Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Миргаязов: «Китап» радиосы Татарстан районнарында бушлай концерт куячак»

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән җәһәт кенә интервью.

news_top_970_100
Алмаз Миргаязов: «Китап» радиосы Татарстан районнарында бушлай концерт куячак»
Рамил Гали

Алмаз әфәнде, соңгы елларда халык аеруча кайсы шагыйрьләрне яратып тыңлый?

Вакыт белән сыналган шигырьләр, беренче чиратта, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗминекеләр дип уйлыйм. Яшь шагыйрьләрдән Нурлан Ганиев популяр.

Нурлан Ганиев ни өчен популяр икән?

Яшь буын язучылар иҗат иткән әсәрләрнең көче актуальлектә. Алар бүгенге кешенең күңел халәтен, тормышка мөнәсәбәтен тасвирлый. Шушы ук шигырьләр илле ел элек чыккан булса, аларны беркем аңламас иде. Киләсе илле елдан соң да аларны аңларлармы икән? Без мәктәптә Гомәр Бәшировның «Намус» романын укыдык. Ул социализм заманында колхозда эшләгән хатын-кызның батырлыгы турында язылган әсәр. Бүген аны аңлый алырдай яшьләр бармы икән? Әйтә алмыйм. Егерме яшьлек егет-кызларга Лев Толстойның крепостной крестьяннар турындагы әсәрләре күпкә якынрак, чөнки аларны күңелгә якын образлар, метафоралар аркылы тасвирларга мөмкин.

Узган ел «Китап» радиосы автотур оештырып, Татарстан һәм Башкортстан районнарын урап кайткан иде.

Әйе, былтыргы көздә без «Китап» радиосы символикасы ябыштырылган автобуска утырып, «Әдәби-музыкаль десант» дип аталган автомарафонга чыгып киткән идек. Без ул десант нәтиҗәсендә Татарстанның һәм Башкортстанның сигезәр торак пунктында туктап, урам концертлары куйдык. Татарстанда безне колач җәеп каршы алсалар, күрше республикада бераз башкачарак мөгаләмә булды. Гомумән алганда, узган елгы автомарофон «Китап» радиосы, әдәбиятыбызны, шигъриятебезне халыкка якынайту өчен уңышлы булды. Язучыларыбызның укырлык һәм тыңларлык әсәрләре бар. Аларны кешеләргә ишеттерү – бик кирәкле эш булды.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Әлеге чараның нәтиҗәсе сизелдеме?

Ул вакытта кайбер социаль челтәрләр тыелмаган иде әле. Шулар аркылы халыктан күп кайтавазлар килде, төрле авылларга, районнарга чакырдылар. Тик бөтен чакырган җиргә керә алмадык.

Бу эш дәвамлы булырмы?

Узган елгы автомарафоннан илһамланып, чыннан да, аны дәвам итәргә булдык. Без моның халыкка кирәк икәнен аңладык. Быел һәм киләсе елларда районнарда урам концертлары оештырырга җыенабыз. Бу – уникаль проект. Хәзер авылларга чыгып, бушлай әдәби-музыкаль чаралар оештырып йөрүчеләр юк. Бүген бөтен әйбер коммерциягә корылган бит, ә без кеше акча түләп йөрми торган, ләкин татарның зәвыгын, калебен тәрбияли торган чара уздырабыз. Безнең халык борынгы заманнардан шигырь, җыр яраткан. Автомарафон ярдәмендә татарның канына сеңгән хисләрне актарып чыгара, кешеләрне нәфис сүз тыңларга өйрәтә алсак, бу безнең өчен зур җиңү булачак.

Кайчан автомарафонга кузгаласыз?

Беренче концерт 26 июньдә сәгать өчтә Кукмарада булачак. Район үзәгенең Комсомоллар паркында чыгыш ясарга җыенабыз. Шул ук көнне кичке алтыда Арчаның үзәк стадионында – Сабантуй була торган урында концерт куячакбыз. Шул рәвешле һәр якшәмбе саен бер-ике районны йөреп чыгарга планлаштырдык.

Тагын ике концерт Әгерҗедә һәм Менделеевскида булыр дип өметләнәбез. Бу җәйдә шулай ук республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарын колачлап чыгу күздә тотыла, чөнки безне узган ел Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарыннан чакыручылар аеруча күп булды. Буа, Чүпрәле, Алексеевск, Нурлат, Чирмешән, Әлки районнарына да җитешәсебез килә. Быел август азагына кадәр ундүрт районга барырга җыенабыз. Алардан кайткач, Казанның дүрт паркында «Мин матурлык эзләп йөрим» дигән әдәби-музыкаль кичәләр уздырырбыз.

Концерт программасы ничә сәгать барачак?

Ул халыкны ялыктырырлык дәрәҗәдә озак бармас. Шигырьләр уку белән җырлар башкару сәгать ярымга сузылыр. Аннан артмас.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Анда кемнәр катнаша?

Әдәбият блогында Лилия Кадыйрова һәм яшь шагыйрә, курчак театры артисты Сәйлән катнашачак. Концерт өлешендә баянчы Ильяс Шәрипов, моңлы тавышлы җырчылар Зәринә Хәсәншина, Айрат Ганиев булачак. Фәрит Низамиев кушылыр дип көтәбез. Җырчылар романслар да, халык күңеленә сеңгән 1970-2000нче еллар җырларын да заманча аранжировкада башкарачак. «Китап» радиосының асылын вакыт аша сыналган җырлар тәшкил итә. Урам концертларында да шулар җырланачак. Татар кешесе аларны күңел түрендә йөртә һәм ишетү белән аның хатирәләре яңара.

Татарстанда яшәүче халыкларның да әдәбиятын һәм халык авыз иҗатын ишеттерәсебез килә. Мәсәлән, Кукмарада удмуртлар һәм марилар күп яши. Кукмарада аларның да фольклорын чыгарып карарга булдык.

Районнар концерт оештырырга ярдәм итәме?

Әлбәттә, алардан башка гына булмый. Һәр районда урам сәхнәсе бар. Без шуларны кулланырга тиеш булабыз. Программа төзегәндә, халыкка концерт турында мәгълүмат җиткергәндә җирле хакимият булыша.

Яңгыр яуса, концерт башка атнага күчерелмиме?

Күчерәргә җыенмыйбыз. Яңгыр яуса, концертны кулчатыр астында да тыңларга мөмкин.

«Китап» радиосының аудиториясе арттымы? Гомумән, кем аның тыңлаучысы?

Безнең аудиториянең күпчелеге 30 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар. Алар 1990нчы еллар эстрадасыннан алып, борынгырак чорны хәтерли. Исегездә булса, 1990нчы елларда эстраданы бер көнлек җырлар баскан иде. Алар арасында лаеклылар да булды. Без вакыт аша сыналган җырларны барлап, аларга игътибарны арттыруны максат итеп куйдык. Алар безнең ярдәм белән киләсе буыннарга тапшырылырга тиеш. «Заманында халык яратып тыңлаган кайсы җырларны яңартып башкарырга була икән?» – дигән сораулар белән редакциябезгә мөрәҗәгать итүче җырчылар һәрдаим арта бара. Игътибар иткән булсагыз, соңгы елларда эстрадада яңартылган иске җырлар артып китте. Бу бик отышлы алым булып чыкты. Безнең миссиябез тормышка ашты дип саныйм.

 

Фото: © Рамил Гали

Тыңлаучылар артамы соң? Алга китеш бармы?

«Китап» радиосы Казанда FM ешлыкта яңгырый башлагач, тыңлаучылар артты. Бу кайтавазлардан, сораштырулардан да күренә. Кешеләр безнең радионы тыңлаган мизгелләре белән социаль челтәрләр аша да бүлешә.

FM радиоларның аудиториясен үлчи торган «Медиаскоп» дигән оешма бар. Аның хезмәте 250-300 мең сум тора. Без әлегә аның кадәр акчаны тикшеренүгә тота алмыйбыз.

Безне смартфоннардагы кушымта ярдәмендә дә тыңлап була. Бүгенгә «Китап» радиосы кушымтасы 20 меңнән артык кешенең телефонына йөкләнгән.

FM ешлыкны тикшерергә бераз иртәрәктер әле, чөнки безнең ачылганга нибары ел ярым вакыт узды. Өч елдан соң аудиторияне үлчәргә була.

Халык кайсы җырларны аеруча яратып тыңлый икән?

Кешенең геном хәтере дигән төшенчә бар. Мәсәлән, мин утыз ел буе тыңламаган җырны ишетеп, ул күңелдәге иң якты хатирәләрне актарып чыгарырга мөмкин. Нәтиҗәдә ул минем иң яраткан җырларым рәтенә керәчәк. Күптән тыңламаган очракта да шулай булуы бар. Җырның популярлыгы дигәндә, аның һәрдаим кабатланып торуы күздә тотыла. Безнең ешлыкта күбрәк 15-35 ел элек популяр булган җырлар куела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100