чыгу белән тирли башлады, бахыр, кире кабызырга кушты. Әлбәттә, болар барысы да Алмазның үз стилендә, шаяру аша әйтелде.
Концертны Алмаз белән Зөлфирә уртак җырлары белән башлап җибәрделәр дә, кабат гаилә башлыгы сәхнәне хуҗабикәгә тапшырды. Алмаз ишетә күрмәсен дигән булып, беренче самими мәхәббәте турында сөйләп алды Зөлфирә “Беренче кар” җырын башкарыр алдыннан. Бу - Зөлфирәне тамашачы, ә тамашачыны Зөлфирә белән кавыштырган һәм таныштырган җыр икән.
Зөлфирәне халык социаль челтәрләрдән яхшы белә. Кайберәүләр кебек үзен төрле яклап фотога төшереп, аны мең дә бер фильтр аша уздырып күрсәтми ул. Интернет дусларының нерваларын саклый: фитнес-клублардан сыланып торган ыштаннары, концертлардан кыска күлмәкләре белән дә борчымый. Аның каравы, Зөлфирә тәбикмәк пешерә, помидор үсентесе утырта, теплицада казына, кыскасы, авылында мәш килә. Сәхнәдә дә шул гади авыл кызы образын салмый икән. Әйтерсең, яулыгы белән халатын сыпырып кына төшергән дә, кечкенәдән кияргә хыялланган ялтыравыклы күлмәкләрен киеп, халык алдына чыгып баскан. Яшь булса да, җырлары мәгънәсенә карап сайлаган, керделе-чыктылы түгел.
Зөлфирәнең Хәмдүнә апа истәлегенә багышлаган җыры вакытында экранда легендар җырчыбызның фотосурәтләре бер-бер артлы алышынып торды. Зөлфирә “Әй, кәккүгем”нең язылу тарихын да сөйләп алды. “Бу җырны миңа Альфред абый Якшимбетов язып бирде. Без аның белән бер-беребезне бик якын итәбез. Чөнки минем дә әтием Альфред исемле, аларның икесенең дә туган көннәре 10 гыйнвар, өстәвенә, әле алар икесе дә пеләш. Берәр моңлы җыр кирәк дип мөрәҗәгать иткәч, Альфред абый миңа: “Кызым, менә монда Хәмдүнә апа сайлап, яздырырга өлгерә алмый калган бер җыр бар. Шуны алып җырла әле”, - диде. Бу җыр Хәмдүнә апабызның язмышы турында. Бу сәхнәдә дә аның кебек ялгызлар бардыр. Бүген сезнең алдыгызда Хәмдүнә апа тормаса да, аны күз алдына китереп, рәхим итеп тыңлагыз”, - диде Зөлфирә.
Алмаз да Хәмдүнә апа белән бәйле күңелле хатирәсен искә төшереп алды. Җырчы шушы өстендәге ялтыравыклы костюмын кимәскә дип катгый карарга килеп, аны «брак»ка чыгарган булган. Хәмдүнә апаның бер сүзе генә фикереннән кире кайтырга мәҗбүр иткән.
“Мин Зөлфирәгә мондый костюмны кимәчәкмен дип әйттем. «Мужик кеше ялтыравык кими и все», – дидем. 2019 елның көз айларында шушы сәхнәдә солянка концерты бара. Бик күп татар эстрадасы җырчылары килгән. Легендар җырчылардан Хәмдүнә апа Тимергалиева да шушында. Хәмдүнә апабызның соңгы тапкыр сәхнәдә чыгыш ясаган көне булган икән ул... Мин бу костюмны кимим дип шкафның теге-е-е башына ук яшереп куйган идем. Җырларга иске костюм белән чыгарга җыенам. Берзаман Хәмдүнә апа бу костюмны күтәреп килеп чыккан. “Балалар, кайсыгызның костюмы бу?” - ди. “Хәмдүнә апа, үлчәме буенча карагыз әле, Рифат Зариповныкы түгелме икән?” - мин әйтәм. “Моннан Рифатка биш костюм тегәргә була, чалбарына да җитә, синекедер әле” - димәсенме?! “Минеке, Хәмдүнә апа, минеке”, - дидем. “Ник аны башыңны иеп әйтәсең. Минеке дип, кычкырып әйт. Менә шушындый булырга тиеш ул сәхнә костюмы”, - дип бөтен кешегә күтәреп күрсәткән иде”, - дип залны көлдереп сөйләп алды ул бу тарихны.
“Зөлфирәгә өйләнүемдә әтинең дә өлеше бар”
Алмаз белән Зөлфирә кебекләр турында авыл җирендә: “Фәлән фәләннәрнең балалары тәүфыйклы булды шул аларның”, - дип сөйләшәләр. Яки авыл юлына тузан төшермичә, ата-ана кадерен белеп, йөзләренә кызыллык китермичә яшәүче балалар. Алмаз белән Зөлфирәнең сүзләре дә, җырлары да туган якларына мәхәббәт һәм әти-әниләренә чиксез хөрмәт белән сугарылган. Икесе дә әти-әниләре турында кайтып-кайтып, эчкерсез итеп сөйләделәр. Ә безнең татар халкы эчкерсезлекне бик ярата инде ул. “Тәрәзәләребездә утлар янганда, нигезләребез җылы чакта, көтәр кешеләребез булганда ешрак кайтып йөрик”, - диде Зөлфирә Халидә Бигичева репертуарыннан “Кайтам әле туган ягыма” җырын башкарыр алдыннан. Барыбызга яхшы таныш бу көйне бөтен зал белән бергәләп җырладык.
Алмаз да әти-әнисе турында бик күп сөйләде. Мәсәлән, аның Зөлфирәгә өйләнүендә әтисенең роле зур икән. “Мин инде 20 яшьтә үк өйләнгән булыр идем. Зөлфирәгә түгел,әлбәттә, аңа ул вакытта ун яшь кенә иде әле. Бер Башкортстан кызына өйләнәм, кыз сорарга барабыз дип кайткан идем әти-әни янына. “Ничә километр?” - ди әти. 480 дигән идем “Юк, ерак”, - диде. Ул үзе теш сызласа да районга чыгып йөрми, өйдә генә хәл итә. Мин өйләнәм дигәнгә генә Башкортстанга барып йөри торган кеше түгел. “Авылда кияүгә чыкмаган кызлар бетмәгән” - диде. Шулай мин кайтып әйтә тордым, ул авылда кызлар бетмәгән дия торды. Миңа да 32 тулды, авылда кызлар бетте. Берзаман әти үзе минем янда бөтерелеп йөри башлады бит. “Улым, кая барабыз?” - ди. “Теләчегә барсак барабыз, бармасак калам мин, әти”, - дидем. Әти-әни Зөлфирәнең уңган, таланлы, матур кыз икәнен беләләр. Кыз сорарга да бардылар, никахка да бардылар, туй итәргә Казанга да бардылар. Аллаһка шөкер, матур гына яшәп ятабыз”, - дип көлдерде ул халыкны.
“Тиздән өчәү булачакбыз, Аллаһы боерса”
Сер түгел, халык Алмаз белән Зөлфирәнең тизрәк әти-әни булуын көтә инде. Зөлфирәнең фотоларын зурайта -зурайта, күлмәге кабара башламаганмы дип кем генә карамый калды икән. Яшьләр бу турыда үзләре дә хәбәрдар. “Бездән бала таптыралар да бала таптыралар. Менә без өйләнешү белән социаль дистанция дигән нәрсә уйлап чыгардылар. Шуның өстенә ярты ел теща белән яшәдек. Каян килсен инде монда бала“, - дип, һаман бала алып кайтмауларының төп “сәбәбе”н дә әйтеп салдылар. Бу темага Алмаз белән Зөлфирә концерт дәвамында берничә тапкыр әйләнеп кайтты әле. Зөлфирәсе турында елатырлык матур шигырен сөйләр алдыннан, Алмаз аның туачак балаларының бәхетле әнкәсе булуын теләде.
Ә концерт тәмамланыр алдыннан бик җитди итеп: “Тиздән өчәү булабыз, Аллаһы боерса“, - дип халыкның күңелен җилкендереп алды. Инде кайчаннан шушы яңалыкны ишетергә “тилмереп” яшәгән тамашачы басып диярлек кул чабарга тотынган иде. “Туктагыз әле, әллә нәрсә уйламагыз. Дүшәмбе теща килә”, - дип тынычландырды ул аларны. Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовларның бәбиен бөтен мир белән, ниһаять, көтеп җиткергән идек. Аларның кул арты җиңел булып, Алмаз белән Зөлфирәгә дә бала сөю бәхете насыйп булса иде.
70 яшьлек әбиләрне уятырлык музыкантлар
Кайбер концертларны караганда алып баручының сүзләре, исеме хәтердә калмый. Биючеләренә дә игътибар итмисең. Сәхнәне җырчы үзе генә тотып тора. Кайткач өйдәгеләргә дә кызып-кызып җырчы турында гына сөйлисең. Әйтерсең лә концертта башка бер кеше дә катнашмаган. Алмаз белән Зөлфирәнең концертында алай булмады. “Мине төшерергә дип телефоннарыгызны аласыз, ләкин, камераларыгыз әкрен генә безнең музыкантлар ягына таба борыла да куя”, - дип шаяртып алды Алмаз үзе дә.
Дөрестән дә, биючеләрне дә, урыны-урыны белән җырчыларны да алыштырырлык музыкант егетләре бар икән Алмаз белән Зөлфирәнең. Ике метрлы Алмаз янәшәсендә мәктәп укучылары кебек кенә күренсәләр дә, болардагы энергия, харизма 70 яшьлек әбиләреңне дә уятыр.
Үзем өчен бер искиткеч талантлы егет ачтым бүген. Ул - Рөстәм Закиров һәм Люция Мусиналарның уллары, саксофончы Айрат Закиров.
Җырлы гаиләдә туып-үскән бу бала бер урында гына басып торып уйный белми: бөгелә, сыгыла, сәхнәдә әллә ниләр кылана. Җырчы Виталий Агаповның улы, гармунчы Владислав Агапов белән Әтнә егете Фаил Сәфәров та аннан кимен куймый. Владислав үзе генә музыкаль композицияләр башкарганда, янәшәмдә утыручы иптәш кызым: “Ерактан күрмим, әйбәтләп карыйм әле шуны”,- дип минем күзлекне сорап алды. “Чибәр икән”, - дип нәтиҗәсен дә чыгарып куйды өч бала анасы.
Егетләр уйнап кына калмыйча, җырның сүзләренә карап төрле хәрәкәтләр дә ясыйлар, перформанс күрсәтәләрмени. Авызымны ачып тик карап утырдым. Алмаз белән Зөлфирә дә нәкъ шушы егетләр белән эшләүләренә чиксез шат бугай, кат-кат игълан иттеләр үзләрен.
“Әни, рәхмәт булганыңа”
Концертта күңел кылларын тибрәтә торган мизгелләрнең иң истә калганы - Алмазның әнисен сәхнәгә чакырып чыгарып, туган көне белән котлавы. Сәрия ханым үзенең гомер бәйрәмен шушы зур залда, малае һәм килененең иҗатын яратучы 500ләп кеше белән бергә каршы алды. Ана кеше өчен шушы алкышлардан да зуррак нинди бүләк була ала. “Мен әле, әни, сәхнәгә, син бит бик матур кеше. Туган көнең белән сине. Сау-сәламәт бул, бәхетле яшә. Рәхмәт сиңа булганың өчен, без балаларыңны тәрбияләп үстергәнең өчен. Әти белән тигезлектә, әле озак еллар безнең унышларга сөенеп яшәргә насыйп булсын. Оныклар куанычы язсын сиңа. Нинди генә ялтыравыклы киемнәр белән шушы сәхнәләрдә басып торсам да, син кадерләп иркәләгән, апалардан калган кызыл колготкины киеп үскән кечкенә малай инде мин”, - диде ул, әнисенә чәчәк бәйләме һәм “Яшик” дигән җырын бүләк итеп.
Сәрия апа белән үземнең дә аралашканым бар. Бик хисле, ягымлы, күркәм холыклы ханым ул. Үзе шигырьләр дә иҗат итә. Нечкә күңел, гадилек, шигырь ярату Алмазга да әнисеннән күчкәндер..
«Болар артист кебек тә түгел»
Фотога төшерүен сорап бер апага эндәшкән идем, ул тиз генә концерттагы хис- кичерешләре белән дә уртаклашып алды. Алмаз белән Зөлфирәнең концертын беренче генә каравы икән. “Болар артист кебек тә түгел, сәхнәдә кебек тә түгел. Шушында арабызга төшеп сөйләшеп басып торалармыни”, - ди Файмә апа кет-кет көлеп. Алмазның Эльмира Җәлилова иҗат иткән туган нигез турындагы шигырен сөйләгәндә үксеп бетүен дә яшермәде. Ул шигырьдәгечә ачылмаска дип йозак салынган капкалар бик күп шул авылларда, кызганыч. Күпләрнең йөрәгендә яши торган шәхси фаҗигасе бу…
Бу концертта бер әйберне аңладым, Алмаз белән Зөлфирәнең җырлары да, сүзләре дә кешене үткәне белән бәйли икән. Шуңа да җылы икән монда, шуңа да концерт беткәч тә кайтасы килми икән.
…Менә авыл урамы. Сызылып таң ата, көтү чыга. Әнә капка төбендәге чирәмне таптатмаска дип чыбык тотып басып торучы “бдительный” бабайлар, сөт тапшырганда ике чиләктәге сөт тә тигез булсын дип, сөткә аз гына (тамызып кына) су кушып тапшыручы киленнәр. Киң капка төпләре, анда бернинди телефон турында белмәгән, мәш килеп уйнаучы бәхетле бала-чага. Алты почмаклы агач йорт. Менә монда мич. Аның артында чаршау белән бүлеп куелган юыну урыны. Шушы йортта бер көтү бала-чага, алар янына кышкы салкыннарда бозау, баскан вакытта каз да кереп өстәлә әле.
Шушы мизгелләр күз алдыннан бер-бер артлы тезелешеп үтә. Алмаз белән Зөлфирә бу хатирәләрнең һәрберсен уш китмәле кызык итеп сөйли. Аларга кушылып шаркылдап көләсең, ә үзеңне эчтә нәрсәдер чеметеп-чеметеп ала…Шул көтү чыккан, сөт исе килгән җәйге авыл урамнарын һәм балачакны сагыну хисе бу.
“Бер үк язлар ике булалмый”
Өч сәгатькә сузылган концертның соңгы бүлеге шигырь яратучыларга аеруча ошагандыр. Әнгам Атнабаевның “Миләүшә көндәлегеннән” поэмасын, мәгънә буенча туры килә торган җырлар белән бүлә-бүлә укыды Алмаз белән Зөлфирә.
Синең дә, минем дә үз тормышым,
Өшегәндә кайтып җылынырга
Синең дә, минем дә үз куышым.
Табигатьнең усал законы бар:
Бер үк язлар ике булалмый,
Гөлләр, чәчәкләр дә, кешеләр дә
Ике туып, ике үлалмый...
Мәхәббәт тә шулай рәхимсез —
Тик бер килә, ике килалмый.
Кит!
Безнең рәтне тутырып хатын-кызлар утырган иде. Рәхәтләнеп, бер-беребезгә караша-караша, балавыз сыктык.
Бу концерттан кайткач шактый йоклый алмый яттым. “Не к чему придраться” диме әле урыс халкы. Әче телле булмасам да, чынлап та китек урыннары очраса, алар күз уңымнан читтә калмас иде. Ләкин… булса да булыр икән бер илаһи идеаль концерт. Гадилектә – даһилык, диләр бит. Алмаз белән Зөлфирәнең иҗаты турында әйтеп булыр иде бу сүзләрне. Һәм бер генә теләк – ул беркайчан да үз асылын югалтмаса иде.
“Беркайчан да тамашачы алдында ямьсезләнергә, әти-әниләребезнең йөзенә кызыллык китерергә язмасын”, - диде Алмаз Мирзаянов үзе дә ахырдан. Амин.