Алмаз Гыймадиев: «Яңа тормышка яраклаша алмаган иҗатчылар җәмгыятькә ләгънәт укый»
Балалар язучысы һәм журналист Алмаз Гыймадиев иҗади гомерендә беренче зур интервьюсын бирде.
Алмаз Гыймадиев — балалар язучысы, журналист. Озак еллар «Сабантуй» газетасы, «Казан утлары» журналында эшләде, соңгы елларда «Акчарлак» газетасының баш редакторы.
Алмаз, син бик иртә язучы булып танылдың, китапларың чыкты, Язучылар берлегенә кердең, әдәби журналда эшләдең. Кыскасы, бик перспективалы идең, зур язучылар сине үз дәвамчысы итеп күрде. Хәзер журналдан киттең, ничектер артык күренмисең дә кебек.
Бу характер белән бәйле. Мин кеше арасында балкып йөрергә яратмыйм. Бездә бит күбесе белсә-белмәсә дә күренеп фикер әйтеп калырга ашыга. Мин исә тыныч кына үз эшем белән шөгыльләнәм.
Нәрсә ул «үз эшең»?
Шундый булып чыктым инде — мине бер генә юнәлеш беркайчан да канәгатьләндермәде. Бөтен җиргә бераз тыгыла торган гадәтем бар. Әдәбиятка да кереп чыктым, журналистикага да, эстрадага да… Һәм менә шушы яшькә җиткәндә ике юнәлешне калдырдым. Беренчесе — балалар әдәбияты. Ул күңел халәте. Аерып әйтәм — балалар әдәбияты. Чөнки «әдәбият» дип зурлап сөйләшәсең, «яхшы беләсеңме соң син әдәбиятны» дияргә мөмкиннәр. Балачагымны язып бетергәч туктармын шикелле тоелган иде, үз балаларыбыз булды, тагын язарга тема табылды.
Икенче зур юнәлеш — журналистика һәм газетада редакторлык: кеше язганны турау, кыскарту, кызык яза торган кешеләрне редакциягә тарту, темалар бирү.
Үзең бик язмыйсың.
Кирәк икән, язам. Әмма теләк белән түгел, чөнки миннән оста язучылар күп, шапылдатып кына куялар. Заманында Илһам Шакиров, Азат Аббасов, Адлер Тимергалиннар белән зур интервьюлар эшләгән булсам да, үземне оста журналистка санамыйм.
Син эшләгән «Казан утлары» журналы әдәбият һәм журналистиканы берләштергән урын иде. Аннан китүеңнең сәбәбе бармы?
Равил абый Фәйзуллин китте. Мин дә киттем. 17 ел эшләнгән, тормышның бер этабы үтелгән. Яшәү рәвешен үзгәртеп карарга булдым һәм Габделфәт Сафинның чакыруын кабул иттем. Миңа «Акчарлак»та ошый. Күп профильле эш. Дөресен әйткәндә, без гел юлда — Татарстанны, чит төбәкләрне айкыйбыз. Миңа кызык. Редакция хезмәткәрләре белән бергә утырып чыгып китәбез дә, озын юллар үтеп, күп итеп язып кайтабыз.
Әле язучылар белән бергә мәктәпләргә очрашуларга йөрибез. Татарстанда 1500ләп мәктәп бар, 600ләбе татарча белем бирә. Шуларның бөтенесендә диярлек булып чыктык. Хәтта кайсыларында икешәр-өчәр тапкыр. Сезнең авылда да булдык — Венера Павловна чакырып тора. Мин һәр авыл мәктәбе турында сөйләп бирә алам. Мәгариф министры булырлыгым бар — монысы шаярту. Ул очрашуларны без «Казан утлары»н пропагандалаудан башлаган идек…
Әле син белмәгән тагын бер эшем бар иде — телевидениегә тыгылып алдым. ТНВның баш мөхәррире Данил Гыйниятов — дустым, сабакташым, «Әйдә, бергә эшлик», дип «Кәмит Җәвит» тапшыруына чакырды. Ике ел аның сценарийларын яздым, редакторы булдым.
Проект ябылдымыни?
Юк. Киттем. Үземне сынап карадым. Җитте.
Алмаз, син хәзер журналистның чиле-пешле язганыннан кеше укырлык текст ясыйсың. Ә басылып чыккан тексты белән журналист мактана. Сиңа кыен түгелме? Күп очракта ул журналистка сорауларын да син язып бирәсеңдер әле?
Редакторлык эше «Сабантуй» редакциясендә эшләгәндә үк башланды. Ул чакларда бигрәк тә кеше өчен эшләнелгән, юк әйбердән «конфет» ясалган. Кыен түгел. Аларның күбесе рәхмәтле була белә.
Нәрсә ул рәхмәтле булу?
Монда матдилек турында сүз бармый. Күбесе остазы итеп карый, «Алмаз абый» дип торалар. Миңа шунысы әһәмиятле. Арада «звездалар» да бар инде. Журфактан ук «звезда» булып килүчеләр дә очрый. Андыйлар белән бер эшләп карыйсың да инде… мин бер кешегә дә үпкә сакламыйм. Гафу итәм дә араны өзәм. Элек артык күп көч куелган. Хәзер яза белми торганнарны алмыйбыз да. Беркемне дә нульдән башлап өйрәтәсе килми хәзер.
Элек бит без «шундый-шундый кеше белән әңгәмә корып алырга булдык әле», дип башлый идек. «Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ходай сезгә саулык бирсен!» дип тәмамлый идек. Хәзер газеталар да инстаграм кебек. Без бит хәзер инстаграмда да комментарийларның кыска язылганын гына укыйбыз. «Адәм хурлыгы», дип язсалар, укыйбыз. Озын итеп язганын укып тормыйбыз.
Без башлаган чорда килгән журналистлар белән бүгенгеләр нык аерыламы?
Аерыла. Бүген заманнан артта калмас өчен дүрт кенә сәгать йокларга кирәк. Форматлар бик тиз үзгәреп тора. Туксанынчы елларда без бик аз эшләгәнбез икән. «Сабантуй» газетасы атнага ике тапкыр чыга иде. Анда бер кечкенә генә мәкаләң басылырга мөмкин, кайсында чыкмый да кала. Бүгенге шартларда журналисттан бик күп эшләү, кызык язу таләп ителә. Ул чактагы журналистларның язмаларын уку бүген кызык түгел: табигать сурәтләүләр белән сугарылган, озын итеп язылган, кирәкмәгән диалоглар… Хәзер алар юк.
Элек бит без «шундый-шундый кеше белән әңгәмә корып алырга булдык әле», дип башлый идек. «Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ходай сезгә саулык бирсен!» дип тәмамлый идек. Хәзер газеталар да инстаграм кебек. Без бит хәзер инстаграмда да комментарийларның кыска язылганын гына укыйбыз. «Адәм хурлыгы», дип язсалар, укыйбыз. Озын итеп язганын укып тормыйбыз.
Бүгенге журналистларга авыр. Элек торак проблемасы да җиңелрәк хәл ителә иде. Хәзер дәүләттән бушка фатир бирүләр дә бетте. Яхшы хезмәт хакы алу өчен бүген бик күп эшләргә кирәк.
Теге заман журналистлары, журналистикада эшләгән язучылар да диик инде, бүгенге заманга яраклаша алдымы?
Бер төркеме яраклаша алмады. Алар азаплана, үзләренә игътибар җитмәүдән зарлана, бу җәмгыятькә ләгънәт укый. Чөнки алар иске форматта калды. Яңача яши башлаганнар да бар. Роберт абый Миңнуллинны гына кара инде! Миң аңа шаккатам.
Соңгылары бәхетле. Алар теге заманны да яхшы белә һәм бу як белән дә тоташтылар.
Әдәби эшчәнлегең турында сөйләшик. Син ничә китап авторы инде?
«Тәнәфес яки маҗаралы хәлләр», «Без андый малай түгел», «Ниязның рекордлар китабы», «Хуш, Тамчыгөл», «Телефонлы кәҗә», «Селфи таягы»… Бөтенесе дәүләт хисабыннан.
Мин бит әле «Зур башваткычлар китабы» да чыгардым. Анысын санаргамы? Анда дөньядагы иң кызыклы башваткычлар тупланган. Сүз уңаеннан, бервакыт Арчага очрашуга кайттык. Сөйләшеп торганда бер абзый — педагог кеше газета укуны арткы биттәге башваткычларны чишүдән — нокталарны тоташтырудан башлыйм дип әйтте. Андый нәрсәләр кешене тынычландыра икән…
Ә беренче китабым 1997 елда чыкты. Аны тапшырганда миңа 24 яшь иде. Татарстан китап нәшриятында: «Бик озак көтәсең булыр, бездә бишәр ел көтәләр», — диделәр. Бер мөхәррир: «Спонсор таба алмыйсыңмы?» — дип тә сорады. «Әгәр минем китабым татар баласына кирәк икән, сез аны кайчан да булса, бушлай да чыгарырсыз», — дидем. Ә инде ул кирәк түгел икән, нигә спонсор эзләп йөрергә? Китап бер елдан басылып чыкты…
Тиражлары. Элек һәм хәзер?
Беренчеләре 15 меңләп иде. Хәзер кимегәннән кими.
Хәзер синең китабыңны 15 мең тираж белән чыгарсалар, сатылмаячакмы?
Дөресен әйткәндә, кибетләргә генә куйсаң, сатылмый. Хәзер тиражларның төшүен кеше газета-китап укымый дип аңлаталар. Балалар матбугаты турында сүз чыкса, бөтен бала телефонда дип акланалар. Исеңә төшер, кечкенә чакта бөтен бала да «Яшь ленинчы» газетасына теләп языла идеме? Юк. «Яшь ленинчы» — 1 сум 8 тиен, «Ялкын» 2 сум 40 тиен иде бугай, ялгышмасам. Ә язылу мәҗбүри куела иде.
Бөтенесе мәктәп җитәкчелегеннән һәм укытучылардан, гомумән, татар җанлы кешеләрдән тора. Китап чыгарсаң, кибетләргә генә ышаныч юк. Татарстан китап нәшриятының Казанда өч сату ноктасы бар дип беләм, Балтачта подвалда бер татар китабы кибете бар, Арчадагы универмагта киемнәр арасыннан кереп китсәң, тагын бер кибет бар. Бөтен Татарстанда күпләп татар китаплары сатыла торган җирләр 9-10га тула микән? Мәктәпкә очрашуга баргач, китап сорыйлар. «Шундый китап бар идемени? Белмәдек бит», — диләр.
Пропаганда җитми. Татарстанда татар телле 500 мәктәп дип алсак та, бер мәктәптә 10ны гына сорасалар да, 10 мең тиражлы китапны рәхәтләнеп сатып бетереп була.
Үз акчаңа 10 мең тираж белән китап чыгарсаң, мәктәпләргә йөреп акча эшли аласың, димәк?
Тырышсаң, була. Минем фикер — системалы рәвештә пропаганда белән шөгыльләнергә кирәк. Нәтиҗәсе булырлык итеп. Кайбер зур оешмалар, берлек җитәкчеләре «фәлән хәтле җирдә булдык, фәлән кешеләр, фәлән бала белән очраштык, шундый-шундый кичәләр үткәрдек» дип күкрәк кагарга ярата. Әмма андый чаралар ашап-эчеп, кәеф-сафа корып йөрүгә генә кайтып калырга тиеш түгел. Андый сәфәрләрдә милли-мәдәни идеологияне халыкка, бигрәк тә балаларга җиткерү максатында төгәл, конкрет берничә эш эшләнергә тиеш.
Яшь буын иҗатчылар да шул сүзне әйтә. Безнең Язучылар берлеге агентлык булып, китап пропагандалау белән шөгыльләнергә тиеш диләр. Безнең Татар китабы агентлыгы барлыкка килә икән, ул үзен аклый алачакмы?
Монда проблема татарча китап укучы татарның аз булуында. Рус язучысы 10 мең тиражны рәхәтләнеп тарата ала: китап Калининградка да, Владивостокка да китә — рус теллеләр күп. Ә безгә китапны тарату өчен нык эшләргә кирәк. Шуңа да андый агентлыкка мохтаҗлык зур.
Бүгенге балалар планшетта утыра дигән әйбер дөрес түгел. Татар баласы барыбер татар китабы белән ассоциацияләнә. Татар баласы дигәч, Тукай, «Әлифба» күз алдына килә. 5нче класска кадәр тәгаен китап укый әле алар.
Теге заманнарда син «Сабантуй»да эшләгән чактагы бала һәм бүгенге бала нык аерыламы? Бүгенгесе нинди?
Бүгенге балаларда хыял булмавын күрәм. Бүгенге буын начар түгел, әмма күзләрендә очкын бик юк. Алар гаепле түгел, табыныр әйберләр калмады бит, алар бүген иллюзия белән яши: бай тормыш, чит илләргә сәяхәт… Без заманында Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеевлар белән бергәләшеп очрашуларга йөргән вакытларда балаларның күзендә очкын күрә идек. Алар безне мөкиббән китеп тыңлыйлар иде. Хәзер андыйлар берәү-икәү-өчәү генә.
Шәһәр белән авыл баласы аерыламы әле?
Хәзер авыллар бик заманча бит. Аерма сизмим. Авыл баласының татарлыгы чүт кенә көчлерәк дип әйтимме соң… Алай дисәң, шәһәрнең татар гимназияләрендә әллә нинди зыялы, милли җанлы балалар бар.
Балаларга ул очрашулар кирәкме?
— Бик кирәк.
Очрашуларга куып кертеп утырталар, диләр…
Кем баруына карап. Мәктәпләргә баргач сөйлиләр инде: «Бер язучы килеп китте, бик күңелсез булды, балалар туеп бетте», — диләр. Очрашуны балаларга күңелле булырлык итеп оештырырга кирәк.
Проблема язучыдамы?
Әйе. Мәсәлән без Камил Кәримов, Алмаз Хәмзиннар белән йөрибез. Ләбиб Лерон, Марат Закирлар белән баргалаган булды. Безнең очрашуларда әдәбият белән беррәттән, музыка, шаян җырлар, юмор, конкурслар… 45 минут буе селкенми дә укучылар. Мәктәптән-мәктәпкә чакырып кына торалар.
Ул очрашуларның финанс ягын да аңлат инде.
Моннан ун еллар элек, журналлар рекламалап йөргәндә, мәктәп җыеп биргән акчага һәр балага бер айга «Казан утлары»н яки «Сабантуй»ны яздырып кайта идек. Ни өчен бер айга? Алты айга ярамый. Чөнки бала бушка килгәнгә ияләнәчәк. Күрәсеңме, схемасы бик гади. Кызык икән, ул үзе язылырга тиеш, кызык түгел икән — үзебез гаепле, журналны кызыклы иттерергә кирәк. Татарстандагы бөтен мәктәпләрне йөреп чыктык. Чувашиягә, Марига, Самара, Киров өлкәләренә дә чыгып кердек. Хәтта Пермьнең Барда районына ук барып җиттек. Яшь чагында анда күп йөргән идек. Тик Барда урыслашкан икән инде.
Әйдә, иҗатың турында сөйләшик.
Миңа Аманулла белән Зөлфәт Хәким сатирасы ошый. Халыкчан алар. Шуларга кызыгып, соңгы арада үзем дә, балалар әдәбиятын читкә куеп торып, зурлар өчен берничә сатирик әсәр язып карадым.
Алмаз, ничек уйлыйсың: нигә сатириклар үзләре карап торышка кызык кеше түгел? Син дә бит карап торышка юморлы кеше түгел. Язганың кызык.
Чын юморист Задорнов кебек җитди булырга тиештер ул. «Хи-хи»гә калса, дивана дип карый башларга мөмкиннәр.
Кешенең ни уйлавы сиңа әһәмиятлеме?
Әйе. Мин ул әйбердән гомер буе интектем. Беркайчан да онытыла, киеренкелектән чыга алмадым. Мәҗлесләрдә бөтен кеше күңел ачканда, мин азактан аларны машина белән ташыдым. Утырышлардан, кичәләрдән соң үземне бөтенесен озатып, ишекләрне бикләп кайтырга тиеш дип саный идем. Постта торган сакчы шикелле яшим. Кеше сүзе мөһим булырга тиеш түгел, диләр. Минем өчен мөһим. Нигә шулайдыр — белмим, әмма мин ертык носки киеп, күлмәгем чыккан килеш йөри алмыйм. Пиджак кигән көнне генә исәнләшеп уза торган җитәкчеләр дә була бит әле… Свитер кигән көнне күрмиләр дә. Свитер киеп килгән көнне рәхәтрәк иҗат ителә — анысы да бар.
Пиджак иҗатны бетерә. Татар халкы артык кысылган ул, әйеме? Иркенәя белмибез. Руслар бик иркен йөри бит, әнә. Аларның режиссерларын гына кара! Ә безнекеләр катырылып баскан булыр.
Безнең дә бик иркен йөри торган Мөдәррис Әгъләмебез бар иде…
Во! Әйе. Аманулла, Илфак Шиһаповлар белән сөйләшеп тору рәхәт иде, урыннары оҗмахта булсын. Илгиз Зәйниев йөри, әнә, чәч-сакал белән. Габдрәхимне кара. Шедевр бит язганнары! Аны пиджактан күз алдына китереп булмый… Чын иҗатчылар шундый булырга тиештер…
Карале, Рузилә, үзеңә дә бер сорау бирим әле. Дәүләт матбугатында эшләү кулны тотамы? Бөтен уйлаганыңны әйтеп бетерә алмыйсыңдыр. Ирекле матбугатта көчлерәк булыр идең кебек. Шулаймы?
Алмаз, дөресен әйткәндә, интервью биргән кешенең үз цензурасын узса, башкача кыскартылмый инде ул. Син дә укып чыккач: «Тегесен ал, монысын кертмик», — дия башларсың әле… Дәвам итәбезме? Үзең җырламасаң да, озак еллар сәхнә тирәсендә булдың. Яшь чагыңда музыкаль төркемең дә бар иде. Музыка хәзер синең өчен нәрсә?
Яшьлекнең бер этабы, яшьлек мавыгуы. Миңа хәзер килешми инде. Ул эшне туктатканыма ун ел булды. «Алай йөрергә хурланам», димим, әмма сәхнәдә яшьләр булырга тиеш. Җырчы җырласын, әмма музыкант 30 яшьтән дә өлкән булырга тиеш түгел дип саныйм. Сәхнә яшьлекне, матурлыкны ярата. Баян ярар инде, әмма кырыктан узгач синтезатор артында сикереп тору килешми.
Ә без музыкага җитди карамадык. Профессионаллар түгел идек бит. Айдар Хәлилов дигән җырчының сүгеп чыгып киткәне дә булды: «Профессионаллар концерт куя алмый йөргәндә, сезнең кебекләр безгә конкуренция тудыра», — дип. Заманында концертлар белән йөрүнең файдасы тиде, күп нәрсәгә өйрәндем һәм хәзер дә төрле оештыру эшләре белән шөгыльләнәм. Музыка темасына теләсә кем белән бәхәсләшә алам. Фонограмма, плюсовка-минусовка, тональлек, фәлән-фәсмәтән… Мине алдый алмыйлар. Сәнгать газетасында эшләгәч, болар бик кирәк.
