Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театрыннан җыр кичәсе: «Провинциядә яшәгән иҗатчылар читтәрәк кала кебек»

Композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дигән искә алу кичәсеннән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Әлмәт театрыннан җыр кичәсе: «Провинциядә яшәгән иҗатчылар читтәрәк кала кебек»

Әлмәтлеләр генә түгел, казанлылар да Әлмәттә милли сәнгатьнең гөрләп торган чагын яхшы хәтерли. Эстрада җырчылары автобусларга төялешеп Әлмәткә концертларга барганын искә алса, язучылар әдәби тормышның гөрләгәнен, биредә Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова, Әдип Маликов, Гамил Афзаллар иҗат иткәнен сөйли ала.

Исән булса, быел Нур Әхмәдиевка 75 яшь тулган булыр иде һәм Әлмәтнең шигърият һәм җыр-моң сөюче халкы гөрләтеп кичә уздырыр иде. Әмма Нур абыебыз юк инде – үткән ел ул каты авырудан вафат булды.

Тумышы белән ул Азнакай районының Әсәй авылыннан. 1987-1993 елларда Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.1994-2008 елларда «Татнефть»нең» «Хәзинә» газетасын чыгара.

Шундый ук җырлы-моңлы кичәне 75 яшьлеге хөрмәтенә Әлмәтнең тагын бер зур шәхесе Рәис Нәгыймов та уздырыр иде, мөгаен. Кызганыч, аны югалтуыбызга 10 ел булып килә.

Тумышы белән Актаныш районыннан. Йөздән артын җыр авторы. 33 ел дәвамында 1нче Әлмәт балалар музыка мәктәбенең алыштыргысыз җитәкчесе. Хәзер әлеге музыка мәктәбе Рәис Нәгыймов исемен йөртә. Биредә аның исемендәге фестиваль уздырыла.

ххх

Бүген Татарстанның нефть башкаласы булган Әлмәттә милли мәдәният чагыштырмача таррак даирәдә яши кебек. Ул Әлмәт татар дәүләт драма театрына сыешып бара – анда гаять көчле концентрациясе барлыкка килгән. Композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» искә алу кичәсенең Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева идеясе белән нәкъ менә шушы театрда узуы шушы концентрациянең бер шартлап алуы иде булса кирәк.

Фәридә Исмәгыйлева: «Провинциядә яшәгән иҗатчылар читтәрәк кала, үзегез беләсез. Минем мисалым – Фоат Садриев. Мин аның кебек язучыны белмим. Аның теле! Аның романнарының тирәнлеге! Фоат абый Мөслимдә яшәгәнгә генә читтә калды. Рәис Нәгыймов һәм Нур Әхмәдиев истәлегенә кичә үткәрү күңелдә торган әйбер иде. Әлеге ике шәхеснең уртак хитларының берсе – «Карлы чыршылар». Әлеге җырны башкарырга Фәридә-Алсу дуэтын чакырдык.

Кызганыч, кичәгә Рәис абыйның хатыны Зәйтүнә Лотфулловна гына килә алмый. Авырый. Заманында Әлмәт музыка училищесы директоры иде ул. Гаҗәеп шәхес иде. Тоташтырылган зур бинаның бер ягы – колледж, бер ягы - музыка мәктәбе. Зәйтүнә апа белән Рәис абый ирле-хатынлы икесе ике якта җитәкче иде. Алыштыргысыз кешеләр иде».  

Залга үтәбез. Тамашачының да төп өлеше яшьлеге туксанынчы елларга туры килгән ханымнар һәм әфәнделәр. Аларның яшьлек хатирәләрен яңартып, сәхнәдән Рәис Нәгыймовның «Урсал тауда», «Шушы яктан, шушы туфрактан без» кебек җырлар яңгырый. Нур Әхмәдиевның «Каенкайлар, күңелемне һәрвакыт аңладыгыз. Нигә инде бу юлы да җибәрми калмадыгыз», – дигән җырга салынган шигъри юллары тамашачыга ияреп кайтып та китте бугай әле.

Залда Татарстанның халык шагыйре, Әлмәтнең тере легендасы Клара Булатова утыра. Ире һәм кадерләп саклаучысы Нәфис абый белән, әлбәттә. Залдагылар берәм-берәм дә, күмкәләшеп тә аның белән фотога төшә. Залда Нур Әхмәдиевның хатыны Венера Әхмәдиева да бар. Рәис абыйның хатыны гына килә алмаган – авырый. Аны улы карый, кызы Мәскәүдә яши икән.

ххх

ТР Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла: «Моңсу да, шатлыклы да вакыйгада катнашабыз. Олуг шагыйребез Нур Әхмәдиевне һәм көй остасы, аһәңсаз Рәис Нәгыймовны искә алабыз. Язучы буларак мин Нур абый белән күптән – сиксәненче еллардан бирде таныш. Әлбәттә, Казандагы каләмдәшләрем кебек үк еш аралашып булмады. Ләкин без табын да бүлештек, бергә чыгышлар да ясадык. Нур Әхмәдиев җыр текстлары авторы гына түгел, бик зур шагыйрь дә, прозаик та иде. Аның шигърияте дә, прозасы да татар әдәбиятының алтын фондына кала дип уйлыйм.

Рәис Нәгыймовка килгәндә, аралашырга туры килмәде. Ләкин аның турында мәзәкләр ишеткәнем булды. Ул мәзәкләр - булган хәлләр инде. Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина сөйләгән иде. Рәис абый машина алган икән. Ниндидер чарадан соң Илүсә Рәис абыйга: «Мине дә утыртып кайтыгыз әле», – ди. «Ә сез кайсы якта торасыз соң?» – дип сорый бу. Тегесе бу сорауга аптырый инде. «Мин уң якка гына борыла беләм», – ди икән Рәис абый. Әллә аның кебек кешеләр күп булган – хәзер бит бу юл кагыйдәләренә дә керде. Рәис абыйдан башлангандыр, күрәсең.

Нур абыйга бәйле бер мәзәк хәлне дә сөйләп үтим. Аның әтисе Гариф абзый шактый өлкән яшькә җитеп вафат булды. Аларның авылы Чатыртау янында гына бит инде. Бервакыт Марсель Галиев, Ләис Зөлкарнәйләр белән шунда килеп чыктык. Безнең өчен Чатыртау дөньядагы Гималай тауларыннан да биек булып күренә иде Марсель Галиевның әсәрләрен укыганнан соң. Ул алай ук биек булып чыкмады, әлбәттә. Сорыйм инде: «Гариф абый, син балачакта гел шушы Чатыртауда уйнап үскәнсеңдер инде?» – дим. Бу әйтә: «Нәрсә калган инде анда миңа? Нинди җүләр авыл малае тиктомалдан тауга менеп-төшеп йөрсен?!» – ди. «Мин анда картайгач кына мендем. Мин яшь чакта аның авторитеты юк иде», – ди. Нур Әхмәдиевка җор теллелек, шаяру әтисеннән күчкән – болар бит нәселдән килә торган әйбер.

Бик зур рәхмәт шушы кичәне оештыручыларга – Әлмәт театрына. Безнең язучылар да катнашкандыр дип өметләнәм. Фәридә ханым, сез һәрвакыт  язучылардан башка яши алмыйбыз дип әйттегез! Без үзебезнең мәшһүр шәхесләребезне һәрвакыт искә алырга тиеш. Чөнки алар белән үзебез дә күтәреләбез».

Журналист, шагыйрә Нәфисә Сабирҗанова: «Нур абый һәм Рәис абый минем өчен кадерле иҗади дусларым булдылар. Рәис абый – минем беренче шигырьләремә көйләр язып, җитәкләп җыр дөньясына алып кергән шәхес. Нур абый – минем беренче шигырьләремне китап итеп туплаганда ярдәм иткән, ул китап дөнья күргәч, мине Татарстан язучылар берлегенә тәкъдим иткән шәхес. Беркем дә белмәгән кешегә шундый зур ышаныч белдергән бу ике олуг затка мин гомерем буе рәхмәтле.

Ул вакытта Клара Булатова, Рәис Нәгыймов, Нур Әхмәдиев һәм башка иҗат әһелләре үзара бер фикердә булып, бер-берсенең иҗаты белән кызыксынып яшиләр иде. Алар Әлмәттә олы бер иҗат кыры булдырган кешеләр. Алар Әлмәтне җырлы-моңлы итү өчен тырышкан кешеләр. Алар минем кебек бик күп яшьләрнең иңнәренә канат куйган, иҗат итәргә этәргән кешеләр. Шундый мәшһүр кешеләр белән дус булуым минем өчен зур мәртәбә».

Журналист Ирек Бәдретдинов әлеге шәхесләргә бәйле мәзәк хәлләр сөйләде: «Комсомолда эшләгәндә Нур Әхмәдиевка төрле чаралар үткәрү өчен акча сорап төрле оешмаларның ишеген еш шакырга туры килә. Бер җитәкче Нур ишектән күренүгә: «Нәрсә, тагын акча сорарга килдеңме?» – ди. «Юк, тәкъдим белән килдем», – ди Нур. «Ярый, нинди тәкъдим инде?» – ди җитәкче. «Яшь осталар конкурсы оештыру фондына фәлән кадәр акча кертергә тәкъдим итәм», – ди Нур. Аның тапкырлыгына күңеле булган җитәкче каршы килми...»

Нур Әхмәдиевның матбугат эшен дәвам итүче Илшат Миңгәрәев: «Рәис абыйны ул музыкант, мин алып баручы буларак мәдәни чаралар аша белә идем. Сәхнә халкы булган җирдә, үзегез беләсез, шаяру, уен-көлке була. Кайчакта алар анекдотка күчеп, билдән аска да төшеп китә. Андый вакытларда Рәис абый кызарып, оялып читкә борыла иде. Эчке культурасы, югары дәрәҗәдәге рухи байлыгы, иманының ныклыгы аңа шушы түбәнлеккә төшәргә мөмкинлек бирмәгәндер инде. Ул бөтен күзәнәкләре белән зыялы кеше иде. Мин аны асыл зат, аксөяк дияр идем. Буыннардан килгән асыллылык аңа музыка сәнгатенең бөтен серләрен ачкандыр. Рәис абый үзенеке түгел иде, ул гаиләсенеке дә түгел иде. Ул музыка дөньясыныкы, укучыларыныкы иде, ул җыр сөюче татар халкыныкы. Рәис абыйны җирләп зираттан чыкканда улы Марат: «Мин балачакта әтине дә, әнине дә рәтләп күрмәдем. Минем иң бәхетле чорым әти чирләп өйдә ятканда булды. Чөнки мин шул вакытта әти назын, әти мәхәббәтен күрдем», – диде.

Нур абыйны мин хезмәттәш буларак белә идем. Ул коеп куйган язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Аның шигырьләре совет чорында таләп ителгән югары фәлсәфәдән азат иде. Шагыйрьләрнең бөеклеге югары фәлсәфи фикер әйтүдән дә бәяләнә иде. Безнең Әлмәттә иҗат итүчеләр халык әйтергә теләгән сүзне синнән-миннән алдарак төплерәк итеп әйтә беләләр иде. Нур абый теләсә нинди ситуациядә юморга, сатирага, кайчагында сарказмга бай җавабын мизгел эчендә әйтә ала иде.

Соңгы елларда очрашуларның берсендә Нур абыйдан хәлләрен сорыйм. «Әйбәт, тик реакция бетте, әкренәйдем. Мин без сүз әйткәнче Венера апаң унны әйтә, обидно», ди. Ни өчен Венера апаны телгә алдым? Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын, ди. Соңгы елларда чир сынавы белән сыналган Нур абыйны ир итеп тотты Венера апа. Татарстан егетенә гашыйк булган Себер кызы ярты гасырдан артык аны яратып яшәгән, аны соңгы юлга озаткач та мәхәббәтенә тугры булып калган Венера апабыз, сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт!»

Сәхнәгә чыккан Венера Әхмәдиева дулкынлана иде. Шулай да микрофонны кулына алды:

Венера Әхмәдиева: «Нур – бик әйбәт кеше иде. Аның әйбәтлеге бөтен халыкка да җитте. Шуңа аларны зурлап күпме халык килгән! Ул Әлмәттә Язучылар союзы бүлеген җитәкләде. «Татнефть» белән Гамил Афзал фатирына, тагын берничә язучыга ремонт ясаттылар, театрда Язучылар союзының кабинетларын ремонтладылар. «Татнефть»тә шул вакытта да алар «Хәзинә» газетасын чыгардылар. Үзеннән соң эшне дәвам итү өчен Нур үзе Илшат Миңгәрәевне сайлап алды. Ул хәзер бу газетаны алып бара».

Әлбәттә, искә алу кичәсе сүз-хатирәләргә генә корылмаган. Кичәнең матур бер өлеше – поэтик блок. Театрның типсә тимер өзәрдәй алты яшь чибәр егете сөйләде Нур Әхмәдиев шигырьләрен. Күзгә һәм колакка рәхәт бер тамаша иде. Музыкаль блок та зур. Монысы инде төрледән-төрле музыканың миксы иде. Рәис Нәгыймов исемендәге Әлмәт музыка мәктәбе чыгышыннан башлап, Зиннур Сафиуллин кебек популяр үзешчәннәргә сәхнә тотырга мөмкинлек биреп оештырылган. Казаннан Рәис Нәгыймовның иҗатташ дусты Шәмсия Җиһангирова, репертуарында композиторның «Каенкайлар» һәм «Бәхет төне» җырлары булган Асаф Вәлиев һәм «Карлы чыршылар» җыры белән популярлашкан Фәридә-Алсу дуэты чакырылган.

Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллинаның «визит карточкасы» булган «Карлы чыршылар» җырының сүз авторы – Нур Әхмәдиев.

Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина: «Казан каласыннан сәламнәребезне җиткерәбез. Соңгы вакытта һәр нәрсәнең кадере артты. Шундый матур мәгънәле чаралар яшәү өчен көч бирә. Без Рәис абыйга, Нур абыйга бик рәхмәтлебез. Без кая гына барсак та, «Болар безнең «Парлы чыршыларыбыз» килгән дип каршы алалар. Бу җыр безне танытты, көч бирде. Дөньяларыбыз тыныч, матур булсын!»

ххх

Фәридә Исмәгыйлева: «Безнең театрда чаралар күп була, әмма мондый чаралар бик сирәк. Бу кичәне шулай итеп үткәрүне күңел шулай теләде. Бик зур рәхмәт «Татнефть»кә – без бүген тулысынча алар төзекләндергән сәхнәдә басып торабыз. Бу кичәне үткәрергә аларның ярдәме булмаса, болай зурлап үткәрә дә алмаган булыр идек. Алар ярдәм кулы суздылар. Сез барыгыз да саваплы – рәхмәт сезгә!

Мин Нур Әхмәдиев белән моннан нәкъ 50 ел элек танышканмын. Азнакай райкомында комсомолга кергәч, нәкъ шушы күзлекле җор телле егет миңа комсомол билетын тапшырды. Мин Карамалыдан, ул Әсәйдән. Әлмәттә иҗатта бергә кайнап яшәдек.

Рәис абый турында бик озаклап сөйләргә мөмкин. Мин аны гомерем буе сагынып яшим. Сагынып яшәячәкмен дә. Мәскәүдә беренче Сабантуйны Әлмәтлеләр үткәрде – белеп торыгыз! Ул сиксәненче еллар иде. Шунда барганда Рәис абый «Икарус» автобусында баянын тездән төшермичә барды. Ул инструментына шулкадәр сак карый иде. Ул гаҗәп, кабатланмас кеше иде. Алар икесе дә шәхесләр иде!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100