Виртуоз музыкант, баянчы Айдар Сәлахов: «Үскәч кем булачагымны балачакта ук аңлаган идем»
«Уңыш ул — акча яки затлы машина гына түгел, иң мөһиме - уйлау иреклеге һәм үзең булып калу». Бу - Мәскәүдә яшәп, милли тамырларын югалтмаган, татар халык җәүһәрләрен яңадан торгызган виртуоз музыкант, баянчы Айдар Сәлаховның тормыш кредосы. Айдар белән иҗат иреклеге, милли кодны саклау һ.б. турында сөйләштек.
- Казан – бөтен татарны үзенә тартып торучы рухи үзәк. «Казандашлар» проекты башкалада гына түгел, ә бер казанда кайнап, гасырлар буена тупланган мәдәни хәзинәләрне баетып яшәгән күренекле шәхесләргә багышлана. Аларны уртак кыйммәтләр һәм уй-хыяллар берләштерә. «Казандашлар»ның чираттагы кунагы –халыкара бәйге-фестивальләр лауреаты, бик күп илләрдә чыгыш ясап, тамашачыларны таң калдырган баянчы Айдар Сәлахов.
Фото: Алабуга музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
Айдар Сәлахов якын һәм ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, актив концерт эшчәнлеге алып бара. Ул сәхнәдә солист буларак та, симфоник һәм халык оркестрлары белән берлектә дә чыгыш ясый. Аның катнашындагы концертлар Мәскәү консерваториясенең Зур һәм Кече залларында, Мәскәү халыкара Музыка йортында, П. И. Чайковский исемендәге Концерт залында, шулай ук Болгария, Германия, Дания, Испания, Кытай, Польша, Сербия, Төркия, Финляндия, Чехия, Швеция һәм башка илләрнең концерт залларында уза.
«Казанда күп очракта узып барышлый гына тукталырга туры килә. Минем өчен Казан - ул җылы күрешүләр, сөйләшүләр урыны», - ди Айдар Сәлахов Татарстан башкаласы турында. Аның белән «Җәйге кичләр» фестивале башланыр алдыннан Татмедиа бинасында күрешеп алдык.
«Баянның бөтен мөмкинлекләре дә ачылып бетмәгән»
Айдар, быел Алабугадагы «Җәйге кичләр» фестивалендә катнаштың. Ачылышта композитор Эльмира Галимованың махсус синең өчен язылган «Идел-Йорт» концертиносы яңгырады. Бу әсәр ничек туды? Аны иҗат иткәндә үзеңнең фикер-теләкләреңне керттеңме?
Әлеге фестиваль 2018 елдан бирле үткәрелә, мин шул вакыттан бирле катнашам һәм шуннан бирле бу фестивальне бик яратып, көтеп алабыз. Быел фестивальдә Башкортстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры катнашында Эльмира Галимованың «Идел-Йорт» дип аталган әсәре яңгырады.
Бу әсәр күптән түгел генә барлыкка килде. Эльмира, элемтәгә чыгып: «Мирас» татар музыкасы фестиваленә сиңа атап әсәр язам, тыңларга вакытың булырмы?» – дип сорады. «Вакыт табарга була, әмма ул ничек яңгырар?» - дидем. Без әсәрнең инструментта ничек яңгыраячагы турында сөйләштек. әлеге әсәргә эшкәртү ягыннан үземнән өлеш кертә алсам, карап карар идек», – дидем. Шулай килештек тә: эшкәртеп, әсәрне җиренә җиткердек.
Әсәр өстендә эшләү күпме вакытны алды?
Якынча дүрт ай. Татарстанда Эльмира Галимова кебек композиторларыбыз бар икән, алар белән беррәттән, иҗат итү, бер-беребезгә булышу мөмкинлеге булуына бик шатмын. Композитор да, башкаручы да бер-берсен аңларга тиеш. Хәзерге вакытта, гомумән алганда, баянның бөтен мөмкинлекләре дә ачылып бетмәгән әле. Мин яңалык кертү яклы. Шунлыктан, үземә язарга, эшкәртергә, аннан соң уйнау җайлы.
Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков
«Татар көен дөнья аренасында чыгарабыз дисәк, аны заманча телдә тәкъдим итәргә кирәк»
«Идел-Йорт» Казан сәхнәсендә яңгырады, хәзер Алабугада да яңгырады. «Идел-Йорт» әсәре аша татар музыкасын дөньяга чыгару хыялы бармы?
Симфоник оркестр белән әлеге әсәрне Кытайда тәкъдим итәргә планлаштырам. Үземнең әсәрләрем, эшкәртүләрем бар. Мәсәлән, «Ак каен». Аны халык көе формасында гына түгел, зур әсәр итеп симфоник оркестр белән башкарам. Гомумән, татар көен бөтен дөнья белә, татарлар дөнья буенча таралган. Ләкин без музыканы заманча телдә тәкъдим итәргә тиешбез. Халык көен генә башкару җитми, аңа яңалык кертергә кирәк. Беренче чиратта, шул ягын күзаллыйм. Әгәр татар көен дөнья аренасында чыгарабыз дисәк, аны заманча телдә тәкъдим итәргә кирәк.
Эльмира Галимова иҗат иткән «Идел-Йорт» концертиносын алганда, ул минем иҗатыма хас әйбер, чөнки мин аңа баштан ук: «Монда минем дә өлешем булачак», - дип, әйтеп куйган идем. Миңа милли моң әти-әниләрдән бирелгән. Хәтерләсәгез, элек «Үзгәреш җиле» фестивале үткәрелә иде, анда катнашканым булды. Анда кайбер музыкантлар моңның нәрсә икәнен аңлап бетермәде, җырчыларның күбесе шулай ук джазның нәрсә икәнен аңлап бетерми. Җырчы: «Моң гына булырга тиеш», - дип әйтә. Минем өчен күңел белән татар көен аңлау - зур нәрсә. Мин джаз белән дә, классика белән дә таныш.
«Иҗат халык бәясеннән генә торырга тиеш түгел»
Татар халык көйләрен заманча джаз яки эстрада стиленә салганда аның милли моңы югалмыймы? Алтын урталыкны ничек табарга?
Төрле музыкантлар, аранжировщиклар бар. Көйнең гармониясе дә бар. Джаз – ул иреклек дигән сүз. Анда төрле гармонияләр булырга мөмкин. Татар көен эшкәрткәндә, аны иң элек күңелең белән аңларга тиешсең. Минем канымда бу моң бар. Кайсы урында, нинди гармонияләр кертергә кирәклеген, уен коралының ничек яңгырарга тиешлеген аңлыйм.
Әгәр композиторлык белемем генә булса, халыкка барып җитмәс идем. Монда белем ягыннан үзеңне үстерү, теге яки бу көйне профессиональ дәрәҗәдә эшкәртә белү мөһим. Кешенең тәҗрибәсе булырга, ул нәрсә эшләгәнен аңларга тиеш. Татар көйләре генә түгел, минем үземнең дә көйләрем бар, ул биш тавыштан - пентатоникадан гына тормый, әмма һәр әсәр күңел белән эшләнә: анда классика да, джаз да - барысы бергә кушылган.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Бүген татар тамашачысы баянны заманча, классик һәм джаз инструменты буларак кабул итәргә өйрәндеме? Нинди үзгәрешләр сизәсең?
Күзәтергә бик яратмыйм, иҗат халык бәясеннән генә торырга тиеш түгел. Әмма минем өчен тамашачының рәхмәтле булуы бик мөһим. Шуның өчен без һәр концертта, проектларда катнашырга тиеш түгелбез, чөнки һәр чараның үзенең тамашачысы бар. Минем аранжировкалар, әсәрләр дөнья буенча яңгырый, мәдәният-сәнгать өлкәсендәге күпчелек кешенең аларны ишеткәне бар, күбесе ошата. Әгәр синең иҗатың бар һәм ул яңгырый икән, кайтавазлар булмыйча калмый. Кемнәрнеңдер синең белән мөнәсәбәттә буласы, хезмәттәшлек итәсе килә, алар концертларыңа да килә башлый, бу күренеш мине шатландыра.
«Бик күп көйләрне шул ук мизгелдә, шул ук вакытта эшкәртеп уйныйм»
Алабугадагы «Җәйге кичләр» фестивале турында сөйләшә башлаган идек. Борис Березовский белән импровизация булды дип беләм. Тамашачыларга нинди сюрприз әзерлисез?
Без аның белән 2017-2018 еллардан бирле таныш. Беренче тапкыр Санкт-Петербургта «Музыка земли» фестивалендә очраштык. Анда мин классиканы – Петр Чайковскийның «Думка» әсәрен уйнаган идем. Борис Вадимович уйнаганымны күреп алды да: «Бергәләп чыгып уйнамыйбызмы?» – дип тәкъдим итте. Ул пианинода, мин баянда импровизация формасында уйнадык. Бу фестивальдә программа үзгәреп тора. Импровизацияме ул, әзер әсәрме - алдан сөйләшенмәде. Гомумән әйткәндә, Борис Березовскийга үзеңнең тәкъдимеңне әйтәсең икән, ул синең сүзне тыңлап, илһамланып программасын төзи.
Хәтерлим, бер елны Россиянең халык артисты Евгений Князев поэма сөйләде, мин баянда «Либертанго»га импровизация уйнадым, Борис Березовский безгә кушылып, гармонияләр уйнады. Бик матур композиция булган иде.
Мин, импровизатор буларак, бик күп көйләрне шул ук мизгелдә, шул ук вакытта эшкәртеп уйныйм. Халык көен алыйк. Гадәттә, ул куплетлар һәм кушымтадан тора. Мин аны үземчә, үземнең карашымча бер формага кертәм. Төрле жанрлар белән илһамланам. Миңа барлык юнәлеш һәм жанр да якын. Һәр фестиваль, концертта яңалык кертергә тырышам. Сәхнәгә чыктың да, уйнадың һәм сиңа алкышладылар - кереп киттең... Юк, бу гына мине канәгатьләндерми. Беренче чиратта, үзебез өчен яшибез. Һәр көнне син яңалыкка омтылырга тиешсең, Березовский исемендәге фестиваль дә искәрмә түгел.
«Җәйге кичләр» фестивалендә
Фото: Алабуга музей-тыюлыгы матбугат хезмәте
«Музыкантларны импровизациягә өйрәтү җитми»
Алабугада Айдар Сәләхов исемдәге Бөтенроссия музыка фестиваль-конкурсы да була. Аның төп миссиясе нәрсәдә, катнашучылардан нәрсә көтәсең?
Бу фестиваль-конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел онлайн форматта оештырылды, Россиянең төрле төбәкләреннән катнаштылар. Аның идеясе - музыкантларга композитор яки аранжировка ясаучы буларак та үзләрен ачарга мөмкинлек бирү. Талантлы музыкантларга халыкка күренү мөмкинлеге тудыру, аларга яңалык кертү. Фестиваль-конкурс вакытында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр дә үткәрелә, һәм ул аралашу, тәҗрибә алмашу формасында була. Хәзерге яшьләргә өлкәннәрнең киңәше җитеп бетми.
Фестиваль-конкурсның икенче этабында катнашучылар теге яки бу әсәрне нота буенча уйнамый, алар аны импровизацияләп, я булмаса, үзләре иҗат иткән әсәрне тамашачыга тәкъдим итә. Төрле аранжировкалар ясарга мөмкин, бәлки башка композиторлар белән элемтәгә чыгып аларның яки минем әсәрләрне эшкәртеп башкарырга була. Яңа буынга күңелсез булмас өчен шушы форматны сайларга булдым.
Музыкантларның нинди әсәр башкарулары турында уйлануларын телим, күп музыкантлар уку йортын тәмамлагач, нотасыз уйный алмый. Минем өчен шушы мәсьәлә бик мөһим, чөнки үземнең баштан узган... Уку йортын тәмамлагач, укытучылар сине олы тормыш юлына чыгарып җибәрә, ә инде ничек, кайсы юнәлештә, кайсы якка таба барасың - барысы да үзеңнән тора. Кайбер көчле, булдыклы музыкантлар укып чыккач, үзләренең иҗатын ташлый. Дөрес, бу бәлки кемгәдер кирәк тә түгелдер, «уйныйсым, башкарасым килә», - дип әйтүчеләр бар.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
Аллаһ теләсә, фестиваль-конкурс дәвамлы булса, аның дәрәҗәсен үстерергә телим. Бәлки киләчәктә ул ике турдан гына торыр - музыкантлар үзләрен икенче яктан ача башларлар иде. Кеше сәхнәгә чыккач, каушый башлый. Музыкант, актер шикелле, үзенең уйнаганын күрә белсен иде. Музыка һәрвакыт мизгелдә туа.
Балта да, телефон да, ясалма фәһем дә уен коралы. Уен коралы белән тормышта акча эшлисең килә икән, үзеңне камилләштерергә, үстерергә тиешсең. Уен коралы беркайчан беркая китмәс. Мин электрон музыкага бирелмәдем, нигездә, акустик уен коралында уйнап, үземнең юлымны музыка өлкәсендә таптым.
Бездә импровизация мәктәбе җитәрлек дәрәҗәдә үсеш кичергәнме?
Юк. Гомумән, музыка мәктәпләрендә классик формада тәрбия бирелә. Һәм бу дөрес тә. Тик, минемчә, тәрбиянең икенче формасы да булырга тиеш. Без музыкантларны классик музыканы башкарырга өйрәтәбез, ләкин аларны импровизациягә өйрәтү җитми. Күбесе бу дөньяны башкача күзаллый, яшь музыкантларга юлны ачып, музыканың да корал булуын күрсәтәсе иде. Музыка мәктәпләре, институтларда бу хакта аңлатуларын телим.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
Үзем дә музыка мәктәбендә укыдым, ләкин минем әти-әниләр биргән белем, өйдәге мохит тә зур роль уйнады. Кичләрен әтием баянда уйный, әни җырлый, мин бии идем... Талант табигатьтән бирелгән. Күп балаларны нотага гына өйрәтеп, гадәткә кертелгән программа буенча укыталар. Моны да аңларга була, чөнки укытучыларның калган әйбергә вакыты җитми. Бер дәрес 40-45 минут бара - бу бик аз. Укучы программаны өйрәнә-өйрәнә, аннары имтихан тапшыра. Алар үз-үзләрен иркен тота алмый, һәрвакыт киеренке халәттә булалар. Бу мәсьәләләрне психологик дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.
Гаммаларны өйрәндем дә, импровизация һ.б. килеп чыга, дип фикер йөртү дә дөрес түгел. Укытучы да, укучы да киңәшләшеп эш итсен иде. Моның өчен вакыт кирәк. Россиянең яки чит илдәге төрле югары уку йортларын тәмамлаган укучылар импровизация мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәләр. Белемнәре, тәҗрибәләре җитеп бетми. «Бахны импровизацияләр белән дә уйнап була», - дип әйткәч, «ничек инде ул?» - диләр. Табиб рецепт язып биргән кебек, музыкада да шулай. Совет вакытында ул әйбер булган, әмма хәзерге вакытта яшьләрнең игътибары читтә, уйлары таркау... Амбицияләре күп, барысын да эшләп карыйсылары килә. Шуңа күрә бу очракта яңа система уйлап табарга кирәк. Талантлы кешеләр булган очракта укытучылар да дәүләт карамагындагы музыка мәктәпләрендә, югары, урта уку йортларында артырга тиешләр.
Уку йортларында укучылардан «имтиханны гына бирсен, имтиханны гына тапшырсын», - дип катгый таләп итмәс идем. Һәрбер укучы ул - синең чагылышың. Әгәр синең планың тормышка ашып барса, укучың өлгер булып, уңышларга ирешсә - бу яхшы. Әгәр бу җитешү формасында гына бара икән, юк, ул гына җитми. Әйтик, ата-ана миңа баласын укырга дип алып килә икән, мин алдан ук: «Нәтиҗәне бер көндә үк көтмәгез», - дим. Мин укучыны мәҗбүриләү яклы түгел, ул дәресләргә ирекле формада, үзенең теләге белән килергә тиеш. «Нәрсә, ничек булыр микән?» - дип уйланырга тиеш түгел. Ата-аналарның: «Бу бала баян белән акча эшли алыр микән инде?» - дигән сораулары баланың иҗади үсешенә тискәре йогынты ясый. Моны укытучылар игътибардан читтә калдырмасын, ата-аналарга аңлатсын иде.
«Помидор белән сәхнәгә ата башласалар - сизмәячәкмен, чөнки мин иҗади халәттә»
Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә Россиянең халык артисты Фридрих Липс сыйныфында укыгансың. Баянны бары халык уен коралы буларак кына түгел, джаз, академик музыка һәм кино аша да күрсәтәсең. Баянның мөмкинлекләре чиксез дигән фикер белән килешәсеңме?
Әтием баянда уйный иде, абыем Илдар да баянчы. Гнесиннар академиясендә укыганда профессор Липс янына еш килеп йөрдем. Үземнең әсәрләремне уйнап күрсәтә идем. Студентлар минем импровизацияләремне тыңларга керә иде. Оялып, икеләнеп калган булсам, мондый нәтиҗәләргә дә ирешә алмас идем, мөгаен. «Зинһар, тыңлап карагыз әле», - дип, укытучыма классик әсәрләрдән алып, импровизацияләргә кадәр уйнап чыга идем. Андый мөгаллимнәр бик кирәк, әмма студентларның да омтылышы булу зарур. Мин югары уку йортын тәмамлагач, аспирантурада укучы бер егет дәүләт имтиханында баянда үз әсәрен уйнады. Бәлки ул миннән күреп иҗатка кереп киткәндер. Үз иҗатыңны үстерергә була, дигән сүз. Моңа бик тә шатландым.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
Баянның мөмкинлекләре, чыннан да, чиксез. Минем өчен уен коралында уйнау - медитация кебек. Һәр авазны отып калып, инструментка булган мөнәсәбәтне үзгәртергә тырышам. Халык моны ишетә башлагач, баянга икенче төрле карый башлый. Үзеңнең аудиторияң тора-бара барлыкка килә.
Дөньяның бик күп илләрендә чыгыш ясагач, күренәдер: халык баянны ничек кабул итә?
Төрлечә була. Халыкның мөнәсәбәте формалашканчы, үзеңнән дә күп нәрсә тора. Халык синең чыгышыңны болай гына карарга килмәгән, димәк, синнән нидер көтә. Үземә килгәндә, мин чыгыш ясаган вакытта, хәтта репетицияләр вакытында да билгеле бер халәттә булам. Минем өчен иҗатта вакыт дигән катгый кыса юк. Мәктәпләрдә, университетларда режим, төгәл расписание бар. Минем режим юк. Шуңа күрә концертларым еш кына 1,5-2 сәгатьтән артык дәвам итә. Оештыручылар белән алдан сөйләшсәк тә (без бит 1-2 сәгатькә дип килешкән идек, ә концерт ул вакыттан артып китте, диләр), иҗат процессы вакытны оныттыра. Кемгәдер бу ошамый. Чыгышың вакытында шул халәттә булу уңайлы икән, концерт та уңышлы үтә. Хәтта помидор белән ата башласалар да, син аны сизмәячәксең, чөнки син иҗади халәттә.
Энергияңне иҗатың өчен сарыф итәргә кирәк. Ничек булыр икән, концертта уйный алырмын микән һ.б. шундый борчулар, куркулар — болар барысы да уйдан килеп чыккан әйберләр. Минем өчен иң мөһиме – үз иҗатым белән яшәү. Нәрсә генә булса да, үз иҗатыңа кайтырга тиешсең. Халыктан нәрсәдер көтәргә кирәкми.
«Кем өчендер баян - табын артында җырлар җырлап утырыр өчен кулланыла торган уен коралы»
Син үз чыгышларыңа тәнкыйть күзлегеннән карыйсыңмы?
Төрле вакыт була. Кайбер язмаларымны тыңлыйм, кайберләрен тыңлый алмыйм. Концерт бик әйбәт узды дип уйлыйсың, ә халык икенче төрле кабул итәргә мөмкин. Яки киресенчә, хаталар белән уйнадым дип борчыласың, ә тамашачы соклана. Барысы да булсын. Без әле аны аңлап бетермибез, аңлау - куркыныч әйбер. Аңлау сине ниндидер бер чикләрдә тота: нәрсә ашасам дөрес икән, ничек эшләсәм дөрес икән, дип бәргәләнә башлыйсың. Бер генә дөрес юл бар дип уйлыйсың. Бу дөньяда чикләүләргә бәйле булып яшәмәс өчен, дәүләттән, халыктан нәрсә дә булса көтеп утырырга кирәкми. «Телеңне чамалап ач», - ди халык мәкале. Төпченеп, борчылып, кайгырып уйлап утырырга кирәкми - шул вакытта иҗатың да чиста булыр.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
Кинематография дөньясына кереп китү ничек булды? Фильм дөньясы сиңа композитор буларак нинди яңа тәҗрибә бирде?
«Хрустальный Турандот» театр фестивалендә катнашканда мине күреп алганнар дип беләм. Нәрсә телисең - шуны уйнап күрсәт, диделәр. Төрле популяр булган көйләрне уйнап күрсәттем. Аннан соң үзем баян өчен иҗат иткән «Инфинити» әсәрен уйнадым. Уйный башлагач та: «Без бу әсәрне алабыз», - диделәр. Шулай итеп, «Петровы в гриппе» фильмы дәвамында минем башкаруда төрле көйләр яңгырый. Режиссер күрсәтә иде дә, мин баян белән үзем тойганча импровизацияләр уйнадым. Сүз уңаеннан, әлеге фильм Канн Халыкара кинофестивалендә катнашты.
Төптән уйласаң, кем өчендер баян - табын артында җырлар җырлап утырыр өчен кулланыла торган уен коралы, кем өчендер - күңел тынычлыгы хәләте.
«Ниндидер чикләүләр белән башыбызны катырмыйча сөйләшәбез икән, тел сакланышта һәм кулланылышта була»
Бер әңгәмәдә: «Мәскәүдә яшәсәм дә, туган телемне онытмадым», - дигәнсең. Россия башкаласында яшәп, милли кодны һәм татарлыкны саклау елдан-ел кыенлашамы?
Телне саклап калу — ул һәркемнең үз теләге. Әгәр син үз телеңдә сөйләшергә телисең икән, сине беркем дә чикләми. Телне саклап кына торсак, аны куллана алмыйбыз. Ниндидер киртәләр, чикләүләр белән башыбызны катырмыйча, курыкмыйча сөйләшәбез икән, тел сакланышта һәм кулланылышта була. Мәскәүдә үзбәкләр, азәрбайҗаннар, әрмәннәр үз телләрендә сөйләшә, хәтта рус телендә сөйләшүчеләргә дә үз телләрендә аңлаталар. Бу тема көн кадагында. Шуны әйтә алам: күп яшьләрнең сөйләшәсе килми, чөнки оялалар: «Безне аңларлармы, читтән ничек күренер икән?» - дип борчылалар.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
Ә менә мин татарча сөйләшәм, мин - молодец, дип әйтәсем килми. Әти-әнием биргән тәрбия өчен рәхмәт. Без гаиләдә һәрвакыт татарча сөйләштек һәм хәзер дә сөйләшәбез. Мин, мәсәлән, инглиз телен начар беләм, һәрвакытта тәрҗемәче кирәк. Татар теле - туган телем, ул миңа балачактан ук сеңгән, геннардан күчкән, минем туган телемдә сөйләшәсем килә. Кемгәдер ошамый икән, монысы инде башка мәсьәлә.
Телне саклап калыйк дип, глобальләштермик, моны җиңелчә кабул итик. Бу дөньяда без бер әйберне дә мәңгегә саклап калдыра алмыйбыз. Шул вакытта сөйләшү дә булыр, тел ул, иҗат кебек, аралашу өчен кирәк. Туган телендә сөйләшергә теләүчеләргә һәрвакыт юл бирсеннәр иде. Әгәр син үз телеңдә сөйләшергә телисең икән, бу синең ирегең.
Туган телендә сөйләшә алмаучыларны да гаепләмик, бәлки алар күпмедер дәрәҗәдә сөйләшә аладыр? Ата-анасы туган телен өйрәтмәгән яки ул кеше туган телен өйрәнә алмаган икән, гаепләргә кирәкми. Киресенчә, ул кешене сөйләштерергә, кызыксындырырга кирәк. Кем белә, әби патша заманында татарлар ул вакытта популяр булган француз телен дә белгәндер? Тел, беренче чиратта, аралашу өчен кирәк.
Моңны, милли мәдәниятне күңелдә генә саклап калмыйча, аны халыкка җиткерергә, кулланырга тиешсең. Аңларлар микән мине дигән шикләнүләр булырга тиеш түгел. Барысы да үзебездән тора.
«Яңалык кертүчеләрне, гомумән, талантлы кешеләрне күрә белсеннәр иде»
«Кешене башта читкә җибәрергә кирәк, шунда танылгач кына, туган ягында аны таный башлыйлар», - дигән фикер белән килешәсеңме?
Элек шулай булгандыр. Хәзер иҗат - синең эчеңдә. Аны үстерер өчен чит илдә, яки Россиядә яшәү мәҗбүри түгел, иҗатың белән үзең яши башларга тиешсең. Кайда гына булсаң да, иҗатың белән балкый башласаң, сине һәркайда таныячаклар. Татарстанда чыгыш ясарга кайчан чакырырлар микән, шул вакытта танылыр да идем, дигән уй бәлки дөрес түгелдер. Иҗат өчен ниндидер махсус урын кирәк түгел. Агач ботагына кунган коштан: «Син тагын күпме сайрыйсың әле?» - дип сорый алмыйбыз.
Татарстан турында әйткәндә, иҗат кешеләренә үзләренең сүзен әйтергә мөмкинлек бирү кирәк. Талантлы кешеләргә күренә башларга кирәк. Телевидение, радио дигәндә - Совет заманында күбрәк чакырулар булган, кызыксындыру формасы төрле яктан булырга тиеш. Бер яктан, музыкант «мине кайчан чакырырлар инде, кайчан танылырмын», - дип, көтеп утырырга тиеш түгел. Икенче яктан, дәүләт учреждениеләре эстрада, классика өлкәсен генә түгел, яңалык кертүчеләрне, гомумән, талантлы кешеләрне күрә белергә тиеш.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
«Кайбер филармонияләр: безнең инде баянчы бар, сезнең бәягез югары икән, диләр»
Бүгенге көндә иҗади планнарың, яңа альбомнар яисә коллаборацияләр турында беләсе килә. Нәрсәләр өстендә бик бирелеп эшлисең?
Төрле музыкантлар белән проектлар, концертларыбыз бар. Үзем нигез салган Elegato триосы бар. Элек күбрәк классик әсәрләр яки танылган көйләрне башкарырга чакыралар иде. Хәзер исә үз әсәрләрем белән чыгыш ясарга чакыра башладылар. «Без синең бу әсәреңне ишеттек, шуны уйный аласыңмы?» - дип мөрәҗәгать итәләр. Бу минем өчен бик мөһим. Әмма андый кешеләр күп түгел, чөнки театрлар, концерт заллары, филармонияләрдә әле һаман да бер үк көйләрне башкаручы артистлар күп. Көйне өйрәнеп, аны еллар буе кабатлау — ул иҗат дигән сүз түгел. Ниндидер яңалык кертер өчен, үсәр өчен яңа кешеләр кирәк.
Мин «дәүләт мине кайчан эшкә урнаштырыр икән?» - дип көтеп утыру яклы түгел. Үзем төрле концерт заллары җитәкчеләре белән сөйләшәм, иҗатымны халыкка күрсәтәм. Күбесе белән элемтәдә торам. Үземнең концертларым белән бик күп гастрольләрдә йөрим. Ул бары музыка гына түгел, аралашу, сөйләшү формасында да бара. Иҗатны музыка аша гына түгел, сүз белән дә халыкка җиткерү мөһим.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
Бүгенге югары уңышларыңа карап, балачакта әти-әни әйткән киңәшләрне искә ала торгансыңдыр.
Балачактан алган тәрбия – бик мөһим нәрсә. Әти-әнием биргән тәрбия минем өчен нигез булып тора. Ләкин вакыт үткән саен, син үзеңне-үзең көйләргә (самонастройка) өйрәнергә тиешсең. Элек сине укытучылар тәрбияләсә, хәзер син үз иҗатыңны үзең күрә белергә тиешсең. Әгәр тәрбияне генә алга куясың икән, ул иҗатта тулысынча ачылып бетмәскә мөмкин.
«Уңыш – күп акча яки затлы машиналар гына түгел, иң мөһиме - һәрвакыт үзегез булып калыгыз»
Хәзер блиц-сораштыруга күчик. Баянны өч сүз белән тасвирла әле.
Баянның мехы – ул үпкә кебек, ул сулый торган инструмент. Галәми уен коралы: аның мөмкинлекләре галәм кебек киң. Ул - минем уен коралым. Иҗат юлын баян белән бергәләп үтәм.
Ирекле импровизацияме, әллә төгәл язылган ноталар булсынмы?
Хәзерге вакытта мин импровизацияне өстен күрәм. Иҗатта мин – башкаручы да, композитор да. Барысы да бергә үрелеп бара.
1997 елда «Титаник» фильмы чыккач, мин аны гармунда кабатларга тырыштым, балалар бакчасында кызларга уйнадым.
Балалар бакчасына йөргәндә 2,5 яшьтә Илдар абый белән конкурста катнаштым (бу вакытта Айдар Сәләховның әлеге чыгышын төшереп алынган видеоязманы карадык). «Тала-тала» көен мин 25 елдан соң яңадан торгыздым. Хәзер аны трио белән рок стилендә башкарабыз. Видеодан күренгәнчә, сәхнәдә үземне бик ирекле хис итәм. Минемчә, һәр кеше үзенең балачак халәтенә кайтырга тиеш. Иң дөрес вакыт – балачак. Мин үскәч кем булачагымны ул вакытта ук аңлаган идем. Әни минем белән авырлы булганда мандолинада, әти баянда уйнаган булган. Сәгатьләр буе уйнаганнар. Ягъни боларның барысы да миңа әни карынында булганда ук салынган булган. Иң беренче авазларымны да сөйләп түгел, көйләп әйткәнмен.
Хәзер интернетны ачып карасаң, бар кеше дә тормышка яшәргә өйрәтә, болай дөрес түгел, болай дөрес, ди. Чынлыкта, нәкъ шушы кеше әйткәнчә генә дөрес булыр дип әйтә алмыйбыз. Үсмер балага: «Синең потенциалың, талантың бар, син булдырасың», - дип әйтеп торсаң, аның кызыксынуы арта, стимулы уяна. Ул энергиясен юк-барга сарыф итмәячәк.
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
Яшь баянчыларга Айдар Сәлаховтан иң мөһим киңәш?
Күптән түгел Пермьдәге бер интернатта булдым. Анда музыкант балалар укый. Гадәти мастер-класс урынына аралашу дәресе үткәрдем. Барлык баланы җыйдылар. Алар миңа баналь сораулар бирде. Башкарак сораулар бирүләрен сорадым. Бер бала: «Сезнең төп укытучыгыз кем?» – дип сорады. Мин аңа: «Син», — дидем. Ул елмайды, көлде. Укытучылар, укучылар бу җавапка гаҗәпләнде. Мин яшьләргә шуны җиткерергә телим: беркем дә сезне кулыгыздан җитәкләп алып бармаячак. Сез үзегез уянырга, үзегез иҗат итә башларга тиешсез.
Уңыш – ул күп акча яки затлы машиналар гына түгел. Бу дөньяда иң мөһиме – уйлау иреклеге. Яшь музыкантларга киңәшем: һәрвакыт үзегез булып калыгыз. Конкурсларда җиңү – ул бары тик бер этап кына, сынау. Бер урында, дәрәҗәдә генә калырга ярамый, үзеңне һәрвакыт үстерергә, эзләнергә тиешсең. Үз иҗатыгызны яратып, энергияне кешеләргә җиткереп яшәгез, кешедән нәрсә дә булса көтеп яшәмәгез. Бу дөньяда үзегезне югалтмагыз.
Рөстәм Миңнеханов Айдар Сәлаховның баянда уйнавын карап тора
Фото: Айдар Сәлаховның шәхси архивыннан
- Айдар Илдус улы Сәлахов — Әнвәр Бакиров исемендәге Алабуга музыка мәктәбендә укыган. А. Г. Шнитке исемендәге Мәскәү дәүләт музыка институтының Музыка колледжын, Россиянең Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. 2019 елда аспирантураны тәмамлый.
- Ул — баянчылар һәм халык инструментларында башкаручылар арасында уздырылган күп кенә дәрәҗәле конкурслар лауреаты. Аның бүләкләре арасында — Санкт-Петербургта узган В. В. Андреев исемендәге конкурсның (2008), Германиянең Клингенталь шәһәрендәге баянчылар һәм аккордеончылар конкурсының (2010), Белгородтагы «Кубок Белогорья» (2011), Мәскәүдәге Союз дәүләте кубогы (2013), Мәскәүдәге «Весенние голоса» (2014) конкурсларының беренче премияләре бар. Шулай ук ул Мәскәүдә узган VI Халыкара баянчылар һәм аккордеончылар конкурсының беренче премиясе (2015), Мәскәүдәге I Бөтенроссия музыка конкурсының (2013) һәм Испаниядәге «ARRASATE HIRIA» халыкара конкурсының (2016) икенче премияләре иясе.