news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов: «Бер ае да тулмаган баланы калдырып йөрергә туры килә»

news_top
Алмаз Мирзаянов: «Бер ае да тулмаган баланы калдырып йөрергә туры килә»
Фото: Алмаз Мирзаянов архивыннан

Иҗади гаилә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның икенче тапкыр әти-әни булулары хакында «Интертат» хәбәр иткән иде. Өйгә бәби кайтып, күңелле мәшәкатьләр башланып китсә дә, җырчы гаиләнең гастрольләр, концертлар графигында үзгәрешләр көтелми. Алмаз белән Зөлфирә тамашачыларын элеккечә үк яңа программа белән сөендерергә җыена. Чөнки нәни Мирзаянованы караучы ярдәмчеләре янәшәләрендә. Бу хакта «Интертат»ка Алмаз үзе сөйләде.

«Безнең әби (Зөлфирәнең әнисе Сәвия ханым) – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Хәзер менә, эшен калдырып, тулысынча безнең балалар белән шөгыльләнә. Без концертларга әзерләнәбез. Иртән чыгып китәбез дә, көндез кайтып килеп, тагын чыгып китәбез. 1 ае да тулмаган баланы шулай калдырып йөрергә туры килә. Тик, эшебез шул булгач, кая барасың. Арбадан төшеп калып булмый.

«Акча җитмидер, өйләрендә ятсалар да булыр иде», – дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Аз гына ятып карасаң да, ничек артта калганың шунда ук күренәчәк. Чөнки безнең эшебез «больничный» ала торган эш түгел. Ярый Зөлфирәнең декрет ялы бар, ул безнең оешмада рәсми рәвештә эшли. Шуңа да карамастан, мин декретта, дип утыра торган түгел. Чөнки радио-телевидениеләргә еллык ротацияләр кертелгән.

Акчаны чыгару белән генә түгел, кире алырга да кирәк. Гаиләне тәэмин итәргә, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген кайгыртырга, киләчәк иҗатыбызны да уйларга кирәк. Шуңа, өйдә карап торучыбыз булганда, эшлибез. Әбигә рәхмәт кенә. Няняга гомердә дә калдырып чыгып китә алмас идек», – диде Алмаз хәбәрчебезгә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 февраль 2026
    Исемсез
    Бик яхшы 👍әби булу бик яхшы дөрөс тәрбия бирер күзен дә алмас сөенеп карар бәбине , ә сезгә иҗади зур уңышлар телим . сезнең концертыгызда булганым юк әлбәттә ну утреп буласы килә , сезнең теливидиниядәге чыгышларыгыз шак катмалы , супер шигри юллар белән үрелдереп барула искиткеч матур сокландыргыч . сезнең сәхнәдә тотуыгыз жестлар күз карашвгыз белән ыикерегезне күрсәтә белү мимика гәүдә тоту бу берәүдә дә юк татар эстрадысында мөгаен алда сезне зур уңышлар көтөп алсын , сау сәләмәт булыгыз әбиегезгә сабырлык сәләмәтлек теләп калам .
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар