Алмаз Хәмзин Илһам Шакировның юморы хакында: Мин аңа күз кыстым, ул да миңа күз кысты
Юмор остасы Алмаз Хәмзин Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров белән бергә эшләгән вакыттагы кызыклы хатирәләрен, Илһам Шакировка ни өчен «Күке» кушаматы тагылуын сөйләде.
Миңа Илһам Шакиров белән эшләргә туры килде. Концертлар куйдык, район үзәкләре буйлап аның җитмеш яшьлегендә икәү генә дә йөрдек әле без. «Кызык икән бу юморист белән концерт куюлары!» — дип әйтә иде. Шаяртырга яратты.
Берзаман Салават Фәтхетдинов Илһам абыйны концертына чакырган. Гадәттә, без сәхнә артында йөрибез. Ни өчендер моның концерты юньләп бармый, кем артыннан кем чыгасы да билгеле түгел. Әмма шунысы билгеле: Салаватның студентлары артыннан Илһам абый чыгарга тиеш. Карале, җайга сал әле, бер дә рәт юк, — ди бу. Мин концертка килгән кеше түгел, әмма режиссер булып эшләгән тәҗрибәм бар.
Илһам абыйга: «Салават чыгар алдыннан син чыгарсың, ярыймы? „Кара урман“ның бер генә куплетын җырла, яме», — дип, җайга салдым моны. Студентлар җырлаганнан соң, урта өлештә чыгарга Салават әзерләнеп йөри иде, раз! Илһам абый чыкты. «Кара урман…» дип сузып җибәрде. Салават: «Кем чыгарды, кем чыгарды?» — дип, нишләргә белми тегендә-монда йөренә.
Аннары Илһам абый килеп керде, Салават сәхнәгә үзе чыгып китте, Илһам абыйның бөтен исем-дәрәҗәләрен, булмаганнарын да, аның үзенең дусты икәнен, Илһамның әтисе Гыйлметдин икәнен, кайда торганын да әйтте. Күп итеп сөйләгәч, студентларын чыгарырга тотынды.
Илһам абый үтеп барышлый миңа күзен кысты, мин дә аңа күз кыстым.
Беләсезме, Илһам абыйның кушаматы ни өчен «Күке»? Шакир бабасыннан калган. Кечкенә чакта Шакир абзый урамда уйнап йөри икән, үләргә тиешле бер әбине очрата, кая барасын сорагач: «Урманга. Күпме яшәргә калган икән, сорыйм әле», — дигән әби. Халыкта күке санап күрсәтә, дигән гыйбарә бар. Аптырап кала, ничек инде күке әйтеп бирсен ди?! Әби артыннан ияреп киткән.
Аларның авылы болай да урман эчендә, куерак җиреннән китеп, урманны чыккач: «Күке, күке, син кайда, әйт әле? Санап күрсәт әле, минем күпме гомерем калды икән?» — дип сорый икән әби. Эндәшүче юк. Тагын сорау биргән — тынлык. Артыннан ияреп барган Шакир әбине кызганып, күке булып кычкыра башлаган: «Ку-ку». Әбигә сиксән биш яшь икән, аны да узып киткән. Ышанмас дип, йөздә туктаган.
Ышанасызмы-юкмы, шул әби йөз яшенә җитеп үлгән. Шуңа күрә «Күке» ул! Илһам абыйга да туры килә ул, чөнки күке сагышлы, моңлы тавышлы. Илһам абый безнең күңелләрне күпме тынычландырды. Аның тавышы — рухи азык.