Украинада һәлак Алмаз Кәбировның әнисе: «Җирләгәнче битләреннән сыйпап сөйдем...»
24 декабрь көнне махсус операциядә һәлак булган Питрәч районы Карповка авылы егете Алмаз Кәбировны соңгы юлга озаттылар. Яралы иптәшен коткарырга тырышканда һәлак булган Алмаз, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде.
Алмаз Кәбиров – Тинчурин театры артисты Ренат Шәмсетдиновның туганы – апасының улы. 31 яшьлек Алмазның һәлак булуы турындагы хәбәрне социаль челтәрләр аша ишеттек. Алмазга багышлап якыннары ясаган видеоязманы да, үзем өчен бөтенләй чит кеше булса да, күз яшьләрсез карау мөмкин булмады.
Фотоларыннан ук Алмазның тәртипле егет икәнлеге күренә. Күзләре көлемсерәп тора, ихлас. Аның уйнап-көлеп йөргән видеоларына җәсәден Казан моргыннан табутка салып алып чыккан видеолар тоташып китә. Бер мәлдә акыл моның моның чынбарлык икәнлеген аңлаудан баш тарта.
Гаилә башлыгы, Алмазның әтисе Рәфкать абый, минем белән ирләргә хас сабырлык белән сөйләште… Тавышына сагыш сарылган. Аның сүзләренчә, Алмаз махсус операциягә иң беренче дулкында ук китеп бара. Гомер буе дөрес итеп яшәргә өйрәнгән егет повестканы үзе барып алып кайта. Рәфкать абый үзе дә, олы улы Азат белән төпчеге Алмаз да армия хезмәтендә булып, ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп кайтканнар. Тик Алмазның язмышына хәрби эш белән бәйле тагын бер, гомерен хәл итәчәк сынау язылган булган шул.
Мәрхүмнең әнисе Рушания апа Кәбирова бик аралашучан, ачык кеше икән. Телефон аша гына аралашсак та, Рушания апа күңелен бушатты кебек. Балаларын югалткан аналар белән сөйләшер алдыннан мин бик борчылам. Аның «мин үз-үземә еламаска сүз бирдем», «улым миңа бу хәсрәтне кичерергә күкләрдән ярдәм итәр» дигән сүзләрен ишетеп, мин дә тынычлана төшәм.
Улым үз гомерендә беркемгә дә авырлык китермәскә тырышты. Проблемаларын сөйләп, безне дә борчуга салганы булмады. Дуслары көн дә хәлебезне белешәләр. «Рушания апа, бернәрсә өчен дә кайгырмагыз, кабер ташын да үзебез ясатабыз», – дип торалар. Аларның безгә, улыма карата шундый мөнәсәбәтен, хөрмәтен күреп, улымның бик яхшы кеше булганлыгына тагын бер кат инанам, – ди әни кеше.
Алмаз мәктәптә укыганда, бик яратып, волейбол белән шөгыльләнә. Җыелма команда составында алган медальләре дә бик күп.
– Кайбер фәннәрдән артта кала башласа да, укытучылары, мәктәпнең спортчы егете булганга, сүз әйтмиләр иде аңа, – ди Рушания апа.
Имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Алмаз Казан автотранспорт техникумына укырга керә. Шуннан армия хезмәтенә китә, хәрби бурычын Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә үти. Армия сафларыннан кайткач, техникумны тәмамлый.
Яратып укыса да, һөнәре буенча эшләмәде. Тәҗрибәсез белгечләрне ишек ачып көтеп торучы да юк бит инде. Ләкин улым «минем дипломым бар» дип, дипломын кочаклап, кайгырып утырмады. Дус егетләре белән бригада төзеделәр дә, заказга йортлар салып йөри башладылар. Үзлектән ташчы һөнәрен үзләштерде. Аның истәлеге булып, беседкабызга чыгарган миче генә калды хәзер. Ошамаган җирләрен сүтә-сүтә, озаклап, тәмен белеп чыгырган иде ул мичнең, – дип искә ала Рушания апа.
«Катлаулы операция ясаганнарын көтеп, 6 ай яныбызда яшәде»
Повесткасын алып кайту белән, Алмаз айга якын «Казан-Экспо»да өйрәнүләр уза. Украинада, Сватово юнәлешендә хезмәт итә һәм, озак та үтми, җитди яралана.
Башта госпитальдә ятты, аннан яныбызга кайтардылар. Умыртка сөяге янындагы кыйпылчыкны алу өчен катлаулы операция ясаганнарын көтеп, 6 ай яныбызда яшәде. Аллаһы Тәгалә: «Бу баланың гомере бетәчәк бит инде, әти- әнисе янында торырга өлгерсен», – дип исән калдыргандыр аны ул вакытта. Үзебез дә балабызны рәхәтләнеп күреп калырга җитештек.
Алмазның тизрәк иптәшләре янына китәсе килде. Ләкин ул барган саен, госпитальдә урын булмауны сылтау итеп, операцияcен кичектерә килделәр. Озакка киткәнгә, улымны инде частьләрендә югалтып, эзли башлаулары билгеле булды. Шуннан соң военкоматка барып: «Командирларыма миңа операция ясамаганнарын аңлатыгыз», – дип таләп итә башлагач, госпиталендә дә урын булды, операциясен дә ясадылар. Госпитальдә 1 ай да 5 көн ятты. Ярасы үлекли башлап, аны яңадан ачып чистарттылар. Госпитальдән чыгу белән, өйдә аз гына да тернәкләнү узмыйча, ачык яра белән яңадан китеп барды.
26 июль көнне Алмазыбызны соңгы тапкыр күрдек. Бөтен туганнарыбыз җыелышып озаттык үзен, абыйсы Украина чигенә кадәр шәхсән илтеп кайтты, – ди Рушания апа.
Махсус операциядә Алмазның хәбәрләре гел килеп тора. Баштарак посылкаларны да зур рәхмәтләр белән кабул итә. Тик соңгы тапкырында, сизенгән кебек: «Бөтен әйберебез дә бар, җибәрә күрмәгез», – дип, посылка салмаска куша.
29 ноябрь көнне: «Әни, мине югалтмагыз, безне яңа позициягә күчерәләр», – дип смс язды. Шул көннән соң элемтә бетте.
5 декабрь көнне исә Алмаз бер авылдашыбыз белән очрашкан. Ул үзе теләп киткән иде. Кочаклашып күрешкәннәр. «Илнур, әгәр әти-әниләрең белән элемтәгә чыга алсаң, Алмаз исән-сау, дип әйт әле. Минекеләргә җиткерсеннәр», – дигән. Илнурның әнисе миңа шул көнне: «Улың исән-сау», – дип шалтыратып әйтте. Ләкин Илнур белән сөйләшеп озак та тормыйча, улым һәлак булган. Шәхси әйберләрен кайтаргач карадык – сәгате 5 декабрь көнне 22:35 минутта туктаган.
Улымның ничек итеп бомбага эләгүе хакында блиндажда бергә яшәгән Тимур дигән иптәше тәфсилләп сөйләде. «Атышлар тынып торган арада, мин посадка ягына торып йөгердем. Карасам – бер яралы солдатны сөйрәп, Алмаз килә. Мин дә яннарына йөгердем, яраланган солдатны икәүләшеп алып чыга башладык. Шул вакыт өстебездә «птичка» (алар дроннарны шулай атыйлар иде) эленеп торганны күрдек. Инде посадкага җитәргә дә күп калмаган иде. Алмаз теге солдат белән мине бер якка этеп җибәрде, үзе икенче якка сикерде. Дрон нәкъ аның өстендә шартлады», – дип сөйләде.
Теге яралы егет тә бу хәлләрне үз күзләре белән күргән. «Аягына баса алмаган кеше шок халәтендә: «Алмаз!» – дип кычкырып, сикереп торды», – ди Тимур.
«Үзебезчә җирләдек. Битләрен сыйпап-сыйпап сөйдем»
12 декабрьдә военкоматтан рәсми хәбәр килде, – дип дәвам итә сүзен Рушания апа. – 24е җәсәден дә көтеп җиткердек балабызның. Самолет булмагач, гуманитар ярдәм илткән машинага салып алып кайта алдылар. Үтенечебез буенча Казан моргыннан кәфенләп кайтардылар. Табутка салганнар иде, хәрби кеше булгач, шулай тиештер. Әмма кабергә кәфен белән иңдердек, табутын ягарга куштылар.
Дөрес итеп, үзебезчә җирләдек, инде җаны тынычлангандыр. Ул шулай тиз дә, озак түгел, нәкъ 2 атна узгач кайтырга тиеш булгандыр. Башта табигате дә каршы барды бит аның, зәмһәрир суыклар торды, аннан кисәк җылытып җибәрде. Кабер казучыларга да җиңелрәк булды. Ә хәзер, җир өстенә юрган ябып куйган кебек, ничек матур итеп кар яуды. Аллаһы Тәгалә улымны үзенең рәхмәтләре белән каршы алгандыр.
Бар җире дә исән-сау иде. «Гәүдәсендә җәрәхәтләр тапмадым, ярасы башындадыр», – дигән иде дусты. Чыннан да, йокы артериясенә кыйпылчык тиеп һәлак иткән улымны. Җирләгәнче битләреннән сыйпап-сыйпап сөйдем, бөтен әйтәсе сүзләремне янәшәсенә утырып әйттем. «Әни, елама», – ди торган иде үзе. Яратмый иде елаганнарын. Мин дә үз-үземә «еламаска тырышачакмын» дип сүз бирдем, – ди Рушания апа
Алмазны Питрәчтәге яңа мөселман зиратына җирләгәннәр. Үзе Шәле авылыннан булса да, анда мәрхүмнәр бик тыгыз яталар, дип, Рушания апаның баласының җәсәден башка зиратка иңдерәсе килгән. Алмазга, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены тапшырганнар. Аны хәрбинең туганнары кабул итеп алган.
«Улым миңа, күкләрдән булса да, шушы хәсрәтемне җиңеп чыгарга булышачак»
Алмаз Кәбиров өйләнергә җитешмичә калган, әти-әнисе белән яшәгән. Яраланып, хәрби түләүләрен алгач, үзенә аерым фатир алып куйса да, ялгызы тору, өйләнү турында сүз кузгалтканы булмаган аның.
Бәлки, үзем белән берәр нәрсә булса, ятимнәрем калачак, дип тә уйлагандыр. Төпләп кенә йөргән кызы да булмады кебек. «Улым, вакытың уза, балалар үстерәсең бар бит», – дип әйтә башлагач та: «Әни, сөйләп бетердеңме? Яра-а-ар, аңладым», – ди торган иде. Артыгын сөйләмәде, бәлки, шәхси тормышы турында дуслары күбрәк белгәндер.
Үлем хәбәрен ишеткәч, өйләнергә җитешмәде, үзеннән соң нәсел дәвамчысы да калмады, дип уйладым. Аннан хатыны үзенә иптәш табар, ә бала ятим булып үсәр иде. Бәлки, ул кеше улымның баласын кагар, ә минем шуларны күреп йөрәгем әрнер иде, дип тынычландырдым үземне, – ди Алмазның әнисе.
Рушания ападан: «Үкенечләрегез калмадымы?» – дип тә сорадым.
Без бик тату яшәдек, Гөлназ… «Бер тапкыр булса да исереп тә кайта белмәде бит ул, бер тискәре ягы булды, дип искә алыр идек, ичмасам», – дип утырды әле туганнарыбыз да. Тәмәке тарткан ул, әмма бер тапкыр да безгә күрсәтеп тартканы булмады.
Әле әтисе белән дә сөйләшәбез. «Алмаз безгә гел махсус операциядә кебек булыр инде», – дим. Без бит Алмаз киткәннән бирле әтисе белән икәү генә яшәргә ияләштек инде. Ял саен балалар, оныклар кайта. Алмаз – төпчегебез иде. Тагын олы кызыбыз һәм уртанчы улыбыз бар, аларның балалары бар. Барыбыз бергә шау-гөр киләбез. Ә атна уртасында вакытыбыз Алмазның шалтыратуын, аннан смс килгәнне көтеп уза иде. Алга таба да шушы халәт дәвам итәр сыман…
Үзем, улым тынычлап урнашкандыр, дип уйлыйм. Племянницабызның төшенә бик матур булып кергән. «Рушания апа, Алмаз көләч, елмая. Үзе сине кочаклап кына тора», – ди. «Әнисен тынычландырырга теләведер, күрәсең», – дип юраганнар.
Улымның миңа шушы яшенә кадәр кайгы китергәне булмады. Алга таба да улым миңа, күкләрдән булса да, шушы хәсрәтемне җиңеп чыгарга булышачак. Мин аңа ышанам, – диде Рушания апа.
«Күкрәп яшәп яткан җиреннән алып киттеләр бит шул төрле балабызны…»
Ренат абый Шәмсетдинов балачактан күз алдында үскән туганы турында озаклап сөйли алмады.
Без Лилия белән өйләнешкәндә, Алмаз әле әнисенең карынында иде. Ул тугач, үзебезнең беренче балабыз дөньяга килгән кебек булды, бик якын иттек аны. Апаларга гел кунакка кайтып йөри идек. Шундый мөлаем, матур, тере бала иде, – диде дә, Ренат абыйның күңеле тулды, ул телефонын тормыш иптәше Лилия апага тапшырды.
Лилия Мәхмүтова:
Алмаз кечкенә вакытыннан үзенчә бер матур бала булды ул. Туганнар белән җыелышканда минем: «Бөтен племянникларыбыз арасында иң матуры Алмаз», – дип көлеп сөйләвемә, Ренатның башка туганнарының үпкәләп алганнары да исемдә әле. Тик, чыннан да, Алмаз аеруча сөйкемле бала иде.
Күкрәп яшәп яткан җиреннән алып киттеләр бит шул төрле балабызны… Әрәмнәр булды инде. Йорт-җир яхшы булсын, әти-әни әйбәт яшәсен, дип тырышты. Әле яраланып кайткач та, әти-әнисенә «Газель»гә кадәр алып калдырган. Җаваплы, акыллы, сүз тыңлаучан булды. Мин кайвакыт үземнең улымны да Алмаз абыйсына охшатам. Икесе дә – беркемгә «юк» дип әйтми, «кирәк» дигән сүз белән яши торган кешеләр», – ди Лилия апа.
Ул Алмаз белән соңгы тапкыр элемтәгә кергән көнне дә искә алды.
– Рушания апа: «Без Алмаз белән видеоэлемтә аша шалтыратышып торабыз», – дигәч: «Безгә дә шалтыратсын әле, сагындык бит», – дидем. 22 ноябрь көнне шалтыратты. Кырынмаган, гөлкәем. «Алмаз, бәбкәм, нигә кырынмыйча йөрисең?» – дип сорадым. Алар мине Матур апай дип йөриләр инде. «Иртәгә мунчага барабыз, Матур апай. Шунда кырынып кайтам, яме», – диде вәгъдә иткән кебек.
Бик аяныч, бик кызганыч… Үзебезнең күз алдында үсеп җиткән бала булгач, аеруча кыен. Алмазның һәлак булу хәбәрен ишеткән көнне елый-елый спектакльләремне уйнап бетердем. Җирләп кайткан көнне дә комедия уйный торган көн туры килде. Шулхәтле авыр уйнадым сәхнәдә… Ә уйнамыйча булмый… «Мин туганымны җирләдем, гафу итегез», – дип чыгып әйтеп булмый бит тамашачыга.
Өрлектәй егетләребез китеп, шулай һәлак булалар. Үземнең дә бердәнбер балам булгач, йокларга яткан саен догалар кылам да: «Аллаһы Тәгаләм, бердәнбер баламны миннән аерып алма. Зинһар өчен, бала хәсрәте күрсәтмә», – дип ялварам. Алмазның әти-әнисенә Ходай үзе сабырлыклар иңдерсен.
Гомере беткән булгандыр, дим инде. Кайбер кешеләр, яшәү язган булгач, әллә нинди начар хәлләрдән дә исән чыга. Тормышының иң матур чагында китеп баруы үкенечле. Нибары 31 яшь бит. 1 февраль – туган көне иде… 2 февраль көнне кырыгын үткәрәчәкбез.
Киткән вакытта да бик каты моңсуланып китте ул. Озаткан мизгелләрне искә төшерәм дә, дулкын-дулкын булып, күңелем тула. Кояш шикелле егет иде, мин аның йөзен чытып йөргәнен дә хәтерләмим… Бик тәртипле егет иде, хәзер үсеп килгән буын бөтенләй андый түгел, алар – «кулланучылар». Әнисе Алмаз турында: «Акчасыз вакытларымда да хәлемә керә иде ул минем. Берсендә акчам юк вакыт, эштән дә бирмиләр. Ә мәктәп ашханәсеннән баланың ашаганы өчен акча сорыйлар. Нишләргә белми утырганда, Алмаз кайтып керде дә: «Әни, борчылма, тимер тапшырып, акча таптым, ашханәгә тапшырдым», – дип кыен хәлдән чыгарды», – дип сөйләп утырды.
Рушания апа Алмазны озатканда безне: «Еламыйк… Минем баламның хәзер бер җире дә авыртмый инде», – дип тынычландырырга тырышты. Үзе исә битеннән сөя дә «балам-балам» дип сыкрый. Ул шулай дип әйткән саен, йөрәкләр өзгәләнде, күз яшьләре үзләреннән-үзләре акты. Әле дә тынычлана алмыйм, шушы күренеш күз алдымнан китми, – дип сөйләде Лилия апа.
«Нәрсәдер сөйлисе килгәнен күз карашыннан сиздем, әмма кыюлыгы җитмәде»
Алмазның бертуган абыйсы Азатның тормыш иптәше, киленнәре Энҗе Кәбирова:
Танышкан вакытыбызда Алмаз миңа артык җитди, бик тыйнак кеше булып тоела иде. Бертуган булсалар да, нәкъ иремнең капма-каршысы инде. Баштарак Алмаз белән дусларча аралашсак, аннары ул бертуган энем кебек якын кешемә әверелде.Бер-беребезгә гел ярдәм итеп тордык. Гаиләбездә аңлашылмаучанлыклар чыкса да киңәшләрен бирә, тынычландыра иде ул мине.
Алмазның безнең балаларга карата мөнәсәбәтен сөйләп бетерерлек түгел. Шуларны уйнатып, алларында сикертеп, мотоциклларда йөртеп… Бәйрәмнәрдә балаларга гел бүләкләр күтәреп кайта иде.
Махсус операциягә киткәч тә безнең белән тыгыз элемтәдә булды. Өйрәнүләр вакытында да, инде Украинага киткәч тә, кирәк әйберләре турында гел безгә әйтә килде. «Алмаз, рәхмәт инде сиңа шундый тәҗрибә тупларга ярдәм иткәнең өчен. Кайда, нинди хәрби кибет бар, аларда нәрсәләр сатыла – төнлә уятып сорасалар да әйтеп бирә алам», – дип көлә идем.
Яраланып кайтып, инде яңадан китәргә җыенганда, аның миңа нәрсәдер әйтәсе килде. Яныма килеп утыра, нәрсәдер сөйлисе килгәнен күз карашыннан сизәм, әмма кыюлыгы җитми. Уйчан гына карап утыра. Аны Украина чигенә кадәр ирем – Азат абыйсы озата барды. Азат та: «Юл буе артыгын сөйләмичә, уйга батып барды», – диде.
Соңгы тапкыр саубуллашуыбыз чыннан да бәхилләшкән кебек булды. Беркайчан да алай хушлашканыбыз юк иде Алмаз белән. Бик моңсу иде ул, күз карашлары башка төрле иде. Башта мин моңа бик борчылдым, берәр хәл булмасмы икән, дип уйладым, аннан башымнан начар уйларны куып җибәрергә тырыштым.
Иремнең гаиләсенә килен булып төшкәнемә 10 ел. Шул вакыт эчендә бер генә тапкыр да Алмазның ачуланып эндәшкәнен, берәр кешегә авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Үзе шаян да булды инде ул. «Алмаз, эләктерәм хәзер, кил әле», – дип уйнап ачулана башласам да: «Барыбер тота алмыйсың», – дип качып китә иде.
Бик тә юксынырбыз инде туганыбызны, урыннары оҗмахта булсын, – диде Энҗе.