Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Миргаязов: «Мин әйткән сүзләр кемнеңдер йөрәгенә тигән икән, миңа бик кызганыч»

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов социаль челтәрләрдә үзенә каршы барган «хейт»ка җавап бирде. «Интертат» хәлгә ачыклык кертә.

news_top_970_100
Алмаз Миргаязов: «Мин әйткән сүзләр кемнеңдер йөрәгенә тигән икән, миңа бик кызганыч»
Рамил Гали, архив

Социаль челтәрләрдә «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка каршы «хейт» башланды. Төп сәбәп – аның татар телле радиоларның баш мөхәррирләре катнашында булган түгәрәк өстәлдә әйтелгән сүзләре. Очрашуда мөхәррирләр һәм «Акчарлак» газетасы журналистлары радиоларның хәзерге проблемалары турында фикер алыша.

«Уртача 80-90 процент тыңлаучы радионы фрагменталь рәвештә тыңлый. Кеше радионы бик күп булса ярты сәгать тыңлый ала. Әгәр дә ул көне буе тыңлый икән, ул кеше безгә кирәк түгел, чөнки аның коммерция кыйммәте бик әз, чөнки ул – йә пенсионер, йә инвалид, йә бала, йә әби», – дип әйтә Алмаз Миргаязов, радиолардагы реклама һәм коммерциягә бәйле сорауга җавап итеп.

Фото: © видеодан скрин

Түгәрәк өстәлне «Акчарлак» газетасы редакциясе 7 майда үткәргән. Ләкин монтажланган видеосы шушы көннәрдә генә редакциянең «Ютуб» каналында урнаштырылды. Видеоның шушы өлеше социаль челтәрләрдә таралды һәм, блогерлар тарафыннан да кискен тәнкыйтькә дучар булып, Алмаз Миргаязовка төрле сүзләр яудырылды.

«Безнең кебек көне буе радио тыңлаучылар кыйммәтле түгел икән. Үзенең каян чыкканын, кабыклы бәрәңге ашап үскәнен онытты микән?», «Инвалид калып, радио тыңлап утыруга калу берәүдән дә ерак йөрми», «Сәнәктән көрәк булган, б.к түгәргә ярап торган», «Бөтен кеше каршысында гафу үтенсен! Бу кешегә оят! Эшеннән алсыннар», «Сөрергә кирәк аны» кебек сүзләрне социаль челтәрләрдә күпләп яздылар.

«Акчарлак» редакциясеннән алынган бу видео ике яктан да киселгән»

Алмаз Миргаязов «Интертат»ка сүзнең чынлыкта ни турыда барганын сөйләде.

Түгәрәк өстәл вакытында без милли радиоларның проблемалары, аларның киләчәге, язмышы һәм аларның тыңлаучылары турында фикер алыштык. Шушы очрашуда «Акчарлак» газетасы журналистыннан: «Ни өчен озын форматлы тапшырулар бары тик «Китап» һәм «Тәртип» радиоларында гына чыга?» – дигән сорау булды. Әлеге сорауга мин аныклап җавап бирдем. Чөнки коммерция радиоларында иң беренче максат – ул керем алу, реклама бирүчеләрдән акча алу. Реклама бирүчегә кем кирәк? Аларга күп керемле, машина алырлык булган, көн саен ресторанга яки кибеткә бара ала торган кешеләр кирәк.

Андый кешеләр радионы 3-15 минутка хәтле вакытта тыңлый. Бу – рәсми факт. Әгәр дә син тапшыруыңны 7-8-10 минут эченә сыйдыра алмыйсың икән, димәк, тапшыруны алга таба тыңламыйлар, яисә башы яки ахыры тыңланмый. Шуннан мин әйттем: «Әгәр тыңлаучы шушы кысаларга сыешмый икән, озаграк яки көне буе тыңлый икән, димәк, реклама бирүче фикеренчә, ул – я пенсионер, яисә аз керемле, яисә социаль яктан якланмаган кешеләр».

Кызганыч, андый кешеләр безнең реклама бирүчеләргә кыйммәтле түгел. Шуңа күрә, икешәр-өчешәр сәгатьлек тапшырулар, аудиокитаплар һәм аудиоәсәрләр «Китап» радиосында чыга, дип аңлаттым. «Китап»та реклама юк һәм була да алмый. Шуңа без акчаны бүтән җирләрдән – грантлар аша, яисә меценатлардан эзлибез.

Кызганычка, «Акчарлак» редакциясеннән алынган бу видео ике яктан да киселгән. Шул кисеп алынган фрагмент буенча миңа ниндидер кешеләр яла ягалар, һәм методик рәвештә оештырылган хейт кампания алып барыла.

Әгәр дә мин әйткән сүзләр кемнеңдер йөрәгенә тигән икән, миңа бик кызганыч. Ләкин минем әйтәсе килгән сүзем һич кенә дә кемнедер рәнҗетү йөзеннән түгел иде. Беренчедән, бу – түгәрәк өстәл, фикер алышу һәм проблемаларны хәл итү. Бу – бернинди дә әңгәмә дә, интервью да яисә Алмаз Миргаязовның фикере дә түгел.

Фото: © Рамил Гали, архив

Бу – техник видео һәм ул минем белән килешенмичә «Ютуб»ка чыгарга тиеш түгел иде, чөнки минем халыкка әйтергә теләгән рәсми фикер яңгырамый анда. Шул исәптән, күрмәүчеләр өчен дә сәгатьләр буена китаплар укучы, 50дән «өстәге» тыңлаучыларга ретро җырлар яудыручы радионы «үз аудиториясенә каршы» дип атауны мин берничек тә аңлый алмыйм.

Кеше коткысына бирешмәгез. Кызыксындырган, борчыган, икеләндергән сорауларыгызны турыдан, шәхсән мөрәҗәгать итеп, шалтыратып, язып, килеп, түгәрәк өстәлдә булган Алмаз Миргаязовның үзенә, «Татар радиосы»ның музыкаль мөхәррире Алсуга, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага, «Болгар» радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримовка яисә, иң яхшысы – гауга чыгарган видеоның хуҗалары «Акчарлак» газетасы редакциясенә бирегез.

«Китап» радиосын тыңлагыз, чөнки анда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә, пенсионерлар өчен дә, студентлар өчен дә тапшырулар бар.

Акчарлак редакциясе гафу үтенә

Очрашуны оештырган «Акчарлак» газетасы журналисты Әдилә Рәхимова да гауга килеп чыгуга борчылуын белдерде. Видеоны монтажлау Әдилә өстендә булган.

Яз көне радио мөхәррирләре белән җыелдык. Безгә укучыларыбыз да, шалтыратып, радиога кагылышлы зарларын әйтәләр. Шул сорауларны җыеп, сөйләшеп утырдык. Бик әйбәт кенә материал килеп чыкты. Бу көннәрдә «Ютуб» каналга видеоның кыска вариантын куйган идек.

Гауга килеп чыккан тема – ул коммерция, реклама турында. Алмаз Миргаязов коммерциягә кагылышлы җәмгыять төркемнәрен атады. Коммерция, реклама ягыннан радиога башка төркемнәр – реклама сатып ала алучылар кызык булуын әйтте.

Милләт өчен нәрсә кирәк, нәрсә эшләргә була, радиоларның үсеше турында да сөйләштек. Тик, нигәдер, бөтен сөйләгән мәгълүматтан шул бер җөмләне контексттан алып, имештер, ул төркемнәр кирәкми, дигән кебек мәгънә чыгарып, социаль челтәрләрдә бик ямьсез һөҗүм итә башладылар.

Видео яз көне редакцияләнде, һәм без «исходник»ларны юкка чыгарган идек, чөнки анда 3 сәгатьтән артык сөйләшү булды. Кыскартылган вариантын гына калдырдык. Видео «Ютуб»та бар иде. Безнең редакция намус һәм дәрәҗәне төшерү, кимсетү кебек әйберләргә каршы, бездә андый сәясәт түгел. Шуңа күрә «Ютуб»тан ул видеоны алырга, дигән карар кылдык, чөнки күп кешеләр мәсьәләне аңламыйча да ташлана башлый, – дип сөйләде Әдилә Рәхимова.

«Акчарлак» редакциясе видео аркасында килеп чыккан гауга өчен Алмаз Миргаязовтан гафу үтенгән.

Гөлинә Шәйхи: «Ялгышкан очракта да кешегә андый сүзләр әйтергә ярамый»

«Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире Гөлинә Шәйхи, Алмаз Миргаязов тарафына әйтелгән сүзләр урынлы түгел, дигән фикердә. «Алмаз Таһирович – «Китап» радиосы өчен генә түгел, бөтен татар радиолары өчен бик зур өлеш керткән, аларның нигезендә торучы кеше», – ди Гөлинә.

4-5 көн дәвамында бу ситуацияне күзәтеп барам. Чөнки бу – Алмаз Таһировичка гына түгел, «Китап» радиосына да кагыла. Без – бер гаилә. Әгәр дә Алмаз Таһировичка ниндидер сүз, мыскыл итүләр тия икән, димәк, ул безнең гаиләгә дә кагыла. «Китап» радиосында нибары 3 кеше эшлибез. Шул 3 кеше бөтен радио эшчәнлеген алып бара.

Алмаз абыйның нинди көчләр белән бу ешлыкны алганын беләм. Бу радиога зур хезмәт кергән. Радио эшли башлаганда коронавирус вакыты иде. Иртәдән төнгә кадәр эшләүче «Китап» радиосын башлап җибәрергә нинди көч салынганын радио башында торучылар үзебез генә беләбез. «Китап» – без тудырган бала кебек, һәм ул балага әле 3 кенә яшь. Аңа аяк чалырга, кискен сүзләр әйтергә кирәк түгелдер, дип саныйм.

Бу фәкать 3 аккаунтта гына алып барылган сүз атыш булды. Алмаз Таһировичка бик кискен сүзләр әйтелгән, гәрчә видео контексттан өзеп алынган булса да. Кешеләр моны бер яктан гына күреп, ситуациягә башка фикер салдылар. Альберт Шакиров: «Бу ситуациядән хәйләле ысул белән дә чыгып калып була иде», – диде. Бик хәйләле ысулын мин дә әйтә алам. Әгәр дә түгәрәк өстәлдә катнашкан бөтен баш мөхәррирләрне «Таяну ноктасы»на чакырып, туры эфир барышында әлеге сорауга ачыклык кертелсә, дөрес булыр иде.

Ул аккаунтларда бик күп кискен сүзләр, каргышлар, рәнҗешләр яңгырады. Әгәр Алмаз Таһирович ялгышкан очракта да, ялгышты, дип әйтмим, ялгышкан очракта да, кешегә андый сүзләр әйтергә ярамый. «Үзең дә инвалид калырсың әле», «үзең дә пенсионер буласыңны онытма» дигән күп пычрак сүзләр әйттеләр. Рәнҗеш һәрвакыт ике яклы була. Ул – балаларга, аннары оныкларга күчәргә мөмкин булган куркыныч әйбер.

Милләт һәм татар телен саклау өчен Алмаз Таһировичның керткән өлеше зур. Бүген ул, көн дими, төн дими, «Ютуб» каналы, «Телеграм», «ВКонтакте» ларны алып бара. Тыңлаучыларның күңеле булсын, нәкъ менә олы яшьтәге кешеләргә уңайлы булсын өчен, ул бөтен хикәяләрне үзе «Ютуб»ка урнаштыра.

Аның тарафына әйтелгән әлеге сүзләр урынлы түгел, дип саныйм.

Ниндидер сүзләр белән радионы юк итәргә тырышучыларга сүзем шул: барыбыз да милләт өчен тырышабыз, һәм татар телен саклауга зур өлеш керткән кешеләргә бердәм булып, бер юнәлешкә атларга кирәк. Кичә көне буе «Китап» радиосына радиотыңлаучыларыбыздан «без сезнең белән» дигән хатлар килеп торды. Авыр чакта да, рәхәт чакта да безнең белән булганнары өчен рәхмәт.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 5 сентябрь 2023
    Исемсез
    очсыз татар радиосыннан да эшэкерэк ТМТВи бар эле, пучтэк жыр йырлаучы бездарьлар жыены
  • 31 август 2023
    Исемсез
    Бу очрашуда ник атаклы, чал тарихлы "Татарстан" радиосы катнашмаган?
  • 30 август 2023
    Исемсез
    Халык сузе бит Алмаз эфэнде, халык ялгышмый
  • 30 август 2023
    Исемсез
    👍🏼
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100