Хәзер нинди музыка тыңлыйсың?
— Дөресен әйткәндә, үзебезнең яшьлек җырларын тыңлыйм. Фидан Гафаров, Рамил Миндияр, Зөлфәт Хәкимнәрне.
Бу ностальгияме?
Юк. Миңа бүгенге җырлар ошамый. Аларның күбесендә җан юк. Җанны тынычландыра, яшәүгә өмет уята торган мотивлар юк. Алар коры. Бүгенгеләрдән Филүс Каһировны, Габделфәт Сафинны, Айгөл Сагынбаеваны тыңлый алам.
Ә тыңлый алмый торганнары?
Аларын әйтмим.
Кеше белән ачуланышудан куркасыңмы?
Мин бик күп фамилияләрне атап сөйләшер идем дә, нигә кирәк? Һәр кешенең үз юлы. Алар миңа зыян китерер дип тә курыкмыйм. Кешене рәнҗетәсем килми. Рәнҗиләр бит. Мин туры сүзем белән болай да бик күпләрне үпкәләттем. Хәзер конфликтка кермичә генә яшисе килә.
Бу зирәклекме? Акыл керүме?
Мин үпкәләткәннәрнең кайберләре талантлы гына кешеләр булып китте. Нигә теге вакытта каты бәрелдем икән дип уйлыйсың. Дипломатия — зур әйбер.
Үзеңә каты әйткәннәргә үпкәң калдымы?
Каты әйтүчеләр булды. Әмма чынлап әйтәм — бүгенге көндә беркемгә карата да йөрәгемдә таш йөртмим. Әйтсәләр дә исем китми. Хәзер кешедә агрессия. Ә мин елмаерга тырышам. Миңа шулай рәхәт. Йокларга яткач, бүген моны үпкәләттем, иртәгә дуслашасы була дип уйлап ятасым килми.
Язучы җәмәгать эшлеклесе булырга тиешме?
Тиеш.
Ә син?
Мин дә җәмәгать эшлеклесе. Ләкин син уйлаган форматта түгел. Җәмәгать эшлеклесе дигәч, җыеннарда, оешмаларда, телевидениеда балкып йөрүне күз алдына китерәләр. Әмма балкып йөрүчеләрнең бөтенесе дә җәмгыятькә файда китерәме соң?! Җәмәгать эшлеклесен мин милләтеңә файдалы кеше булу дип аңлыйм. Үземне татар халкына хезмәт итәм дип саныйм. Әйткәнемчә, ике юнәлеш — балалар әдәбияты һәм журналистика буенча мин гел халык арасында. Бу җәмәгать эшенә керәдер дип уйлыйм.
Син чирек гасыр Язучылар берлеге әгъзасы. Файдасын күрдеңме?
22 яшемдә алдылар. Гөрләп эшләгән Берлек Татарстанда гына калды, диләр. Гөрләп эшләгәне дә шундый булгач, башкалары ничек икән соң аның?! Файдасы дип… файдасы — каләмдәшләр белән аралашу инде.
Бик күп премияләре бар. Аларны сорамыйсыңмы?
Алиш премиясен биргәннәр иде. Шәйхи Маннурныкын. Күптән инде.
Язучыларга ТАССРның 100 еллыгына әдәби әсәр язарга грант бирделәр. Балалар әсәрләре язу өчен 20 грант алучының берничәсе балалар язучысыдыр, бәлки. Нишләп алар арасында син юк?
Яшерен-батырын түгел, без күп нәрсәне белми калабыз. Ул грант турында ишетмәдем.
Белсәң, яза идеңме?
Әйе. Сүз дә юк.
Балалар әдәбияты өчен грантның суммасы — 50 мең. Зурларныкы — 500. Балаларныкының арзанрак булуы нормаль күренешме?
Нормаль. Аның күләме дә кечерәк була ич. Шулай да 50 белән 500нең арасы бик зур инде. Алай ук кирәкмәгәндер.
Минемчә, 50 мең бик арзан. Син бик оптимист булсаң да, үз балама карап әйтәм: балага татарча укыту авыррак. Әйтик, Ркаил Зәйдулла мин укысын өчен яза ала һәм алачак. Ә сиңа минем кызым өчен язу бик авыр булачак. Чөнки, кызганыч, ул татарча укымый диярлек.
— Дөрес әйтәсең. Монысын уйлаган юк иде. «Балалар өчен язу авыр», дигәнне ишеткәнем бар анысы. Әмма бу сүзләрне аңламыйм. Миңа — киресенчә.
Син кайсы балага язасың? Үз балачагыңны уйлапмы? Бүгенгегәме?
Йөз процент белмәсәм дә, бүгенге балаларның тормышын бераз аңлыйм. Әйткәнемчә, мәктәпләргә күп йөрибез. Кайбер язучыларның бүгенге балалар тормышын күзаллавы бик көлке: әтәчләр, тавыклар, песиләр… Аларның проблемалары бөтенләй башка. Алар тәнәфескә чыккач,телефоннан ставкалар куялар, азарт уеннар уйныйлар. Укытучылар белән сугышып, шуны видеога төшерәләр. Мәхәббәт мәсьәләсендә безнең шикелле биш ел күзгә күз карашып йөрмиләр. Шунда ук… гашыйк булырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта тормыш корырга да ашыкмыйлар. Сөешүне 15тән башлыйлар да, сузыла да сузыла. Безнең заманда 22дә гашыйк була башлый идек тә, 23тә өйләнешә идек. Хәзер иллюзиягә корылган рәхәт тормыш. Әти-әнисе сыртында ятучылары да күп.
«Без кая барабыз?» дип борчыласыңмы?
Тормыш шулай барырга тиештер инде ул — көрәшләре дә, җиңүләре дә, җиңелүләре дә булырга тиештер. Ахырдан бит барыбер дөреслек өскә чыга, гаделлек тантана итә. Милләт өчен көрәшергә кирәк, әмма артык кайгырырга җирлек күрмим: әдәбиятка-сәнгатькә дә, журналистикага, сәясәткә дә талантлы, милли җанлы яшьләр килә тора ич. Татар теленең язмышы өчен дә артык хафаланырга кирәк түгел дип саныйм. Күрәсеңме, теге вакыттагы ыгы-зыгыдан соң татар халкы уяна төште, үз хокукларын тешләшебрәк якларга тотынды. Син дә, мин дә шулай. Элек без диванда яткан килеш кенә милләткә хезмәт итсәк, хәзер торып басып хезмәт итәбез.
Мин, мәсәлән, хәзер Казан урамында гел татарча гына сөйләшеп йөрим. Миңа шулай рәхәт. Кибеткә кергәч башта татарча әйтәм, аңламасалар, русча дәшәм. Бөтен яклап караганда да мин үземә татар мохите тудыра алдым. Парикмахерым, автосервисым — барысы да татарча.
Алмаз, яшьлегебез туксанынчы елларга туры килгәч, безнең буында иҗат кешеләре аз. Без — югалган буын. Иҗатта буласы кешеләр башка эшләргә киттеләр, үлеп беттеләр — буталчык заман иде бит. Безнең буын күп булса, чылбыр өзелмәгән булса, татарның рухи тормышы, мәдәни тормышы башкачарак булыр идеме икән?
Кара, чыннан да шулай шул. Язучылардан бер Рәмис Аймәт бар. Рөстәм Сүлти бар иде, ул хәзер Лондонда бугай. Безнең яшьлек үзгәрешләр чорына туры килде шул. Без бит әле 90нчы милли күтәрелеш елларында Батуллалар белән бергә Дәүләт Советын «штурмлап» йөрдек. Нигә алай йөрүебезне күбебез аңламады да. Хәерчелекне дә күрдек. Коточкыч еллар иде. Кырылдылар гына бит инде яшьтәшләр. Безнең буыннан да Мәһдиевләр чыга алган булыр иде бәлкем.
Ә бит шул чорның татар дөньясын сурәтләгән язучы да юк әле.
Юк шул.
Ә син аны үзең язарга тиеш дип уйламыйсыңмы? Башка прозаик юк.
Уйлыйм мин аны. Илһам килү кирәк…
Ничек инде илһам көтәсең? Син бит татар әдәбияты факультетын тәмамлаган кеше. Язучылык — синең профессияң. Шулай түгелме?
Син әйбәт идея бирдең. Әйдә, болай итәбез. Мин моны үземә наказ итеп кабул итим әле. Туксанынчы елларның шушы вакыйгалары турында яхшы повесть язарга кирәк. Анда язар темалар күп. Татар матбугаты гына да үзе бер тема.
Мин бүген синнән шәхси тормышыңны сорап тормыйм…
Сорама. Мин аның формуласын ачыкладым. Бүгенге көндә берәү дә ялгыз түгел. Парлы булуның төрле форматы бар — рәсми яки рәсми булмаган парлылар, рәсми булмаганның кычкырып йөри торганы яки яшереп йөргәне, бертуктаусыз пар алыштырып торганнары да бар, рәсми өйләнешеп тә төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр бар…
Шәхси тормышың язылмагач, кешегә кызык булырмы бу интервью — ничек уйлыйсың?
Бөтен кеше ике җырчының кычкырышуын яки фәлән җырчының баласы тууын укысынмыни? Миңа калса, зыялы кешегә ул бер дә кызык түгел.
Ә зыялылар күпме?
Һәр кешенең үз зәвыге. Ул турыда бәхәсләшмик.
Миңа бик популяр бер яшь җырчының администраторы килде. Әйдәгез, безнең җырчыга берәр кызык пиар уйлыйк әле, машина белән бәрелсенме шунда, авырып китсенме, ди.
Бүген бик актуаль булган бер сорау калган: попсаның ямьсез пиарына мөнәсәбәтең?
Җырчыларның кайберләре аны очраклы эшли, башы эшләп җитмәгәнгә. Ә кайберәүләр шундый юл белән популяр булып була дип уйлый һәм махсус эшли. Бигрәк тә яшьләр. Миңа бик популяр бер яшь җырчының администраторы килде. Әйдәгез, безнең җырчыга берәр кызык пиар уйлыйк әле, машина белән бәрелсенме шунда, авырып китсенме, ди. Пиар буенча махсус институтлар эшли бүген дөньяда.
Татарда юк бит әле.
Яралгылары бар инде. Томау төшсә дә кайбер җырчылар инстаграмда чаң суга башлый: «Больницага кереп яттым, хөрмәтле тамашачыларым…» Тегеләре: «И Ходаем, тизрәк терел инде», «нык бул, бирешмә, без синең белән…» Сугышка озаталармыни…
Интервьюны болай бетерәсем килми. Татар әдәбияты, сәнгате, мәгарифе турында бер матур оптимистик фикер әйт әле.
Беләсеңме, мин нәрсәгә инандым — күп нәрсә конкрет кешеләрдән тора. Әйтик, мәгариф бүлеге җитәкчесе, мәдәният бүлеге җитәкчесе, районның почта башлыгы милли җанлы булса, алар нык эшләсә, район да милли җанлы булып китә. Главадан да түгел, нәкъ менә шулардан тора. Болар — милләт үсеше өчен иң кирәкле кешеләр.