news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлмәт театрында диңгез исе килеп торган премьера – «И’тальян»: ызгыштан соң «феличита»

news_top
Әлмәт театрында диңгез исе килеп торган премьера – «И’тальян»: ызгыштан соң «феличита»
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Быел җәйге ялларыгызда Европаны урап кайта алдыгызмы? Ә диңгездә булдыгызмы? Булган булсагыз да (истәлекләрне яңартырга), булмаган булсагыз да (ябылмый калган гештальтны ябып ук бетерә алмасагыз да, бераз япкан сыман итү өчен), быел анда булу каралса-каралмаса да, Әлмәт театрының яңа премьерасын карап кайтсагыз, диңгез ярында ял иткән кебек булачаксыз яки «точно барам» дигән көчле стимул белән кайтачаксыз. Сүз Әлмәт театрының яңа сезондагы беренче премьерасы – «И’тальян» комедиясе, ягъни, итальян (Венеция) драматургы Карло Гальдониның «К’оджинские перепалки» пьесасы нигезендә әзрәк кенә татарчалаштырып куелган комедиясе турында бара. Театр аның жанрын «диңгез төсле ярсу, шаулы тамаша» дип атаган.

Карло Гальдони пьесалары – итальяннарның «дель арте» комедияләренең («commedia dell»arte») матур, зәвыклы үрнәкләре, ягъни, импровизациягә корылган маскалы урам-мәйдан тамашаларының сюжетлы әдәби текст белән ныгытылуы.

Спектакльнең режиссеры – Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский. Спектакльне әзерләү өчен театр кызыклы интернациональ команда сайлаган. Рәссам – Әнвәр Гомәров, костюмнар буенча рәссам – Фагыйлә Сельская, ут буенча рәссам – Игорь Фомин. Пластика буенча режиссер – Виктория Аглая. Композитор – Ласло Бакк Давид. Тәрҗемәче – Рәфкать Шаһиев. Менә шушы команда (күпчелеге дөньяның төрле почмагында үскән һәм яшәгән этник татарлар) итальяннар этнографиясен татар сәхнәсенә яраклаштырып, рәхәтләнеп карый торган комедия тудырган.

«Тамашачы Карло Гольдони пьесасы буенча куелган «И’тальян» спектаклендә бер сәхнәдә итальян һәм татар мәдәниятләренең, ике мохитнең, ике темпераментның бәйләнешен күрәчәк. Әлеге премьера спектаклендә бер сәхнәдә мәдәни кодлар очраша. Биредә итальян комедиясе татар холыкларын гына түгел, төрле милләтләрне дә берләштерә. Спектакльнең иҗат төркемендә һәрбер катнашучының үз мәдәнияте, үз тәҗрибәсе», – дип вәгъдә итә театр.

Вакыйгалар диңгез буенда урнашкан кечкенә генә балыкчылар шәһәре Кьоджада бара. Ерак та түгел – данлыклы, күп каналлы Венеция, әмма биредә дә – 40 мең кешесе булган, аның да күбесе хатын-кыздан торган бер генә каналлы балыкчылар шәһәрчегендә дә – тормыш кайный. Кайный дип инде, әллә ни кайнамый да, шуңа күрә, «стакан эчендә давыл чыгарып», кешеләр аны үзләре кайната. Бер дә юктан. Шул давылны Венециядән килгән бер судья урынбасары (Исидоро – Айрат Мифтахов) туктатып йөри инде бик тырышып, ләкин бит бу вак давылчыклар – биредәге тормыш рәвеше, темпераментлы кешеләрнең тормыш бизәге, Исидоро бер туктаткач, алар бетә дигән сүз түгел. Безнең татар авылларында, кешеләрне берләштергән ниндидер профессиональ җәмгыятьләрдә булган кебек, аларның һәрберсенең кушаматы да бар әле.

Менә хатын-кызлар диңгез буенда челтәп бәйләп (киергегә беркетелгән бәс тукымага чигеп) утыралар. Аларның ирләре\кияүләре диңгезгә 10ар айга китеп балык тота. Шул кадәр вакыт эмоцияләре баштан ашкан хатын-кыз ни генә сөйләшеп бетмәк кирәк. Җитмәсә, тирәләрендә шәһәрнең эшлексезләре дә буталып йөри. Шул эшлексезләрнең кесәсенә әз генә акча керсә дә «кычкыра» башлый бит әле. Кыскасы, юмарт көймәче егет Тоффало (Раушан Мөхәммәтҗанов) шәһәр гүзәле Лучеттаны (Энҗе Сәйфетдинова) пешкән кабак белән сыйлый (кабакны Алмаз Шаһимәрданов сата)...

Ни өчен кабакмы? Италиядә (ә бәлки Кьоджада) милли ризык булганга. Бу эпизодны безнең җирлеккә күчерсәк, Алмаз Шаһимәрданов өчпочмак, итле пәрәмәч яки бәрәңге кәлҗемәсе саткан булырга мөмкин.

Безнең җирлек дигәннән, театр Кьоджа ызгышын («Кьоджинские перепалки») татар дөньясына күчереп куймаса да, бераз «итәгеннән тартып» китергән – Падрон Виченцога түбәтәй кидертеп куйган. Алай гына да түгел, тальян гармун тоттырган. Алай гына да түгел, иң мөһиме – ул аны татар иткән. Әйе, әйе, татар агаеның ничек Кьоджага килеп эләгеп, итальяннар арасында татар булып яшәп ятуы турында легенда да уйлап тапканнар. Бу рольдә – Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин. Ниндидер сөйкемле сөяге булган итальян төсмерле татар агае барлыкка килгән, әллә татар төсмерле итальянмы?..

Дөресен әйткәндә, шәхсән минем өчен бу «тартып китерү» әллә ни зур роль уйнамады, тартып китерсәләр – әйбәт, тартып китермәсәләр дә дәгъва юк иде. Чөнки, беренчедән, ни өчен татар тамашачысы һәм Татарстанда яшәгән башка милләт тамашачысы бөтен дөнья таныган Гальдони әсәрен карамаска тиеш, ди. Гальдонины карыйм дип, тора салып Италиягә чыгып китә алмыйм бит инде. Мин каршы түгел дә... кыскасы, аңлыйсыз инде, анда барып театр карап йөрерлек рәт юк, матди яктан, диюем. Икенчедән, минем алай «татарныкын гына карыйм» дигән читән чикләр юк ул тирәлегемдә – ни күрсәтсәләр дә карый алам. Зәвыклы булсын – таләп шул гына.

Татарчалаштыру мәсьәләсен дәвам итеп: театр спектакль исемен дә татарчалаштырган – комедия «И’тальян» дип атала. Ягъни, «итальян» сүзе эченә апостроф белән бүлеп (өске өтер) безнең шул ук итальяннарның музыка инструментына охшашлыгыннан чыгып «тальян» дип аталган гармуныбызны кертеп утыртканнар.

  • Тик алар, бу гади дә, катлаулы да исемне уйлап табып, журналистларга күпме кыенлык тудырганнарын аңлыйлармы икән? Бу өске өтерне кую өчен, клавиатураны инглиз язылышына күчереп, «э» хәрефе төймәсенә басасы (өске өтер куюның бер ысулы шушы), аннары кабат татар шрифтына күчеп дәвам итәсе, өстәмә гамәлләр кыласы, кыскасы.

Дәвам итик: бәрәңге кәлҗемәсендә, ой, пешкән кабакта калган идек. Ярый, сыйлады Туффало кәлҗемә, гафу, пешкән кабак белән Лучеттаны, комплиментлар дә әйтештеләр. Әмма яр буенда башка матур кызлар да (мәсәлән Диләрә Фазлыева уйнаган Кекка) бар иде бит әле. Кыскасы, кызлар арасында сүздән сүз чыгып, аларга башкалар да кушылып, китте талаш хатын-кыз заты арасында. Ул арада диңгездән ирләр кайтып төште. Тавыш-гауга йодрыклар уйнатасы килүгә һәм янауларга барып җитте. Аннары судлашуга ук үсте. Ул арада тамашачы (шәхсән мин дә, шул исәптән) артистларның кайсы кем уйнавын да аера башлады, югыйсә башта кычкырышалар да кычкырышалар – кайсы кем булуын аңлап бетерә торган түгел. Шулай итеп, спектакльнең буеннан буена мәш килделәр, туктап җырлап та алдылар (җыр сүзләрен мадонна Паскуа ролен башкаручы Резедә Хәертдинова язган), бәргәләшкән кебек итеп тә алдылар.

Театрның үз товарын, ягъни, спектакльне «матур фантикка төреп, стильле тартмага салып, тасмалар белән бантиклап бәйләп» бирә белүе – үзе бер сәнгать. Фойеда чын итальян атмосферасы тудырылган иде. Өскә аркылы-торкылы эленгән керләр дисеңме, итальян яшьләренең җырлавы дисеңме, пицца мастер-классы дисеңме, пешкән кабактак авыз итү мөмкинлегеме – бар да бар. Шушы 3 сәгать вакыт эчендә итальян этнографиясеннән башың тубал булып «Мамма миа» (гаҗәпләнүне белдергән эмоциональ халәтне тасвирлау өчен итальяннардан кергән төшенчә) дип кайтып китәргә дә мөмкин, «Феличита» (бәхет-сәгадәтне, шатлык-ләззәтне аңлаткан итальян сүзе) дип җырлап кайтырга да мөмкинсең. Барысы да үз көеңнән тора.

Спектакльдә уйнаган артистларга аерым тукталып тормыйм, чөнки барысы да диярлек (Фикрәт Сибгатуллин башкарган түбәтәйле Падрон Виченцодан тыш) яшь артистлар – барысы да матур, дәртләре ташып тора, гел хәрәкәттә инде үзләре. Аларга карап күзләр рәхәтләнә.

Музыка да итальян этнографиясен тулыландыра. Декорацияләр дә диңгез ярын хәтерләтә – артистлар иске кораб фонында уйныйлар, балкычы җәтмәләре диңгез һавасын китерә күк. Дөрес, әлеге декорацияләрнең статик булуы азакка таба бераз арыта башлады, алар артистларга җәелеп уйнарга комачаулый кебек була башлады.

Күз алдына китерегез – сез зәвыклы бизәлгән табында утырасыз. Өстәл уртасына – туралган казылык, сырлар, башка тәгамнар арасына затлы вазага чәчәкләр дә куелган. Бераздан ул чәчәкләр кунакларга өстәлдәге кабымлыкларга сузылырга комачаулый башлый, кемнеңдер саксыз хәрәкәтеннән авып та китсә – бигрәк тә. Андый чакта һушлы хуҗабикә чәчәк вазасын табыннан алып та куя ала.

Күпкырлы функционалы булмаган декорация дә табындагы чәчәк вазасы кебек инде – гафу итегез: матур... бары тик матур гына... Хәер, бу минем фикер – башкалар башкача уйлыйдыр.

Тагын бер әйберне әйтергә онытып торам икән – нигезендә ызгыш-талаш хикмәтләре ята икән, аңлыйсыз инде, кеше, талашканда, әдәби тел нормаларына сыйган сүзләр белән генә эш итми. Мәсәлән, биредә дә, «эшерелгән» кебек, әдәби тел нормаларына сыйган, әмма халык фольклоры яңа мәгънәләр өстәгән сүзләр яңгырады. Аларның кайсыларын тәрҗемәсен Рәфкать Шаһиев эзләп тапкан, кайсыларын артистлар үзләреннән яңгыратты. «Дель арте» комедияләренең мәйдан тамашаларыннан башлануын һәм импровизация корылуын искә алсак, артистларның бу «иркенлекләре» – нормаль күренеш. Шунысын гына әйтәм, чикләрдән чыгар дәрәҗәдәге ямьсез сүзләр юк.

Җыеп кына әйткәндә, Әлмәт театрының яшь артистлары катнашкан 15әр минутлык 2 антракт белән 40-50шәр минутлык 3 актлы спектакле – чын феерия иде, шампан шәрабы дияргә дә мөмкин. Халыкчан җиңел комедия, кыскасы.

Италиягә бармасагыз, Италия үзе килә – барыгызга да «феличита»!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар