news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәтка барыйк та, «Каракүз»не карыйк

«Каракүз» этно-модерн фестивале быел Әлмәттә алтынчы тапкыр үткәреләчәк. Оештыручылар аны 17 июльдә башлап, 2 августта төгәлләргә ниятли. Шул рәвешле, әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өч атнаның ял көннәрендә күңелле программа белән кинәнә алачак.

news_top
Әлмәтка барыйк та, «Каракүз»не карыйк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды ярдәмендә уздырылуыннан да фестивальнең заманча, зәвыклы, кәттә булуын чамаларга була. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына фестиваль үзенчәлекләренә багышланган матбугат очрашуына Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзе дә килгән иде. Ул да оешманың фестивальгә карата юмартлыгын билгеләп узды. Министр әйтүенчә, «Каракүз» кызыклы, креатив, стандарт булмаган тәкъдимнәре белән әһәмияткә ия.

«Каракүз» фестивале – югалмый торган ресурска, киләчәккә инвестиция»

– Бетми, юкка чыкмый торган, гел яңарып, баетылып тора торган ресурс бар – ул безнең мәдәният, рухилык. Минем өчен «Татнефть» компаниясенең «Каракүз» фестивале – менә шул югалмый торган ресурска, киләчәккә инвестиция. Әлмәт былтыр Россиянең иң креатив шәһәре булды, чөнки «Татнефть» яңа үсеш нокталарын ачуга, яңа мөмкинлекләргә инвестиция кертә. 30-40 елдан кеше капиталы базарында иң кыйммәтлесе – гадәти булмаган форматта уйлый белгән, креативлыкка омтылган кешеләр булачак. Боларны мәдәният, иҗади индустрияләр бирә, – диде Ирада Әюпова.

Әйтергә кирәк, фестиваль республиканың иң зур мәдәни вакыйгаларының берсенә һәм Әлмәтнең визит карточкасына әверелгән.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ирада Әюпова төрле мәдәни чараларның ватанпәрвәрлек, горурлык хисе уятуда, күңелне күтәрүдә әһәмиятен билгеләп узды. «Каракүз» фестивале – шундыйларның берсе. Әлеге фестиваль горурлык хисе тудыра. Мәдәният министры буларак, шәхсән, минем өчен бу фестиваль – зур иҗади лаборатория. Без яшь талантларны эзлибез, яшь талантларга үзләрен, иҗади үсеш юлын табарга мөмкинлек бирәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Фестиваль кысаларында узачак чаралар түбәндәгеләр

17-18 июль көннәрендә «Алнас» стадионында мәдәни мирасны заманча сәнгать формалары белән тоташтыручы этнофестиваль узачак.

17-18 июль көннәрендә «Алнас» стадионында гастрофестиваль татар һәм рус ашларына багышланган ике тематик мәйданчыкта узачак. Кунакларны милли ризыклар, авторлык стрит-фуды, камыр ризыклары, десертлар һәм традицион сыйлар көтә. Үзәк вакыйгаларның берсе 1200 порция окрошка тарату булачак.

17-18 июль көннәрендә тамашачыларны «Воздух» VI заманча хореография фестивалендә катнашучылар белән очрашу көтә. Көндез «Нефтьче» мәдәният сараенда танылган хореографлар contemporary һәм эксперименталь бию техникасы буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Кич белән «Каракуз» скверы ачык һавадагы театрга әвереләчәк.

17-19 июль көннәрендә. «Модалы Әлмәт» проекты узачак. Проектның йөрәге «Каракуз Маркет»та Россиянең төрле шәһәрләреннән 50дән артык кием, аксессуарлар, бизәнү әйберләре һәм дизайн эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

18-19 июль көннәрендә «Җиңел канатлар «VI Халыкара урам театрлары фестивале Россиянең төрле шәһәрләреннән 23 коллективны җыячак. Әлмәтнең «Җиңел канатлар» урам театры ике премьера – «Тукай» спектаклен һәм «Тундырма» цирк клоунадасын күрсәтәчәк.

19 июль «Мунча» фестивале оештырылачак.

19 июльдә физик һәм эмоциональ иминлеккә багышланган «Каракуз Гармония» фестивале көтелә. Шәһәр паркында иртәнге программада йога, сәламәтләндерү гимнастикасы, Россия, Бали һәм Таиланд осталарының традицион массаж үрнәкләре күрсәтелә.

24 июльдә рәсем сәнгате фестивале 500 профессиональ рәссамны, сәнгать сөючеләрне һәм шәһәр халкын берләштерәчәк. Катнашучылар бер үк вакытта ачык һавада 500 картина тудырачак.

24-26 июль көннәрендә «Аулак» заманча театрының бөтенроссия фестивале үткәрелә. Үзәк вакыйгалар «Алмет» үзәгендә һәм башка шәһәр киңлекләрендә узачак.

25 июль көнне «Алнас» стадионы автор җырлары фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар өчен очрашу урыны булачак.

25 июльдә – орган музыкасы фестивале. «Каракуз» скверында янә ачык һавада орган яңгыраячак.

25 июль көнне индустриаль скверда «Ирек» урам мәдәнияте фестивале узачак. «Ирек» фестивале программасында – BMX, самокат, скейтбординг, бию баттллары, 3×3 баскетбол, панна-футбол, граффити-перформанслар һ.б.

Җәйге китап фестивале 25 һәм 26 июльдә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә дүртенче мәртәбә оештырыла.

26 июльдә беренче тапкыр «Алнас» стадионында джаз фестивале узачак.

26 июльдә «Каракуз» скверында «Кладовка» экофестивалендә иске әйберләрне дә куллану турында аңлатачаклар, күрсәтәчәкләр. Сүз уңаеннан, экофестиваль турында әйткәндә, Ирада Әюпова аның куллану культурасына багышланганын билгеләп узды. «Бездә бәрәкәт дигән сүз бар, менә шул рәвешле һәрнәрсәне бәрәкәтле куллану турында сөйләү мөһим», – диде мәдәният министры.

27 июль – 1 август көннәрендә «Каракуз фильм» халыкара фестивале яшь режиссерларны, профессиональ кино җәмгыятен һәм киң аудиторияне берләштерәчәк.

29 июль – 2 августта Югары нефть мәктәбе территориясендә Animation Almet Fest Халыкара фестивале көтелә. Программага 2D-, 3D-, курчак һәм пластилин анимация интенсивлары, 500 мең сумлык приз фонды булган бөтенроссия студентлар питчингы һәм кыска метражлы анимацион фильмнар халыкара конкурсы керә.

24 июльдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында татар КВНы фестивальнең аерым вакыйгасы булачак. Фестиваль атналары дәвамында кунаклар, шулай ук, «Каракүз эзләре буенча» дип аталган квест уза алачак. Ә китап укырга яратучыларны китап клубында фикердәшләре белән очрашулар көтә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Без аңлыйбыз: кешеләргә хезмәт өчен генә түгел, бай мәдәни тормыш өчен дә шартлар булырга тиеш»

«Татнефть» компаниясе өчен мәдәнияткә ярдәм – социаль сәясәтнең аерылгысыз өлеше. «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин матбугат очрашуында шул хакта ассызыклады.

Без аңлыйбыз: кешеләргә хезмәт өчен генә түгел, бай мәдәни тормыш өчен дә шартлар булырга тиеш. «Каракүз проект кына түгел, зур синергетик программа да. Ул мәдәният, сәнгать традицияләрен саклау өлкәсендә программаларны берләштерә. Өч атнаның ял көннәрендә безнең мәдәни-социаль тормыш дөньясына чумып була. Бу фестивальдә креатив мохит формалаша, яңа тарих, яңа продуктлар туа торган лаборатория дә ул. Милли-рухи кыйммәтләр шулай таралыш ала, – диде Ренат Мамин.

Ирада Әюпова сүзләрен җөпләп, ул мәдәният өлкәсе кешенең эш нәтиҗәлелеген арттыруын, стресска каршы көрәш чарасы да булуын, эштән арыганлыктан да коткаруын искәртте. «Кеше көндәлек бертөрле тормыштан бүленеп торып, мәдәният дөньясы белән очраша икән, рухи яктан гына үсеп калмый, рухи капиталын да үстерә. Шуның нәтиҗәсендә республика, ил хакына эше дә яхшырак барачак», – дип саный Ренат Мамин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу кешеләр арасында булу – минем өчен бәйрәм, илһам чыганагы»

«Каракүз» фестиваленең төп кунагы яки амбассадоры, былтыргы кебек үк, Татарстанның атказанган җырчысы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак. 17 июль көнне фестивальдә Сәйдәнең «Җаныем, җанашым» музыкаль альбомын тәкъдим итү ниятләнә. Сәйдә җырларын тере тавышка башкарачак.

Әйтергә кирәк, бу – Сәйдәнең икенче альбомы. Татар халык җырларыннан торган «Җаныем, җанашым» җыентыгы фестивальнең төп идеясен чагылдыра: традиция үткәндә калмый, ә бүгенге көн сәнгате өчен нигезгә әверелә.

Мине икенче ел рәттән җаваплы амбассадор итеп сайладылар, моның өчен «Татнефть»кә бик тә рәхмәтлемен. Бу – җаваплы вазифа. Былтыр фестивальдә беренче тапкыр катнаштым. Андагы кешеләрне күрсәгез иде: һәркемнең күзендә иҗат, дәрт очкыны чагыла. Бу кешеләр арасында булу – минем өчен бәйрәм, илһам чыганагы, – диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.

«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова фестивальнең күп жанрлылыкка корылуы белән игътибарга лаек булуын әйтте. «Фестивальдә Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Бурятия, Тыва Республикаларыннан сәнгать осталары катнашачак», – дип белдерде ул.

«Татнефть» хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин быелгы фестивальнең кулинария һәм музыканың бергә үрелеше белән кызыклы булуын әйтте. «Быел этнофестиваль һәм гастрофестиваль берләшә. Өчпочмак, чәкчәк һәм башкалар белән тәмле генә түгел, бар нәрсә дә матур да булырга тиеш», – дип саный ул.

«Каракуз» этномодерн фестивале 17 июльдән 2 августка кадәр Әлмәттә Россия һәм башка ил халыкларының милли традицияләрен, заманча сәнгатен, музыкасын, биюен, театрын һәм мәдәниятен берләштерәчәк. Фестиваль «Татарстанда Җәй» республика проектының бер өлеше булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар