news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алмаз Әсхәдулла: «Милли аңыбызга зур зыян килде, музыка аша тамырларыбызны торгызабыз»

Кыл-кубыз, ятаган, думбыра... Халык аңыннан юылган бу кораллар хәзер яңа сулыш ала. «Алпар» төркеме җитәкчесе, музыкант Алмаз Әсхәдулла – татарның борынгы өнен, музыкаль дастаннарын һәм тарихи хәтерен кайтаручы осталарның берсе. Уен коралларын мәктәпләргә кертү, «халык консерваториясе» булдыру һәм татар моңының дөнья дәрәҗәсендәге яңгырашы турында

news_top
Алмаз Әсхәдулла: «Милли аңыбызга зур зыян килде, музыка аша тамырларыбызны торгызабыз»
Дизайн: Ильяс Хаҗиев
  • Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар» проектының чираттагы герое – танылган музыкант, композитор, этнограф һәм «Алпар» этно-төркеменә нигез салучы Алмаз Әсхәдулла.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

«Миндә әниемнең моңы яңгырый, әбиемнең хыялы яши һәм әтиемнең иҗаты дәвам итә»

Алмаз, музыкант һөнәрен сайлау юлыгыз һәм нәкъ менә татар музыкасындагы этно-юнәлешкә кызыксынуыгыз ничек барлыкка килде?

– Мин Түбән Камада туып-үстем. Әти ягыннан тамырларыбыз Түбән Кама районының Шәңгәлче авылына барып тоташа. Без – Әсхәдуллиннар нәселеннән. Туганнарыбыз арасында «Мунча ташы» театры артисты һәм директоры Гамил Әсхәдулла да бар. Әнинең тамырлары Актаныш районының Яңа Әлем авылыннан.

Музыка тормышыма дәреслекләрдән килмәде, ул өебездәге табигый мохит иде. Мин өй эшен эшләгәндә, әни озын көйләр җырлый иде. Дөньяга, халыкка күрсәтер өчен түгел, нәкъ сулыш алган сыман – җиңел һәм табигый итеп җырлый иде.

Авылга кайткач, безне әбием каршы ала иде. Ул кошчылык белгече булып эшләде, ләкин күңеле белән чын артист һәм шагыйрь иде. Гармунда уйнады, образларга бай шигырьләрен сөйләде. Бервакыт ул яшьлегендә Әлфия Авзалова белән бергә Казанга музыкаль тыңлауларга чакырылуын, ләкин тормыш шартлары аркасында бара алмавын сөйләде. Мин еш кына уйланам: бәлки, бүгенге эшем – әбиемнең тормышка ашмый калган хыялын дәвам итүдер?

Әтием архитектор иде. Ул биналарның сызымнары һәм модельләре өстендә эшләде, соңрак шамаилләр, дини язулар ясады. Эш вакытында һәрвакыт пластинкалар куя, Enigma, Oliver Shanti, Era төркемнәрен, этно-музыка тыңлый иде. Мин, аның янында утырып, Лего конструкторыннан космос кораблары ясаганда беренче тапкыр нью-эйдж музыкасының мохитенә чума идем. Шул форма, структура аша арабызда дуслык, аңлашу туды. Хәзер инде уен кораллары, репертуар булдырганда, музыка язганда, ансамбльләр җыйганда шуны аңлыйм: миндә әниемнең моңы яңгырый, әбиемнең хыялы яши һәм әтиемнең иҗаты дәвам итә.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

Кемнәрне үзегезнең остазларыгыз һәм укытучыларыгыз дип әйтә аласыз?

– Тормышымда беренче һәм төп Укытучым – әнием булды һәм шулай булып кала бирә. Профессиональ белем алуым баян укытучысы Наилә Крайнова җитәкчелегендә башланды. Салих Сәйдәшев исемендәге Музыка колледжында остазым Резеда Хәсәнова булды. Дирижерлык нигезләрен миңа легендар Зинаида Плетнёва ачты.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергәч, баян сыйныфында Александр Протасовта укуымны дәвам иттем, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» оркестрында уйнадым. Ләкин язмышымда иң мөһим һәм хәлиткеч рольне Геннадий Михайлович Макаров уйнады. Татар фольклоры буенча өстәмә дәресләр миндә тамырларымны, бабаларымның ритмын эзләүне кабызды.

Геннадий Михайлович үзе керәшен булса да, безне ислам музыкаль мәдәнияте байлыгына – мөнәҗәтләргә, бәетләргә, катлаулы метроритмик структураларны аңлауга җәлеп итте. Ул фәннең нигезен генә өйрәтмәде, рухны җиткерде. Аның белән эшли башлауга мин беренче тапкыр думбыра белән дәфне кулыма алдым. Шул чакта төп миссиям уйнау гына түгел, ә тергезү, өнне белемгә, традицияләрне хәрәкәткә әйләндерү икәнен аңладым.

Консерваториядән соң Казан федераль университетының «Тюркология һәм сәнгать тарихы» юнәлеше буенча магистратурада укыдым. Анда тарихи контекстны, мәдәният, тел, йолалар һәм хәтер тирәнлеген аңламыйча, милли музыканы өйрәнеп булмый икәненә инандым.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Татарларның борынгы, аутентик музыкасы нинди ул? Ул заманнардан бернинди язмалар да сакланмаган бит.

– Мине Алтын Урда дәверендәге поэзия, риваятьләр һәм архитектура илһамландыра. Консерваториядә дә, КФУда укыганда да академик мохиттә совет чорының «мәдәни революция» калыплары һаман да исән булуына инандым. Анда үзенең каты иерархиясе һәм, билгеле бер мәдәни фильтрлары бар иде. Экспедицияләр вакытында җыелган күпчелек борынгы язмалар юкка чыккан яисә шәхси кулларга эләккән, чөнки Алтын Урда темасыннан һәм советның «академик музыка» моделенә сыешмаган һәр нәрсәдән читләшү, качу бар иде.

«Без – Россиядә татар милли музыка кораллары ясаучы иң беренче ширкәт»

Алмаз, инде хәзерге эшчәнлегегез турында сөйләшик. «Уникаль осталык үзәге»ндә (ЦУМ) яңа урынга күчү эшегезгә нинди яңа мөмкинлекләр һәм кыенлыклар өстәде?

– Беренчедән, Татарстан Рәисенә, Мәдәният министрлыгына, Хөкүмәтебезгә шундый мөмкинлекләр ачканнары өчен зур рәхмәтлебез. Чыннан да, бу үзәк бик кирәк иде. Монда үз урыныбызны табуыбызга шатбыз. Без – Россиядә татар милли музыка кораллары ясаучы иң беренче ширкәт. Безне кечкенә остаханә-фабрика дип тә әйтергә була, чөнки коралларны күпләп (тиражлап) җитештерә башладык.

Чит илгә баргач, беренче эш итеп һәрвакыт музыка коралларын эзлим. Бәхетебезгә, хәзер Казанда да милли коралларда уйнап карарга, алар белән танышырга, теләк булганда остаханәдә катнашып, уйнарга өйрәнергә һәм аларны сатып алырга мөмкинлек бирүче махсус кибетебез бар. Һәр музыка коралының тарихын – каян килгәнен, ничек уйлап табылганын һәм ничек торгызылганын тулысынча сөйләргә тырышабыз.

Ничә төрле музыка коралы җитештерәсез?

– Нигездә, җиде төрле уен коралы: думбыра, кыл-кубыз, такта-кубыз, ятаган, дәф, курай һәм кубыз. Моннан тыш, дөңгер, давыл, танбур, шулай ук курайның төрле төрләре (сыбызгылы, сыбызгысыз, көпшә, нугай курай) бар. Бездән онлайн дәресләр алучылар да җитәрлек, мәсәлән, Финляндия татарлары һ.б. Остаханәбезгә килеп уйнарга тырышучылар дәфтә яки думбырада ярты сәгать эчендә көй чыгарырга өйрәнә. Бер дә уйнап карамаган кешеләр дә тавыш чыгара ала, без аларны өйрәтәбез.

Димәк, бу ул кадәр үк кыен түгел?

– Юк, моның өчен консерватория тәмамлау да таләп ителми. Шуңа күрә без аны «халык консерваториясе», «өн мәктәбе» дип тә атайбыз. «Өн» – тавыш дигән сүздән килә, ул – бөтен төрки халыкларга хас гомуми тавыш. Уртак традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән бу кораллар бөтен Евразиягә тарала, чөнки курайны һәм аның аналогларын Монголиядә дә, Иранда да, Балкан илләрендә дә табарга мөмкин. Әмма безне милли моң, мелизматика һәм пентатоника аерып тора. Музыкабызда дала һәм сарай мәдәниятләре кисешә. Шул ук пентатоника үзенең орнаментларын таба: киездәге бизәктән яисә йорттагы тәрәзә йөзлекләреннән алып, чигүләргә кадәр алар матур чәчәкләргә үрелеп китә. Көйләребездә дә шулай: ул үз урынын – мәкамнәрен таба, төрле бормалар булып формалаша.

Без аутентик, традицион алымнар белән дәресләр бирергә тырышабыз. Классик алым – башкача, халыкчан алым – үзенчә. Аларны саклап калу – иң мөһим бурычыбыз. Халык ядкәрләрен тарихи язмалардан тыңлап торгызабыз.

«Сәнгать мәктәпләренә фольклор уен коралларын кертәбез»

Бик зур эш башкарасыз икән. Әмма кимчелекләрсез дә булмыйдыр?

– Без халык белән эшләргә, мәдәни-агарту эшләрен алып барырга тиеш. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләребез бар һәм алар даими үсеп тора. Бу инде бездән генә тормый. Ике бүлмәбез бар: аскы каттагысы – 140 квадрат метр (җитештерү бүлмәсе), өстәгесе – 70 квадрат метр (шоурум).

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Иртәнге 10.00 сәгатьтән кичке 21.00 сәгатькә кадәр монда булу кирәк. Иҗат кешесенә бу шактый кыен. Кем бу өлкәдә эшне дөрес оештыра белә – бик әйбәт. Хәзерге кризис вакытында, дәвер сынауларына түзеп, яңа продуктлар белән яңа сыйфатта базарга чыгу өчен тәҗрибә җыябыз. Өч ел дәверендә кемдер өскә күтәрелер, кемдер эшен туктатыр. Без килешүләргә кул куйдык, әмма алар әле ЦУМ администрациясе тарафыннан озайтылмаган.

Яңа масштаблы эшебез бар: республиканың 45 районына тапшырылачак коралларны эшләп бетерәсебез бар. Бу проект Рәисебез һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән башкарыла. Уен коралларын районнарга тәкъдим итү идеясе, сызымнары – барысы да минеке. Алар «Сәйяр» хәйрия фонды аша чыгарыла. Һәр уен коралының методичкасы, паспорты булачак. Тапшыруны 31 августка билгеләп тордык, документ-килешүләр белән, үзгәреш булырга мөмкин, чөнки 45 мәктәп һәм район вәкиле - зур делегация, чара уздырырга бюджетлар юк. Һәр коралдан 45 данә, җиде төрлесеннән барлыгы 315 данә ясала. Аларның комплектациясен дә исәпкә алсак (мәсәлән, курайлар – җиде, кубызлар өч данәдән), җәмгысе 675 данә җыела. Берьюлы шундый күләмдә кораллар җитештерү Россия күләмендә рекорд булыр дип торабыз.

Безнең максат – музыка коралын экспонат өчен генә ясау түгел, ә халыкның тере тавышын мәдәнияткә кайтару. Вараксинның Казан гармун фабрикасы мисалында яхшы аңлашыла: бу кораллар халык арасында популяр һәм сораулы булсын өчен, аларны даими җитештереп торырга һәм сатуга чыгарырга кирәк.

Бүген инде ул коралларны Казанның 7 нче музыка мәктәбендәге «Алым» этноколлективына беркеттек. Анда минем тормыш иптәшем Рамилә Илдар кызының укучылары шөгыльләнә. Бу балалар думбырада, ятаганда, дәфтә, кубызда уйный, борынгы этник композицияләргә нигезләнгән тере репертуар белән эшли. Без музыка һәм традицияләр аша аларның телгә булган кызыксынуын уятырга тырышабыз. Иң куанычлысы — алар конкурсларда җиңә, лауреат булалар. Күптән түгел генә Казан консерваториясендә үткән шәһәр смотрында иң яхшы этнографик коллектив дип табылдылар. Безнең тәҗрибәдә «Сәләт» лагерена, ARTS BILER FORUM чарасына да барып, балаларны кораллар белән таныштыру да булды. Күп балалар әлегә кадәр социаль челтәрләрдә яза, сагынып искә ала.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивы

Икенче зур вакыйга – 137 нче һәм 138 нче законнар нигезендә сәнгать һәм музыка балалар мәктәпләренә фольклор уен коралларын кертү. Шул тәкъдим белән мәктәпләргә хатлар җибәрдек. Бу законнар сәнгать һәм музыка мәктәпләренә аерым сыйныф юнәлеше югары уку белем алу йортларында аерым кафедра ачарга мөмкинлек бирә. Элек кораллар булмаганга да күрә, аларны ача алмый торалар иде. Без әлеге мәсьәләне хәл итү юлында. Кораллар булмагач – укучылар, укучылар булмагач – укытучылар юк иде. Хәзер кораллар бар, укытучыларны өйрәтә алабыз, ә алар, үз чиратында, балаларга тәҗрибә бирәчәк. Әлбәттә, уен коралларын яңгырату, шул могҗизалы борынгы өнне ишеттерү, ә аларны ярату һәм тыңлаучыда уйнарга теләк уяну – ул инде кешенең үзеннән тора.

Шуны да аңларга кирәк: хәзергә бу кораллар берәр данә генә. Димәк, укытучы гына уйнап күрсәтә, ә укучыга аерым уен коралы юк. Барлык укучыларга һәм укытучыларга җитсен өчен, коралларны тагын бер тираж белән чыгарырга кирәк. Бу – тагын бер зур проект. Уен кораллары ясый-ясый осталыгыбызны арттырабыз һәм фабриканы автоматизацияләргә тырышабыз.

Безнең регион өчен бу – уникаль проект, чөнки күп сораулардан торган реконструкция үткән коралларны сәхнә һәм мәктәп кысаларында эшләтәсе бар. Җентекләп, миллиметраж саклап үлчәп ясалган әйберләре дә байтак. Такта-кубыз исә, скрипка ясау сыман катлаулы... Коралларның сыйфатын Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал, ширкәткә килеп, уен кораллары сыйфатын югары бәяләде. Консерваториягә дә кайчандыр кертерләр дип фикер алыштык.

«Сату булмаган чаклар бик күп, чөнки бу уен коралларын аңлаучы кеше әлегә аз»

Бер музыка коралын эшләү өчен ничә көн китә?

– Шундый зур күләмдә ясагач, эшне этапларга бүлдек. Бу проектны өченче ел эшлибез. Бер коралны фәкать аерым гына ясасаң, өч атна вакыт китәргә мөмкин. Әмма, күләме күп булганда – процесс сузыла, чөнки агачын бергә, буяын бергә, кыл куюларын бергә алып барырга туры килә. Шуңа, фәнни исбатлаулардан башлап, үзебезнең реконструкция-форма, агачын табу, сызымнар ясау, кисеп, ышкып, бозып кире ясаулардан, һәр уен кораллын фәндә дә, патентта да, методикада да булдыру һәм шуларга әле чехол-футлярлар да булдыру – зур эш дип саныйбыз.

Консерватория тәмамлаган музыкант буларак, миңа агач эшенә кереп китү өчен вакыт таләп ителде, чөнки моңа кадәр станокларда һәм агач белән кул эшләрен эшләгәнем юк иде. Идеаль уен коралы килеп чыксын өчен күпме брак булганын белсәгез... Әлбәттә, янәдән укырга туры килде. Кайбер уен коралларын берләшмәгә кергән остазлар белән җиткездек. Этномузыколог булып укып чыккан хатыным да эшләргә өйрәнеп ярдәм итә. Һәр уен коралын чыганаклар-методология, фәнни һәм гамәли дәлилләре булын үзебезгә төп өстенлек итеп куйдык.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Сез патентлаган кыл-кубызның башка төрләрдән төп аермасы нәрсәдә?

– Минем инициатива белән җитештерелгән беренче кыл-кубыз, 2018 елда Геннадий Михайлович музыка остасы Георги тасвирламалары буенча ясаган сызым варианты белән бәйле. Консерваториядә конференция вакытында, булачак аспирантура остазым Динара Айдаровна Булатова, һәм Казанга килгән «Туран» ансамбле (Казахстан) лидеры Максат Медеубек белән беренче тормышка ашыру фикере туды. Ул вакытта, гомумән, ул коралын ясый алырлык остазларыбыз да, җитештерү базабыз да юк иде, шуңа мин заказ белән беренче вариантны Казахстаннан ясаттым. Максат, төрки дөньяда кыл-кубызда уйнау традицияләре буенча докторлык диссертациясе яза иде. Нәтиҗәдә, татарлар арасында бу музыка коралының гаделсез рәвештә онытылуына инандым. Ә инде аны фабрика рәвешендә җитештерү һәм сәхнәләштерелгән заманлаштырылган мисал варианты – куыш чүмеч, яисә «чаша» формасындагы кыл-кубыз — безнең патентланган авторлык формабыз булды.

Кыл-кубызның аерым яңгырашы, формасы, үлчәмнәре, төсе, механика элементлары һәм калыплары бар. Көйли торган элементларын механикадан ясадык, чөнки сәхнә җайлылыкны таләп итә.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

Киләчәктә җитештерү өчен ЦУМдагы остаханәгезне сыйфат ягыннан ничек билгеләр идегез?

Хәзерге вакытта кыл-кубызларга кул кую һәм аларны буяу этабы бара. Аскы каттагы остаханәдә, кызганыч, бер генә дивар бар, калганы – стеклопакет. Станокны кабыза башласак, каты тавыш чыга. Монда тавыш изоляциясе булган калын диварлар кирәк. Барысына да өстәмә акча таләп ителә, аларны үз акчабызга эшләргә тиешбез... Хәтта, станокларга розеткалар җитмәүе бар.

Шуңа күрә ЦУМдагы күп остаханәләр тулысынча эшләп китә алмый. Кемгә розетка, кемгә дивар һ.б. җитми. Мәсәлән, күн белән эшләүчеләр өчен бу шартлар әйбәт, ә агач белән эшләүчеләргә башка шартлар кирәк иде.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Иң мөһиме – эш башланып киткән. Алда нәрсә көтәсез? Балалар бу уен коралларында уйнарга өйрәнер, ә аннары?

– Һәр корал – аерым бер индустрия, аларның үз методикасы, ноталары, видеоконтентлары булырга тиеш. Ансамбльләр оешкач, фестивальләр, конкурслар, халыкара дәрәҗәдәге чараларда катнашу, чыгыш ясау башланачак. Һәр уен коралы – үзе бер фән, үзе бер мәктәп яки кафедра тәшкил итү мөмкин. Сәнәгать җитештерүенә килгәндә, футлярлар ясау да таләп ителәчәк. Боларның барысы да – комплектта. Әлбәттә, Һәр уен коралы өчен аерым репертуар кирәк.

Әлегә мөмкинлекләребез грантларга гына таяна. Бюджет акчасын алмыйбыз, стабиль керемебез юк. Сату булмаган чаклар бик күп, чөнки бу уен коралларын аңлаучы кеше әлегә аз. Аңлата башлагач, беренче сораулары: «Башкортныкы бит ул», – диләр. Документларны күрсәтеп, татар җирлекләрендә уйналганын белгәч, шаккаталар.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

Совет чорында милли аңыбызга зур зыян килде. Думбырада уйнау традициясе суфиларда сакланып калган. Шуңа күрә музыка коралларының тарихын аңлату бик мөһим.

Музыка коралларын сатып бетергәч, биредә кечкенә генә концерт зал урыны оештырырга телибез. Дастархан куеп, чәй эчә-эчә, төрле көйләр уйнап, рәхәт мохит булдырасы килә. Моның өчен өстәмә финанслар кирәк. 45 районга кораллар тарату белән генә бу эш тәмамлана алмый: Мәдәният министрлыгы алдагы елларда да заказлар биреп, аларны тарату юнәлешендә эшләсен иде. Алар да бөтен кешенең күңелен күрергә тырыша: Уяв, Сабантуй, башка халыкларның бәйрәмнәрен, фестивальләрне оештыра. Һәр чара зур бюджет таләп итә.

Фольклорны өйрәнеп, архивларда эшли торган фундаменталь эшләрне тулысынча колачлый алмыйлар, әлбәттә. Шуның өчен аерым оешма, мәсәлән, коммерциягә карамаган оешма (НКО) кирәк. Без аны оештырырга җыенабыз. Монда уен коралларында уйнарга өйрәтергә, укытырга, лицензияләр бирергә планлаштырабыз. Уен коралларын ясаучыларны һәм уйнаучыларны берләштереп, аерым фестивальләр ясарга була. «Түгәрәк уен» фестиваленең башлап җибәрүчеләре үзгәргәч, фольклор турында тирән сөйләшү, халыкка даими мәгълүмат җиткезеп бетерү җитми сыман. Әмма күмәк биюләр ясау буенча осталар.

2020 нче елда башлаган уен-кораллары белән бәйле үз байрагын күтәргән «Татнефть» оешмасы, «Без башкарабыз, без күтәрдек», – дип әйтүләре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип куелды.

Тукай премиясе алган затлар арасында, 40 елдан артык милли мәдәнияткә хезмәт куган, шулай ук Әлмәттә музейга ярдәм итештергән, «Кадим Әлмәт» танылган этно-музыкаль коллективына репертуарын биргән, фән ягыннан агарткан остазымның тәҗрибәсе, бүләкләнүчеләр белән бер сәхнәдә булмавын, Тукай премиясенә лаек дип табылмавын аңлагач, шаккаттым! Әмма, беләбез, үз вакытында Исәнбәт, Нигмәтҗанов, һәм башка атаклы фән остазлары күп авырлыклар күргән.

Шуңа безнең юл, милли музыкаль аңны кайтару юлы, бик четерекле, кайчак гаделсез, тәгәрмәчкә таякны махсус тыгучылар булуы да бар дип әйтеп буладыр. Бүген Әлмәт оешмасы районнарга 5 комплект корал бүләк итеп эш алып бара. Безнең җитештерелгән 45 комплектны туплап 675 данә уен коралын тапшыру вазифабыз бар. Әлбәттә, без бер көймәдә һәм «Татнефть» белән көндәшлек, чагышу, көнләштерү алып бармыйбыз, чөнки барысы – Рәисебез ярдәмендә башкарыла.

Казан үзәгендә милли музыка кораллары җитештерүче фабрика да, беренче кибет тә, тулаем беренче комплектлар булдырып, патентлар булуы еллар буе куйган зур көчләреннәң нәтиҗәсе булып тора. Әмма, дәүләт ягыннан игътибар һәм ярдәм булмаса, андый дәрәҗәдә булган проектларны чынга ашыру икеле. Бердәмлектә көч дип, шушы милли музыкаль уен коралларында уйнау һәм ясау гореф-гадәтен авыр йөк итеп арбасына салган Татарстандагы оешмалар нәтиҗәсендә инде кем кая тартыр һәм нинди ниятләр куелганын вакыт күрсәтер…

«Думбыраның төп нөсхәсе ногайларда сакланган»

Югары белем бирү дигәндә консерваторияне искә алабыз. Бу кораллар анда кадәр барып җитә алырмы?

– Иң кызыгы: мин әйткән җиде төр корал зур дәрәҗәдә уйналмый. Аларны әлегә консерватория дәрәҗәсе дип әйтеп булмый. Бүгенге көндә музыка көллияте һәм консерватория дәрәҗәсе бер үк диярлек. Консерваториядә – өлкәнрәк студентлар, һәркайсы үз коралында уйный.

Фото: Алмаз Әсхәдулланың шәхси архивыннан

Хәзерге вакытта консерватория кафедрасына болай гына керә алмыйм, шуңа күрә башка юлдан барам: Россия сәнгать тарихы институты аспирантурасында укыйм, анда фәнни эшләр якларга тырышам. Татарстаннан яшьләр арасында уен коралы белгечләре югары дәрәҗәдә, инструментоведлар юк диярлек. Фәнни җитәкчем — Динара Айдар кызы Булатова белән аңарчы булган уен кораллары язма-сызымнары, локаль политик алымнар, татар, керәшен, фин-угыр йогынтыларын кабат тикшереп, дөньяда куелган методикаларга нигезләнеп карыйсы бар дип төшендек. Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан тикшеренүчеләре гомуми фәнни классификация белән килешә. Шуны да аңларга кирәк.

Дәвамы бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар